Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Победители района!/Район җиңүчеләре! 25.02.2025

Проводились соревнования по биатлону среди школ рййона. Ребята с удовольствием принимают участие в этом соревновании, сочетающем в себе лыжи и стрельбу из ружья. Ученики Байсаровской школы победили своих соперников и заняли достойное 2-е место. Поздравляем наших ребят и их педагога Гульнару Рафиковну.
Район мәктәпләре арасында Биатлон ярышлары үтте. Чаңгы һәм мылтыктан атуны берләштергән әлеге ярышта егетләр бик теләп катнаша. Байсар мәктәбе укучылары көндәшләрен җиңеп , лаеклы 2 нче урынны яуладылар. Егетләребезне һәм укытучылары Гөлнара Рафик кызын котлыйбыз.
-
Әфганчы егетләр кунакта 24.02.2025

Бүген Байсар мәктәбендә Ватанны саклаучылар елы уңаеннан һәм патриотик айлык кысаларында "Илен сөйгән ирне ил онытмас" дип исемләнгән тәрбияви чара оештырылды. Әфганстанда хәрби бурычларын үтәп кайткан Актаныштан Әхмәтов Илшат Рәшит улы,
Богады авылыннан Ашарапов Баязит Баян улы, авылдашыбыз
Хөсәенов Раил Мансур улы, Әфган җирендә интернациональ бурычны үтәгәндә батырларча һәлак булган, Кызыл йолдыз ордены кавалеры Фаррахов Рамил Госсам улының энесе Ринат хәзрәт әлеге чарада мәктәбебезнең хөрмәтле кунаклары булдылар. Үз башларыннан кичкәннәрне искә алып, укучыларга тырышып укырга кирәклекне искәрттеләр, илебезнең тыныч булуын теләделәр, егетләргә армия сафларына әзерлекне мәктәп елларыннан ук башларга дигән киңәшләрен бирделәр. Укучылар үз чиратында шигырьләр сөйләп, җырлар һәм хәрби биюләр белән кунакларны ял иттерде. Табын артында үткән җанлы әңгәмәдән соң, махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләребез һәм әфган җирендә башын салган Рамил Госсам улының каберенә зиярат кылынды. 8-9 класс егетләре чәчәкләр салды, хәзрәт мәрхүмнәр рухына багышлап коръән сүрәләре укыды, дога кылынды. Әфганчы солдатлар, мондый тәрбияви чараларның күбрәк һәм дәвамлы булуын теләп, рәхмәтләрен җиткерделәр. -
Созвездие-Йолдызлык 2025 24.02.2025

Актаныш районы Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында мәктәп укучыларының "Йолдызлык" фестивале булып узды. Елдан-ел мәктәпләр әлеге бәйгегә ныклы әзерлек белән катнашалар, яңадан-яңа күлмәкләр тегәләр, яңа җырлар-биюләр өйрәнәләр. Байсар мәктәбе укучылары да үзләрен сынатмады: лаеклы 2 урынны яуладылар. Камиллеккә чикләр юк!
В Актанышском районном Доме культуры имени Альфии Авзаловой прошел фестиваль школьников "Йолдызлык-Созвездие". Из года в год школы активно участвуют в этом конкурсе, шьют новые платья, учат новые песни и танцы. Не подвели себя и ученики Байсаровской школы: они заняли достойное 2 место. Совершенству нет предела!
-
Биатлон мәктәптә/Биатлон в школе 22.02.2025

Ватанны саклаучылар елы уңае һәм патриотик айлык кысаларында мәктәбебез егетләре арасында Биатлон ярышы үтте. Армиягә әзерлек мәктәптән үк башлана.
В рамках празднования Года защитника Отечества и патриотического месячника среди школьников прошли соревнования по биатлону. Подготовка к армии началась еще со школы.
-
Без бергә! 22.02.2025

Районыбызның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда "Әйтер сүзебез бар..." дип исемләнгән зур концерт булды. Әлеге күркәм чара Ватанны саклаучылар көне уңаеннан районыбызның яшь талантлары көче белән әзерләнгән иде. Матур биюләр, күңелгә үтеп керә торган җырлар, нәфис сүз тамашачыларны битараф калдырмады. Залдан алкышлар озак яңгырады.
В районном Дворце культуры имени Альфии Авзаловой был большой концерт под названием "Нам есть что сказать..." Это замечательное мероприятие было подготовлено в честь Дня защитника Отечества силами юных талантов района. Красивые танцы, песни проникающие вглубь души, художественное слово не оставили равнодушными зрителей. Аплодисменты из зала прозвучали долго.
-
День защиты отечества/Ватанны саклаучылар көне 21.02.2025

Сегодня в нашей школе в честь Дня защитника Отечества прошло мероприятие "А ну-ка, парни!" . Ребята соревновались в двух командах. Несмотря на то, что силы были равны и поединок шел очень напряженно, на последнем этапе соревновании- канате победу одержала 1-я команда. Команды поздравили и вручили подарки.
Бүген мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне уңае белән "Ягез әле, егетләр!" кичәсе үтте. Егетләр ике командага бүленеп ярыштылар. Көчләр тигез булып, ярыш бик кискен барса да, соңгы аркан тарышуда 1 нче команда өстен чыкты. Командаларны котлап, бүләкләр өләшенде.
-
Зарница/Аҗаган 21.02.2025

Традициягә әйләнгән “Аҗаган” уены быел үз югарылыгында узды. Бәйгегә Сәфәр, Чуракай, Аккүз, Байсар командалары да катнашты. 5 команда арасында бик кызыклы ярышлар булды. Укытучыларыбыз- М.Х Марданов һәм Ә.Ф.Флунов, һәр төргә җаваплы укытучылар куеп, мавыктыргыч хәрби уеннар керткән. Чараның тантаналы өлешендә катнашкан “Эконом ”хуҗалыгы директоры А.З.Кәримов, Авыл башлыгы И.Х.Ахатов, Тәкмәк авылы депутаты Р.В.Галимуллин балаларга үзләренең армиядә ничек хезмәт итүләре турында сөйләде. Район хәрби коммиссариатыннан килгән бүлек җитәкчесе Нафиков Рүзил Фатих улы, “Аҗаган ”уенының бик әһәмиятле булуын һәм Ватан белән горурлану, туган илгә мәхәббәт, батырлык, намус, бердәмлек, героизм кебек сыйфатлар тәрбияләвен әйтте. Кунакларыбыз балаларны туган илебезне сакларга, якларга чакырдылар. Байсар мәктәбе укучылар командасы быел да 1 урынны яуладылар. Котлыйбыз!
Традиционная игра” Зарница " в этом году прошла на высоком уровне. В конкурсе приняли участие команды Сафарово, Чуракаево, Аккузево, Байсарово. Были очень интересные соревнования среди 5 команд. Наши учителя-М. Х. Марданов и А. Ф. Флунов-ввели увлекательные военные игры, поставив ответственных учителей на каждый вид занятий. Присутствовавшие на торжественной части директор ООО “Эконм ”А. З. Каримов, глава сельского поселения И. Х. Ахатов, депутат деревни Такмаково Р. В. Галимуллин рассказали ребятам о своей службе в армии. Начальник отдела районного военного комиссариата Нафиков Рузиль Фатихович отметил, что игра “Зарница ” очень важна и воспитывает такие качества, как гордость за Родину, любовь к Родине, мужество, честь, единство, героизм. Наши гости призвали детей беречь и защищать Родину. Команда Байсаровскойө школы заняли 1 место!
-
"Йолдызлык - 2025" / "Созвездие - 2025" 20.02.2025

Йолдызлык - 2025 бәйгесенә безнең балалар бакчасы зур тырышлык куеп әзерлдәнде. Сайлап алу турыннан үтеп күмәк бию- "Катюша", татар халык биюе "Түбәтәй" лаеклы 2 урын, "Чистюли" күмәк биюе лаеклы 3 урын яулады. Набиева Ясинә, ганиев Габдулла конферанс бәйгесендә 2 урын, Ганиев Габдулла нәфис сүз бәйгесендә 3 урын, Мурзина Зифа нәфис сүз бәйгесендә 2 урын яуладылар. Гомуми авыл балалар бакчалары арасында Байсар балалар бакчасы 3 урынга лаек булды. Алда да уңышларыбыз күп булсын. / В конкурсе "Созвездие - 2025" наш детский сад занял почетное 3 место. Желаем нашим детям больших творческих успехов!
-
Поздравляем победителей/ Җиңүчеләрне котлыйбыз 20.02.2025

На VII Международный литературный конкурс "Джалильские чтения" поступило 40 тысяч заявок из разных регионов страны. В номинации "Джалиль на татарском языке" ученица 8 класса Хайбрянова Рузалина и ученица 8 класса Салахова Тансылу заняли 2 место. Им были вручены диплом и денежное вознаграждение в размере 7 тысяч рублей. Поздравляем!
"Җәлил укулары" VII халыкара әдәби бәйгесенә илебезнең төрле төбәкләреннән 40 мең гариза кергән. "Җәлил татар телендә" номинациясендә катнашып мәктәбебезнең 8 класс укучысы Хайбрянова Рузалина һәм 8 класс укучысы Салахова Таңсылу 2 урынга лаек дип табылдылар. Аларга диплом һәм 7 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Котлыйбыз!
-
"Допризывник" 20.02.2025

Сегодня ребята из 9 класса нашего района приняли участие в районном спортивном соревновании "Допризывник". Соревнования включают в себя такие виды спорта как подъем туловища на турнике, разборка-сборка автомата, лыжные гонки и дают результаты с определением мест в личном первенстве и среди команд. Наши ребята, участвуя в этих соревнованиях, показали свою готовность служить в армии.
Бүген районыбызның 9 класс егетләре "Допризывник" дип исемләнгән район спорт ярышында үзләрен сынады. Бәйге турникта күтәрелү, автомат сүтеп-җыю, чаңгыда ярышу кебек спорт төрләрен үз эченә алып, шәхси беренчелектә һәм командалар арасында урыннар билгеләнү белән нәтиҗәләрне бирә. Безнең егетләребез дә әлеге ярышларда катнашып, үзләренең армия сафларына әзер булуларын күрсәттеләр.













