Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Диагностик тест 27.10.2016

27 октябрь көнне республика мәктәпләрендә белем алучы IV, VI, VIII класс укучылары оффлайн режимында татар теленнән диагностик тест үттеләр.
-
ОБЖ укытучыларының семинары Зөбәер мәктәбендә үтте. 27.10.2016

26 октябрь көнне Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбендә ОБЖ укытучылары семинары үтте.Семинарда Вагизов Шамил дәрес үткәрде, яшь янгын сүндерүчеләр отряды белән уен-ярыш оештырылды.Шулай ук МЧС вәкилләре белән тревога үткәрелде. Безнең мәктәптән ОБЖ укытучысы Газизов Г.Ф. катнашты
-
Көндәлекләр тикшерелде. 26.10.2016

Бу атнада директорның уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Фардиева Л.З. тарафыннан барлык укучыларның да көндәлекләре тикшерелде һәм директор яны киңәшмәсендә анализ ясалды. Көндәлекләр тикшерелде.
-
Куркынычсыз интернет 25.10.2016

Информатика укытучысы Газизов Ф.Ф. Башлангыч класс укучылары белән очрашты. Интернетның файдасы һәм зыяны турында аңлатты. Укучылар әңгәмәдә дә катнаштылар.
-
Химия – биология укытучыларының район семинары 25.10.2016

25 октябрь көнне Теләкәй мәктәбендә химия – биология укытучыларының район семинары үтте. Башлангыч класс укытучысы Мусина Г. М. 1 класста әйләнә – тирә фәненнән, Хабиров Г. Ә. 5 класста биология фәненнән ачык дәрес күрсәттеләр. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Э. В. “Җиһан буйлап алтын көз атлый” дип аталган ачык чара үткәрде. Семинарда биология укытучысы Аскарова Р. катнашты һәм тәҗрибә участогындагы эшчәнлек буенча чыгыш ясады.
-
"Көзге бал" 21.10.2016

"Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмгә укучылар алдан ук әзерләнделәр. Бәйрәмне башлангыч сыйныф укучылары ( кл. җит. Газизова Д.М., Ибрагимова Р. Фазлыева Л.М., Хөснетдинова Г. Марданова Ә.Ә.) алып бардылар . Өлкән классларныкы 22 октябрь көнне булды. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар, төрле ярышлар белән үрелеп барды.
-
Районный семинар учителей технологии 21.10.2016

Сегодня в Такталачукской школе-интернат проведен районный семинар учителей технологии по теме"Формирование трудовых навыков у детей с ограниченными возможностями здоровья».Педагоги школы-интерната С.С.Билалова, Л.Ф.Галиева,З.М.Гибадуллина показали мастер-классы,учитель швейного дела Г.З.Мусина открытый урок по швейному делу. Из нашей школы в работе семинара принял участие Газизов Г.Ф.
-
"Математик карусель" нәтиҗәләре 19.10.2016

Бүген, ягъни 19 нчы октябрь көнне Актаныш муниципаль районы мәгариф бүлеге планы нигезендә Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-6 нчы класс укучылары арасында “Математик карусель” үтте. Өчәр укучыдан торган команда үзләренең көчләрен логик математик мәсьәләләр чишүдә сынадылар. Барлыгы район күләмендә урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән 30 команда катнашты. Укучылар 20 мәсьәләдән торган биремнәрне чишкән арада Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле математика укытучысы Гыйльфанова Алсу Мәхиян кызы 9 нчы класс укучылары белән “Дәрестә тематик контроль, шулай ук төп дәүләт имтиханнары биремнәре нигезендә практик эшләр” дигән темага мастер класс тәкъдим итте. Иске Кормаш укучылары да уртача күрсәткечләр күрсәттеләр.
Барлык укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны да, котлыйбыз. Алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Милли көрәш. 19.10.2016

14 нче октябрь көнне Марсель Гилаев истәлегенә багышланган милли көрәш ярышында егетләр 32 кг арасында Мәҗитов Ильмир 3 нче урынны яулады. Ә ихтыяр көчен күрсәткән өчен көрәштә, Шәрифуллин Таһир бүләкләнде. Котлыйбыз!!!
-
Тиздән "Уңыш бәйрәме" 19.10.2016

Тиздән мәктәптә "Уңыш бәйрәме" булачак. Укучылар бик тырышып төрле конкурсларга әзерләнәләр. Конкурс нәтиҗәләренә карап һәр класска урын чыгарылачак.







