Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Өлкәннәрне хөрмәтләү. 31.01.2022

31 нче январь көнне хуҗалык хезмәтчәннәренең еллык исәп-хисап җыелышында мәктәбебез укучылары алдынгыларга узләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
-
Актаныш технология техникумына экскурсия 29.01.2022

26 нчы гыйнвар көнне 8-9 класс укучылары Актаныш технология техникумына экскурсиягә бардылар.
-
«Йолдызлык 2022» 27.01.2022

7 нче февраль конне «Йолдызлык 2022» бәйгесенең куст туры узачак. Шул уңайдан мәктәбебездә әзерлек бара. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
“Батырлык дәресе” 27.01.2022

27 гыйнварда Россиянең Хәрби дан көне — Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәптә 8 сыйныф укучылары белән “Батырлык дәресе” уткәрелде. Класс җитәкчесе-Салихов Илнар Шәйхенур улы.
-
Ленинград блокадасын өзүгә 78 ел 27.01.2022

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы якынлаша.Укучыларда Ватанны ярату, патриотизм хисе тәрбияләү өчен, 26 нчы январь көнне, 8 класс укучылары белән “ Ленинград блокадасын өзүгә 78 ел” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.Укучылар белән шушы темага багышланган видеоролик каралды, тәрбияви әңгәмә үткәрелде.
-
Укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары 24.01.2022

Укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру кысаларында, 19 нчы январь көнне, 8 класс укучылары белән “ Кайсы очракларда юк дип әйтә белергә” дигән тема буенча класс сәгате үткәрелде. Урамда,җәмәгать урыннарында үз-үзеңне яклый алу, тиешле кагыйдәләрне үтәү турында класс җитәкчеләре яхшылап аңлатты
-
Чаңгыда узыштык! 22.01.2022

22 нче гыйнвар көнне район үзәгендә Кыш бабай призына чаңгы ярышы булды. Укучыларыбыз Нурлыгаянов Илгиз, Фәхриев Салават, Фатихова Инзилә 1 нче урын, Закирова Язилә 3нче урын яуладылар. Җитәкчеләре- Габдуллин Нарис Тимергади улы.
-
"Ел укытучысы - 2022" 21.01.2022

21.01.22 көнне “Ел укытучысы-2022” бәйгесендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Закирова Ландыш Җәүдәт кызы уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Педагогик дебют 20.01.2022

18 гыйнвар көнне районда “Ел укытучысы -2022” бәйгесенең муниципаль этабы узды. Мәктәбебездән “Педагогик дебют” номинациясендә Исламова Алия Фәрит кызы уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Ул үзенең эш алымы белән таныштырды- мастер класс һэм ачык дәрес күрсәтте.
18 января в районном конкурсе «Учитель года - 2022» в номинации «Педагогический дебют» с успехом выступила Исламова Алия Фаритовна из нашей школы. Она познакомила со своими приемами работы - показала мастер класс и открытый урок.
-
Конкурс"Учитель года" 19.01.2022

Учитель русского языка и литературы Курмакова Людмила Тимерзяновна успешно выступила на муниципальном этапе конкурса «Учитель года». Был проведен открытый урок с учащимися 7 класса на тему «Правописание наречий. Буквы А , О в конце наречий» и мастер-класс на тему «Использование интернет-сервисов на уроке».














