Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422912, Республика Татарстан, Алексеевский муниципальный район, с. Средние Тиганы, улица. Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-413-42-14 |
| E-Mail: | Sstig.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Среднетиганская СОШ |
| Руководитель: | Хаметшин Марат Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 24 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 331 332 333 ( 334 ) 335 336 337 338 339 340 >>
-
Туган телем – серле тел. 15.02.2014

Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән "Туган телем – серле тел” исемле ачык республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Татар язучылары әсәрләрен туган телебездә сәнгатьле сөйләү конкурсында безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. 10 нчы сыйныф укучысы Ахметова Айсылу (җитәкчесе Мухаметзянова Г.А.) “Туган ил” номинациясендә II дәрәҗәдәге Диплом һәм 2 нче сыйныф укучысы Камалов Самат (җитәкчесе Камалова С.Р.) “Яшел яфрак” номинациясендә иҗатка якын килү Дипломы белән бүләкләнде. Миназова Ильвина, Мухаметзянова Айгөл (җитәкчесе Мухаметзянова Г.А.), Розыева Сиринә (җитәкчесе Гимадеева Г.Х), Хисмиева Илсинә (җитәкчесе Заббарова Г.Р.) катнашучы таныклыгына ия булдылар.
-
Рәхмәт сиңа әлифбам. 14.02.2014

Бүген 14 нче февраль көнне 1нче сыйныф укучылары Әлифба китабы белән саубуллашу кичәсен уздырдылар. Күптән түгел генә укырга керүләренә карамастан, нәни дусларыбыз инде бик күп төрле һөнәрләр үзләштергәннәр. Кичәне зур дулкынлану белән әти-әнләр, укытучылар, башка сыйныф укучылары карап утырды. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
“Волейбол ярышлары”. 14.02.2014

Бүген 14 нче февраль көнне мәктәптә 7-11 нче сыйныфлар арасында волейбол ярышлары булып узды.
-
“Гашыйклар көне” 14.02.2014

Бүген — Бөтендөнья гашыйклар көне. Борынгы Рим империясендә билгеләнә башлаган бу бәйрәмне, безнеке булмаса да, үз итеп өлгердек. Хәтта, татарчалаштырып, “Изге Вәли” көне дип тә йөртә башладык. Мәктәптә бу көннең иң истә калган вакыйгасы Валентинка бирү һәм кабул итеп алудыр мөгаен. Әле ахырдан аларны санаулар, кемдә күбрәк, кайсылары матуррак икәнен ачыклаулар, күпкә шатланып, азга көенеп йөрүләр кемнең генә башыннан үтми икән? Бүген безнең мәктәптә дә “Гашыйклар почта”сы эшләде. Һәрбер кеше шунда үзенең бүләген салды. Дәресләрдән соң алар үз хуҗаларына тапшырылды.
-
Күңелле ярышлар. 13.02.2014

Бүген мәктәптә хәрби – патриотик айлык планы буенча бадминтон, теннис, шашка ярышлары үткәрелде.
-
Татар теленнән олимпиада. 12.02.2014

9-11 нче февраль көннәрендә безнең мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Ахметова Айсылу Казан шәһәрендә уздырыла торган Республика татар теле олимпиадасында катнашты. Айсылу ТР фән һәм мәгариф министырлыгы таныклыгына ия булды. Киләчәктә дә уңышлар телибез сиңа, Айсылу!
-
Күңелле стартлар. 11.02.2014

Мәктәбебездә хәрби – патриотик айлык кысаларында 1 -4 сыйныфлар арасында күңелле стартлар булып узды. Бу уенда “Дуслык” һәм “Тырышлык” командалары ярышты.
-
Физика дәресләрендә. 10.02.2014

10 нчы февраль көнне 7 нче сыйныф укучылары физика укытучысы Валиева Наилә Тәлгать кызы белән “Атмосфера басымы” темасын йомгаклау дәресендә практик бирем буларак пластик шешәләрдән ясалган җимлекләрне мәктәп тирәсендәге агачларга – куакларга урнаштырдылар. Дәрес тә кызыклы, мавыктыргыч узды, кошларыбызга да игътибар ителде. Укучылар атнага 2 тапкыр үзләренең җимлекләренә җимнәр өстәргә булдылар.
Гаҗәеп матур бу тормыш. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек. Ә сез кошларга җимлекләр ясадыгызмы?
-
“Алтын - битлек” бәйгесе. 10.02.2014

10 нче февраль көнне Урта Тигәнәле мәдәният йортында “Алтын - битлек” исемле бәйге булып узды. Бу бәйгедә безнең мәктәп укучылары татар халкының “Үги кыз” әкиятен сәхнәләштерделәр. Әкияттә катнашкан укучыларга рәхмәтебезне белдерәбез һәм алдага бәйгедә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Отчёт җыелышыннан. 07.02.2014

7 нче февраль көнне Урта Тигәнәле мәдәният йортында “Алга” колхозы идарәсе һәм авыл җирлеге үзидарәсенең еллык җыелышы булып узды. Мәктәп укучылары тарафыннан кул эшләре күргәзмәсе һәм ярминкә оештырылды. Шулай ук укучылар катнашындагы концерт номерлары барлык халыкның күңеленә хуш килде. Район башлыгы В. К. Козонков кызларның сәхнә тутырып матур, оста итеп биюләренә үзенең рәхмәтен җиткерде.








