Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Новости Байсаровской школы
Әфганчы егетләр кунакта
Опубликовано: 24.02.2025Бүген Байсар мәктәбендә Ватанны саклаучылар елы уңаеннан һәм патриотик айлык кысаларында "Илен сөйгән ирне ил онытмас" дип исемләнгән тәрбияви чара оештырылды. Әфганстанда хәрби бурычларын үтәп кайткан Актаныштан Әхмәтов Илшат Рәшит улы,
Богады авылыннан Ашарапов Баязит Баян улы, авылдашыбыз
Хөсәенов Раил Мансур улы, Әфган җирендә интернациональ бурычны үтәгәндә батырларча һәлак булган, Кызыл йолдыз ордены кавалеры Фаррахов Рамил Госсам улының энесе Ринат хәзрәт әлеге чарада мәктәбебезнең хөрмәтле кунаклары булдылар. Үз башларыннан кичкәннәрне искә алып, укучыларга тырышып укырга кирәклекне искәрттеләр, илебезнең тыныч булуын теләделәр, егетләргә армия сафларына әзерлекне мәктәп елларыннан ук башларга дигән киңәшләрен бирделәр. Укучылар үз чиратында шигырьләр сөйләп, җырлар һәм хәрби биюләр белән кунакларны ял иттерде. Табын артында үткән җанлы әңгәмәдән соң, махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләребез һәм әфган җирендә башын салган Рамил Госсам улының каберенә зиярат кылынды. 8-9 класс егетләре чәчәкләр салды, хәзрәт мәрхүмнәр рухына багышлап коръән сүрәләре укыды, дога кылынды. Әфганчы солдатлар, мондый тәрбияви чараларның күбрәк һәм дәвамлы булуын теләп, рәхмәтләрен җиткерделәр.
Источник: МБОУ "Байсаровская ООШ"
К списку новостей













