Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422912, Республика Татарстан, Алексеевский муниципальный район, с. Средние Тиганы, улица. Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-413-42-14 |
| E-Mail: | Sstig.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Среднетиганская СОШ |
| Руководитель: | Хаметшин Марат Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 24 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 311 312 313 314 ( 315 ) 316 317 318 319 320 >>
-
Ягез әле, егетләр! 21.02.2014

-
VIII сәләтле яшьләр фестивале.
21.02.2014
21 нче февраль көнне район мәдәният йортында VIII сәләтле яшьләр фестивале булып узды. Безнең мәктәптән дә бу фестивльдә 4 укучы катнашты: Сибатова Румия – 10 сыйныф (җитәкчесе Шайхутдинов Б.Г.), Чапчакова Венера – 10 сыйныф(җитәкчесе Зарипова Л.Р.), Ахметова Айсылу – 10 сыйныф (җитәкчесе Мухаметзянова Г.А.), Валиуллин Ф.Ф. – 11 сыйныф (җитәкчесе Тухфиев М.Х.).
-
Пар аккошлар 20.02.2014

Бүген мәктәптә “Пар аккошлар” дигән бәйге үткәрелде. Бу бәйгедә 8 -11 сыйныф егетләре һәм кызлары көч сынашты. Программаны Илзирә һәм Фәнис бик күңелле итеп алып бардылар. Укучылар үзләрен төрле өлкәдә сынап карадылар ( егетләргә сөю алмасы ашату, портрет ясау, шарларга матур сүзләр язу, мине таны һ.б.). Бәйге бик күңелле һәм мавыктыргыч узды.
-
Яшь сайлаучы көне. 20.02.2014

Бүген, 20 нче февральдә 6-7 нче сыйныф укучылары белән “Без булачак сайлаучылар” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Галиева Р.Җ. кызы укучыларны сайлау тәртибе, сайлаучының хокуклары һәм бурычлары белән таныштырып үтте. Бу темага кагылышлы презентация каралды.
-
Башлангыч сыйныф укучысы моделе. 20.02.2014

19 нчы февральдә Олы Тигәнәле мәктәбендә “Башлангыч сыйныф укучысы моделе” район конкурсының зона этабы узды. Безнең мәктәп укучысы Розыева Сиринә (җитәкчесе Гимадеева Г.Х.) катнашып “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңүче булды.
-
Марш Памяти 2014. 19.02.2014

В актовом зале школы прошла встреча с агитбригадой из города Казани, возглавляющего Республиканский молодёжный агитационный поход “Марш Памяти 2014”. Учащимся были показаны литературно-музыкальные композиции, посвященные памяти воинов Великой Отечественной войны, и рассказы о поисковой работе. Была организована выставка оружия и предметов быта солдат Великой Отечественной войны.
-
Салют сиңа Муса Җәлил. 15.02.2014

“Салют сиңа Муса Җәлил” дигән тема астында дружина җыены булды. М. Җәлилне искә алып укучылар аның шигырьләрен сәхнәләштерделәр, яттан сөйләделәр.
-
Туган телем – серле тел. 15.02.2014

Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән "Туган телем – серле тел” исемле ачык республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Татар язучылары әсәрләрен туган телебездә сәнгатьле сөйләү конкурсында безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. 10 нчы сыйныф укучысы Ахметова Айсылу (җитәкчесе Мухаметзянова Г.А.) “Туган ил” номинациясендә II дәрәҗәдәге Диплом һәм 2 нче сыйныф укучысы Камалов Самат (җитәкчесе Камалова С.Р.) “Яшел яфрак” номинациясендә иҗатка якын килү Дипломы белән бүләкләнде. Миназова Ильвина, Мухаметзянова Айгөл (җитәкчесе Мухаметзянова Г.А.), Розыева Сиринә (җитәкчесе Гимадеева Г.Х), Хисмиева Илсинә (җитәкчесе Заббарова Г.Р.) катнашучы таныклыгына ия булдылар.
-
Рәхмәт сиңа әлифбам. 14.02.2014

Бүген 14 нче февраль көнне 1нче сыйныф укучылары Әлифба китабы белән саубуллашу кичәсен уздырдылар. Күптән түгел генә укырга керүләренә карамастан, нәни дусларыбыз инде бик күп төрле һөнәрләр үзләштергәннәр. Кичәне зур дулкынлану белән әти-әнләр, укытучылар, башка сыйныф укучылары карап утырды. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
“Волейбол ярышлары”. 14.02.2014

Бүген 14 нче февраль көнне мәктәптә 7-11 нче сыйныфлар арасында волейбол ярышлары булып узды.








