Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Игелекле ярминкә 11.10.2025

Мәктәбебез укучылары, хезмәткәрләре Көзге ярминкә оештырдылар. Ярминкәнең игелекле ягын да әйтеп үтәргә кирәк: ярминкәдән кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучы Бәйрәмов Иреккә кирәк-яраклар алу өчен тотыла. Бүгенге көндә ул хәрби госпитальдә дәвалану уза. Тизрәк илләр тынычланып, сугышта катнашучылар исән-сау өйләренә кайтуларын телибез.
Учащиеся и сотрудники школы организовали осеннюю ярмарку. Следует отметить и положительную сторону ярмарки: вырученные с ярмарки деньги расходуются на приобретение снаряжения для бойца Байрамову Иреку, участвующего в специальной военной операции. В настоящее время он проходит лечение в военном госпитале. Мы хотим, чтобы скорее война закончилась, восцарялся мир, и участники войны благополучно вернулись домой.
-
Кубок МС СССР Ф.Ш.Шаемова 11.10.2025

"Алтын көз" дип исемләнгән СССРның спорт мастеры Ф.Ш.Шаемов кубогына үткәрелгән спорт ярышларында мәктәбебез укучылары сынатмадылар: янә 1 урынга лаек дип табылып, кубок һәм грамота белән бүләкләнделәр. Ярышларда спорт мастеры үзе дә катнашып, командага футбол тубы бүләк итте. Афәрин, укучылар!
В спортивных соревнованиях на Кубок мастера спорта СССР Ф. Ш. Шаемова под названием "Золотая осень" учащиеся школы не подвели: вновь были признаны достойными 1 места, награждены кубком и грамотой. В соревнованиях принял участие и сам мастер спорта, подарив команде футбольный мяч. Молодцы, ребята!
-
Татарстан республикасының Атказанган укытучысы 07.10.2025

Мәктәбебезнең физика укытучысы Якупова Сәлимә Борһан кызы татарстан республикасының Атказанган укытучысы исемнә лаек булды. Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган чарада Район башлыгы Ленар Зарипов тәбоикләде.
-
Хезмәтенә күрә хөрмәте 07.10.2025

Туган тел укытучысы Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызыТатарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казаныәлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Шулай ук Гөлнара Илгизовнаны 55 яшьлек юбилее белән дә бүләкләделәр. Эшендә уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез!
-
Экологическое воспитание 06.10.2025

Байсар мәктәбенең 4 класс укучысы Мотыйгуллин Альберт экологик тәрбиягә багышланган III Бөтенрәсәй бәйгесендә "Туган ягым күлләре" дип исемләнгән проект эше белән катнашып, II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Альбертны һәм укытучысы Гөлнара Әбелгас кызын җиңүләре белән котлыйбыз. "Үсеш ноктасы" проекты үз җимешләрен бирә һәм киләчәктә дә дәвамлы булсын!
Ученик 4 класса Байсарской школы Мутыгуллин Альберт принял участие в III Всероссийском конкурсе по экологическому воспитанию с проектом "Озера родного края" и был награжден Дипломом II степени. Поздравляем Альберта и его учительницу Гульнару Абулгасовну с победой. Проект "Точка роста" приносит свои плоды и пусть будет продолжен!
-
Ярминкә/Ярмарка 04.10.2025

Бүген Өлкәннәр көне уңае белән Актанышыбызда зур ярминкә оештырылды. Әлбәттә, мәктәпләр дә бу игелекле чарадан читтә калмады, үз өлешләрен кертте. Бай, киң ассотримент белән Байсар мәктәбе дә катнашты. Хөрмәтебез чиксез, кадерле өлкәннәребез! Бәхетле картлык насыйп булсын һәммәбезгә дә!
Сегодня в честь Дня пожилых людей в Актаныше была организована большая ярмарка. Конечно, школы тоже не остались в стороне от этого благотворительного мероприятия, внесли свой вклад. Богатым, широким ассортиментом участвовала и Байсаровская школа. Уважаемые взрослые,будьте здоровы, счастливой старости Вам!
-
Хезмәт дәресендә 02.10.2025

Хезмәт дәресләрен укучылар көтеп алалар. Кече яшьтән үк эшкә өйрәнеп, аның тәртибен белеп,өйрәнеп үскән бала киләчәк тормышында да үзен җиңел, иркен хис итәчәк. Укучы кызларыбыз бакчада үстергән кишерләрне кырып, кышка әзерләп куйдылар.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2025

1 октябрьдән Өлкәннәр ункөнлеге башланып китте. Хезмәттәшебез- математика укытучысы Римма апа Разова Байсар җирлегеннән әлеге декадага старт бирү тантанасында катнашып кайтты.
-
Родительский контроль/ ата-аналар контроле 25.09.2025

Туклануны оештыруда ата-аналарның роле әйтеп бетергесез зул. Сыйфат өчен барыбыз да җаваплы. Укучылар сәламәтлеге беренче урында!
-
Миләш җыябыз- эшмәкәрлектә сыныйбыз! 24.09.2025

Мәктәбебез укучылары үзләрен эшмәкәрлектә сынап карадылар: кызыл һәм кара миләш җыеп дару ясау өчен кабул итеп алучы абыйларга тапшырдылар. һәркем үз тырышлыгана карап, хезмәтенә түләвен дә алды. Иң күп миләш тапшырып 2 мең сумга якын акча эшләүчеләр дә булды. Әти-әниләргә бераз ярдәм булса, кече яшьтән эшләп үсү- үзең өчен була.
Учащиеся школы попробовали себя в предпринимательстве: собирали красную и черную рябину и передавали ее заготовәикам для изготовления лекарств. Каждый ученик получал вознаграждение за свой труд. Были и те, кто сдавал больше всего рябин и зарабатывал около 2 тысяч рублей. Если родителям есть небольшая поддержка, то ученье работать с раннего возраста пригодиться тебе в дальнейшей жизни.













