Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Коллективны котлыйбыз! 28.01.2016

Мәктәбебез коллективы 2015 нче елда төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында бәйгедә 2 нче урынга лаек булды. Белем һәм тәрбия бирүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Актаныш муниципаль районы башлыгы Ф.М.Камаевның дипломы белән бүләкләнде.
Мәктәп коллективын, укучыларны, ата-аналарны чын күңелдән тәбрик итәбез! Иң беренче очракта сәламәт булып, уңышларга ирешеп ,бар яктанда бай булып яшик.
-
Иске Кормаш авыл җирлеге советының еллык отчет җыелышы булды 28.01.2016

26 январь көнне Иске Кормаш мәдәният йортында, Иске Кормаш авыл җирлеге советының еллык отчет җыелышы булды.Җирлек башлыгы Кашбразиев И.Ә. 2015 елда эшләнгән эшләргә отчет куйды. Җыелышта район администрация башлыгы урынбасары Бариев И.Ш. чыгыш ясады һәм халык сорауларына җавап бирде. Җыелышта шулай ук, район социаль оешмаларының вәкилләре дә катнашты.
-
"Йорт -җирләрдә пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре" 25.01.2016

"Йорт -җирләрдә пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре" темасына класс сәгате уздырылды. Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләр аңлатылды.
-
Пучы мәктәбендә директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарларының семинары үтте. 23.01.2016

20 январь көнне Пучы мәктәбендә директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарларының семинары үтте. Безнең мәктәптән директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәрдиева Л.З катнашты.
-
Әхлак дәресләре 20.01.2016

Бүген мәктәптә һәр класста әхлак дәресләре уздырылды. Ул түбәндәге темаларга үтте: "Тәртип бусагадан башлана"(1-3 класс), "Яхшы сүз җан азыгы"(2-4 класс), "Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт"(5 класс), "Намусыңны яшьтән сакла"(6 класс), "Нәрсә ул бәхет?" (7 класс), "Сабыр төбе-сары алтын"(8класс), "Кешене туйдыручы һөнәр"(9 класс).
-
"Йолдызлык"ка әзерлек 19.01.2016

Мәктәптә "Йолдызлык - 2016" бәйгесенә әзерлек бара. Укучылар класс җитәкчеләре белән берлектә конкурсның мәктәп турына әзерләнәләр. Иң уңышлы номерлар 9 февральдә булачак икенче турга сайлап алыначак. Укучыларыбызга иҗади уңышлар телибез!
-
Региональ олимпиада 19.01.2016

14-17 нче январь көннәрендә Казан шәһәрендә укучыларның 'экология фәненнән Бөтенроссия фән олимпиадаларының региональ этабы үткәрелә. Анда безнең мәктәпнең 9 нче класс укучысы Гарипова Гөлнара да катнаша. Аңа уңышлар теләп калабыз!
-
ГТО нормаларын тапшыру 19.01.2016

15 январь көнне мәктәбебезнең укучы малайлары һәм егетләре турниктан күтәрелү буенча ГТО нормалары тапшырдылар. Укучыларның нәтиҗәләре алдагы нәтиҗәләргә караганда яхшырак.
-
Указ о проведении Года российского кино 19.01.2016

Президент подписал Указ «О проведении в Российской Федерации Года российского кино».
-
2016 ел - Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елы 16.01.2016

Су объектларын саклау һәм торгызу, биологик су ресурсларының, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының яшәү тирәлеген саклау, халыкка уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү максатыннан ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов указы нигезендә 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде.







