Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422912, Республика Татарстан, Алексеевский муниципальный район, с. Средние Тиганы, улица. Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-413-42-14 |
| E-Mail: | Sstig.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Среднетиганская СОШ |
| Руководитель: | Хаметшин Марат Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 24 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 307 308 309 ( 310 ) >>
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2014

Хөрмәтле укытучылар, укучылар, мәгариф ветераннары, әти-әниләр! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм – “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз.
-
Авыл китапханәсенә экскурсия. 17.06.2014

-
Дару үләннәре җыю. 15.06.2014

"Кояшкай" ял һәм хезмәт лагеренда дару үләннәре җыю оештырылды. Балалар сукыр кычыткан, кычыткан, үги ана яфрагы җыйдылар.
-
Балыкчылар көне.
10.06.2014
Бүген “Балыкчылар” көне үткәрергә уйладык. Һәр бала өйләреннән кармаклар, җимнәр алып килде. Су буенда малайларыбыз һәм кызларыбыз балык тоттылыр, балык тоту серләренә төшенделәр.Кызлар да малайлардан калышмады. Малайлар арасында иң күп балык тотучыны билгеләдек. Иң зур балыкны , иң кечкенә балыкны тоту буенча ярыштылар.Арып- талып балык тотудан кайткач, балалар тәмләп ашадылар, ял иттеләр. Шулай итеп, көннең үтеп киткәне сизелми дә калды.
-
"Туган як" музеенда кунакта.
04.06.2014
Бүген "Кояшкай" ял һәм хезмәт лагерена йөрүче балалар Родники мәктәбенең "Туган як" музеенда кунакта булдылар.
-
"Кояшкай" лагере. 02.06.2014

Бүген балалар өчен иң сөенечле, көтеп алган көн. Бездә "Кояшкай" лагере ачылды. Балаларны кабул итеп, көндәлек режим, лагерь тормышының законнары, кагыйдәләре белән таныштырылды. Иртәнге зарядка, иртәнге аштан соң отрядларга бүленделәр, исем, җыр, девиз сайлап, отряд почмагы булдырдылар. Халыкара балаларны яклау көненә карата “Бәхетле балачак” дип аталган асфальтта рәсем ясау чарасы оештырылды.
-
Казанга экскурсия. 01.06.2014

Бүген 2 нче һәм 7 нче сыйныф укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар Казан циркында һәм "Бөек Ватан сугышы" музей - мемориалында булдылар.
-
Балалар фестивале.
30.05.2014
Бүген безнең мәктәбебезнең укучылары 18 нче Балалар фестивалендә катнаштылар һәм "Самый эрудированный" команда номинациясендә җиңүче булдылар.
-
Сау бул башлангыч сыйныф.
27.05.2014
-
Соңгы кыңгырау.
25.05.2014
Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Кайчан гына бу көн бик еракта иде,
Килеп җитмәс кебек тоелды.
Күңелемә мәктәп балачактан,
Китмәс өчен кереп уелды.
Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым,
Балачагым, яшьлек, мәхәббәт!
Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,
Бөтенесе өчен мең рәхмәт, - диләр 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар.








