Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Атналык линейка 11.03.2019

Линейкада дежур укытучы һәм укучылар чыгыш ясады. Алдынгы классларга "5"символы тапшырылды.
-
"Йолдызлык-2019" 11.03.2019

Мәктәп директоры Р.Р.Шайхуллин "Йолдызлыкта" катнашкан укучыларгы һәрберсенә дә дипломнар тапшырды.
-
Физика фәне буенча бәйге 11.03.2019

Бүген Рахматуллина А., Шарифуллин И., Газизов Ф. Иске Кормаш мәктәбе базасында 7-8 класс укучылары арасында узган "Физический огонек" конкурсында катнаштылар. Укытучы- Саматов А.Н.
-
"Кызлар-йолдызлар" бәйгесе 07.03.2019

Мәктәптә узган чарада кызлар ике командага бүленеп көч сынаштылар.Кичәне оештыручы укытучыбыз Г.И.Акирова бик күңелле итеп алып барды. "Сандугачлар" командасы җиңү яулады.
-
"Ягез әле, кызлар" 07.03.2019

7 класс укучысы Рахматуллина Алинә район күләмендә узган бәйгедә уңышлы чыгыш ясады.
-
Бәйрәм концерты 06.03.2019

Бүген Югары Яхшый мәдәният йортында укучыларыбыз әниләребезне , әбиләребезне котлап концерт куйды. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр.
-
Тәнәфесләрдә шахмат уйныйбыз 05.03.2019

Мәктәптә шахмат уенын яратучылар күбәя бара. Тәнәфес вакытларында да укучылар шахмат уйный.
-
Мәктәбебездә «Код сәгате» узды 04.03.2019

Мәктәбебездә «Код сәгате» темасы буенча информатика дәресе узды. Дәресне А.Н. Саматов уткәрде.
-
Атналык линейка 04.03.2019

Атналык линейка узды. Төрле бәйгеләрдә уңышка ирешкән укучылар бүләкләнде.«Русский медвежонок» бәйгесендә безнең мәктәп укучылары актив катнашты. Ә 5 нче класс укучысы Шарифуллина Наилә, югары баллар җыеп махсус призга ия булды. Укытучылары Акирова Г.И. Котлыйбыз!
Шулай ук "Туган тел атналыгына" да йомгак ясалды. Укытучы З.Ә.Зигангирова бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган укучыларны бүләкләде.
-
"Йолдызлык - 2019" нәтиҗәләре 02.03.2019

2 март көнне “Йолдызлык -2019” фестиваленең гала концерты булып узды. Безнең мәктәп укучылары да катнашты һәм җиңү яулады. Бу бәйгедә 3 нче урын алдык.
Ә номинацияләрдә җиңүчеләр Диплом һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!!!
"Йолдызлык" фестивалендә җиңүгә үз өлешләрен керткән балаларга, укытучыларга, ата-аналарга, остазларга, мәктәп җитәкчелегенә әлеге хезмәтләре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.









