Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
"Эрудит" олимпиадасында 16.03.2019

5 класс укучысы Шарифуллина Наилә рус әдәбияты буенча олимпиадада катнашты
-
Укытучылар белем күтәрә 16.03.2019

Саматов Азат Нәиз улы һәм Зигангирова Зарима Әзһәм кызы Алабуга дәүләт университетында уздырылган "Менеджмент" курсларының йомгаклау имтиханында булып кайттылар. Коллегаларыбыз проект эшләрен уңышлы якладылар.
-
Эвакуация 15.03.2019

Эвакуация буенча күнегүләрдә укучылар, укытучылар,техник хезмәткәрләр, “Ләйсән” балалар бакчасы коллективы катнашты.
Билгеләнгән вакыт эчендә алар мәктәп бинасыннан чыгып, исемлек буенча тикшерү өчен тезелеп бастылар.
-
И.А.Крыловка багышланган кичә 15.03.2019

5 класс укучылары катнашында узган бәйгедә, И.А.Крылов мәсәлләре яңгырады. Жюри, 1 урынны, сәнгатьле сөйләгән Шарифуллин Ильяска бирде.
-
МЧС хезмәткәре белән очрашу 15.03.2019

Укучылар МЧС хезмәткәре белән очрашты һәм пожардан саклану чаралары турында әңгәмә уздырды. Укучылар МЧС хезмәткәре белән очрашты һәм пожардан саклану чаралары турында әңгәмә уздырды.
Укучылар махсус киемнәрен киеп карадылар.
-
Тәнәфесләрдә 14.03.2019

Мәктәп укучылары төрле газета- журналлар алдыралар. Бу атнада тәнәфесләрдә "Салават күпере","Сабантуй" журналларына бергәләп күзәтү ясадылар. Башваткычларын бергәләп чиштеләр.
-
Шигырь конкурсы 14.03.2019

Рус теле атналыгы уңаеннан шигырь конкурсы узды. Укучылар Муса Җәлил шигырьләренең тәрҗемәләрен тәкъдим иттеләр.
-
Иртәнге зарядка 13.03.2019

Дәресләрне иртәнге зарядка белән башлап җибәрү -мәктәпнең яхшы традициясе.
Укучылар зарядканы олы спорт залында, музыка җибәреп, бөтен мәктәп белән оештыралар.Башлангыч класс укучылары да күрсәтелгән хәрәкәтләрне күңелле һәм тату итеп кабатлыйлар. Көн шундый дәртле итеп башлангач, дәресләр дә бер сулышта үтеп китә.
-
Рус теле атналыгы 13.03.2019

Мәктәптә рус теле атналыгы бара.Укытучы Г.И.Акирова план буенча чаралар уздыра.
-
«Живая классика» 12.03.2019

Бүген «Живая классика» исемле сәнгатьле уку бәйгесенең мәктәп туры узды. Әлеге чарада Шарифуллин Ильяс беренче урын алды. Мәктәп директоры Расих Рафис улы, җиңүчеләргә муниципаль турда да чыгыш ясаганда уңышлар теләде.









