Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Укучының мәдәни көндәлеге 28.10.2015

Башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Бу көндәлектә һәр бала әти-әнисе, укутучылары белән бергә мәдәни үсешен чагылдырып барырга тиеш
-
Мәктәптә Көзге баллар гөрли. 28.10.2015

28.10 көнне 6-9 классларның Көзге бал кичәсе үтте. “Иң яхшы табын ризыгы” – 6 класс, “Иң яхшы көзге композиция» - 8 класс, “ Иң кызыклы концерт номеры” -9 класс, “Иң үзенчәлекле бал костюмы” - 6класс.
Уен-көлке белән үрелеп барган кичә ахырында класслар арасында гомуми номенацияләр билгеләнде. “Иң бердәм класс”- 7сыйныф. “Иң актив класс”- 9класс, “ Иң иҗади класс”- 8класс, “Иңшаян класс”- 9класс.
-
Рус теле укытучылары семинары
27.10.2015
-
"Сөмбелә" бәйрәменә багышланган рәсем конкурсы. 26.10.2015

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-5 класс укучылары арасында "Сөмбеләгә минем бүләк" исеме астында рәсем конкурсы оештырылды. Иң яхшылары билгеләнде. Аларга иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Баскетбол . 26.10.2015

Иске Кормаш мәктәбе укучылары районда үткән баскетбол ярышында 3 урынга лаек булдылар. Остазлары Газизов Илдус Нәҗип улы. Әфарин!
-
Татарстан һәм татар халкының тарих фәненнән олимпиадасы үтте. 24.10.2015

Татарстан һәм татар халкының олимпиадасы тарих фәненнән 8-9 классларда үтте.
-
"Сөмбелә" бәйрәме 24.10.2015

24 көнне мәктәбебездә гөрләп "Сөмбелә" бәйрәме узды. Бәйрәм җыр-бию, уен һәм бәйгеләр белән үрелеп барды. Укучылар бәйрәмдә бик актив катнаштылар, кызыксындыргыч чыгышлар әзерләделәр. Шушындый күңелле бәйрәмне оештыручы класс җитәкчеләренә, бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
"Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыру 21.10.2015

Бүген мәктәбебездә 1-4 класс укучыларына " Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыру тантанасы булып узды. Мәктәп китапханәчесе Хәлимова Л.Т. укучыларыбызны китап һәм китапханә тарихы белән таныштырды, мәктәп музеена экскурсия оештырды. Укучыларыбызга көндәлек таратылды.
-
"Алтын көз" җиңел атлетик кросс. 21.10.2015

Спорт мастеры Шәемов Ф.Ш. призына уздырылган "Алтын көз" җиңел атлетик кросста безнең мәктәптән Газизов Илдус Нәҗип улы җитәкчелегендәге команда катнашты.
500 метрга йөгерүче кызлар арасында 9 сыйныф укучысы Зарипова Диләфрүз-3 урын, мәктәп командасы да 3 урынга лаек булдылар.
-
Өлкәннәргә бүләкләр 17.10.2015

Мәктәбебез укучылары шефлыкта булган өлкәннргә бүләкләр,котлау открыткалар ясап тапшырдылар.







