Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Өченче чирек тәмамланды
19.03.2016
Бүген барлык классларда да өченче чирек нәтиҗәләре буенча класс җыелышлары үткәрелде, язгы каникул чорына куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелеп, имзалар алынды.
-
Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә семинар - практикум
18.03.2016
18 нче март көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Марданова Ә. Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә “2015 – 2025 елларга кабул ителгән тәрбия үсеше стратегиясен тормышка ашыру кысаларында укучыларга әдәп – әхлак тәрбиясе бирү” темасы буенча семинар - практикумда катнашты. Семинарда “Яхшы сүз – җан азыгы” дигән темага әхлак дәресе, “Матурлык илендә” дигән темага дәрестән тыш чара, “Шәҗәрәләр – күңел көзгесе” темасына мастер - класслар каралды. Соңыннан алда торган бурычлар буенча киңәшмә булды.
-
Имтихан тапшырып карау.
18.03.2016
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары 17 март көнне җәмгыять белеменнән ,имтихан тапшырып кайттылар.
-
Иске Кормаш мәктәбендә тарих һәм җәмгыять укытучыларының район семинары булып узды. 16.03.2016

Иске Кормаш мәктәбендә тарих һәм җәмгыять укытучыларының район семинары булып узды. Иске Кормаш мәктәбеннән җәмгыять белеменнән "Хезмәт-тормыш нигезе" темасы астында 5 сыйныф укучылары белән, тарих һәм җәмгыять белеменнән Газизов Гадел Фирдәвис улы дәрес күрсәтте. 5-6 сыйныф укучылары белән интелектуаль уен "Тамчы шоу" оештырылды. Мәктәптәге Зилфат Басыйров исемендәге музейга экскурсия ясалды. Соңыннан "Йолдызлык 2016 " елда үткән укучыларның чыгышы оештырылды. Бик эшлекле, күңелле ,семинар булды.
-
"Созвездие-Йолдызлык" нәтиҗәләре 09.03.2016

2 мартта район мәдәният йортында XVI эстрада сәнгате «Йолдызлык-2016» яшьләр фестиваленең мәктәп укучылары арасында район туры узды. Монда җырчы, хореография коллективлары чыгыш ясады. Иске Кормаш мәктәбе авыл мәктәпләре арасында 2 урын алды.
-
Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән! 09.03.2016

Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән!
Кадерле хатын-кызлар! Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм! Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!
-
1 март -язның беренче көне белән. 02.03.2016

-
"Салют, Победа!" 02.03.2016

Бөек Җиңүгә - 71 ел тулуга багышланган "Салют, Победа!" ярышларында 9 класс укучылары катнашып районда уңышлы чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре- Газизов Гадел Фирдәвис улы.Афәрин!
-
"Салют Победы" 9 сыйныф егетләренең хәрби ярышы була 01.03.2016

1 нче март көнне "Салют Победы" 9 сыйныф егетләренең хәрби ярышы була. Аларга уңышлар телибез!
-
Укучылар спартакиадасында безнекеләр-өченче! 25.02.2016

22 февраль көнне үткәрелгән Укучыларның Кышкы спартакиадасында уңышлы чыгыш ясап, Иске Кормаш мәктәбенең укучылар командасы 3 урынга лаек булды. Афәрин укучылар! Остазлары Газизов Илдус Нәҗип улы.







