Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
"Бәллүр бишек" 06.04.2019

Бүген яр Чаллы шәһәренең балалар иҗат үзәгендә "Бәллүр бишек" конкурсы бара. Анда мәктәбебездән 7 нче сыйныф укучылары Фәррахова Таңсылу һәм Кәшбразыева Гүзәл, укытучылары Мәрданова Ә.Ә. белән катнашалар. Аларга уңышлар телибез.
-
Баскетбол зона ярышлары 05.04.2019

3 нче апрель көнне мәктәптә кызлар һәм егетләр командалары арасында баскетбол буенча зона ярышлары булып узды. Мәктәбебезнең ике командасы да җиңү яулап, Актанышта узачак финал ярышларына чыктылар.укытучылары Зиязетдинов Х.Х. Аларга финал ярышларында уңышлар телибез.
-
Авыл башлыклары семинары 03.04.2019

2 нче апрель көнне җирлегебездә Актаныш районы авыл советы җитәкчеләренең семинары булып узды. Алар мәктәптә "Туган як" һәм З.Басыйров, Ә. Сәфәргалин, В.Маликов иҗаты музеенда булдылар.
-
Хакимият башлыгы призына көрәш 30.03.2019

27-28 нче март көннәрендә "Батыр" спорткомплексында район хакимияте башлыгы призы кубогына көрәш ярышлары булып узды. Бу ярышта Шәрәфуллин Таһир икенче урынны алды. Мәктәп командасы лаеклы өченче урынга ия булды. Команда составында 4 нче сыйныф укучылары Вәлиев Таһир һәм Мәрданов Илзат, 9 нчы сыйныф укучылары Шәрәфуллин Таһир һәм Фазлыев Гадел. Тренелары Сираев Раил. Аларны чын күңелдән бу җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Инглиз теле буенча "Эрудит" олимпиадасы 30.03.2019

23 нче март көнне "Бүләк"тә инглиз теле буенча "Эрудит" олимпиадасы булып узды. Бу олимпиадада 2 нче сыйныфтан Фәрдиева Лияна, Гизамова Сөембикә, 3 нче сыйныфтан Галиева Диләрә, Мадъярова Зифа, 4 нче сыйныфтан Зиязетдинова Гүзәл катнашты. Укытучылары Галиева Ләйсән.
-
Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференция 30.03.2019

29 нчы март көнне Казан шәһәренең 81 нче санлы мәктәбендә XVII регионара Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференция булып узды Монда безнең мәктәп укучылары Вәкилова Ләйлә- физика, укытучысы Гыйльфанова Ф.А. һәм Гарифуллина Рузилә- биология, укытучысы Аскарова Р.С. катнашып грамотага ия булып кайттылар. Аларны бу уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Талантлар Университеты 30.03.2019

8 нче сыйныф укучысы Фәрдиев Булат талантлы балаларны ачу, үстерү максатыннан эш оештырган Талантлар Университетының профильле лагерында ял итеп кайтты. Ул үзенә бик күп файдалы мәгълүмат алып, кызыклы шәхесләр белән танышып, язгы каникулын бик күңелле үткәрде.
-
Ата-аналар җыелышы 25.03.2019

23 нче март көнне мәктәбебездә ата-аналар җыйлышы булып узды. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәрдиева Лүзия 3 нче чиреккә йомгак ясады. Яңа Балтач фельдшеры Сәлимова Хөллия "Бала сәламәтлегенең нигезе сәламәт гаиләдә" дигән темага чыгыш ясады. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мәрданова Әдилә "Мин яхшы ата-ана" дигән тренинг үткәрде.
-
"Winkid" олимпиадасы
25.03.2019
24 нче март көнне фән һәм мәгариф министрлыгы һәм КФУ тарафыннан үткәрелгән"Winkid" олимпиадасында математика фәне буенча 7 нче сыйныф укучысы Фаррахова Тансылу үзенең көчен сынап кайтты.
-
Төп дәүләт имтиханнарын биреп карау 25.03.2019

25-26 нчы март көннәрендә 9 нчы сыйныф укучылары математика һәм рус теленнән төп дәүләт имтиханнарын биреп карыйлар







