Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Рус теле атналыгына йомгак шимбә көнне ясалды. 19.12.2021

Рус теле атналыгына йомгак шимбә, 18 декабрь көнне ясалды. Рус, татар һәм хәтта инглиз телендә шигырьләр сөйләде, бөек язучы-шагыйрьләр турында кызыклы мәгълүматлар бирде, китаплар белән таныштырды укучылар. "Китап бәйрәме"ндә икенче чирек буе дәвам иткән. Китап укучылар бәйгесенең дә җиңүчеләре билгеле булды. Алар - 5 нче сыйныф укучылары! !!! Күчмә приз - глобус, шулай итеп,5 нче сыйныф укучыларына тапшырылды. "Укуга мәхәббәт " номинациясендә җиңүчеләр диплом белән
-
"Коррупциягә - юк!" 15.12.2021

"Коррупциягә - юк!" укучылар арасында үткәрелгән бәйгедә 2 нче сыйныф укучысы Әдилә Арсланова (җит. Л.Фәттахова) үз рәсеме белән 1 нче урынны яулаган иде. 9 декабрь. - ришвәтчелеккә каршы
-
Фән олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә. 15.12.2021

Фән олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә. Биология фәненнән 9нчы сыйныф укучысы Энҗе Арсланова призер исемен яулады ( укыт. И.Харисова). Котлыйбыз!!!
-
"Татар егете, татар кызы - 2021" 11.12.2021

"Татар егете, татар кызы - 2021" районкүләм бәйгедә мәктәбебездән 9 нчы сыйныф укучысы Таңсылу Хафизова һәм 7 нче сыйныфтан Алмаз Габдуллин үз осталыкларын күрсәттеләр, чын татар егете, асыл татар кызы
-
Фатих Әмирханның "Тигезсезләр " драмасы 06.12.2021

6 декабрь көнне выл мәктәпләре югары сыйныф укучылары, шул исәптән, безнең мәктәп егет-кызлары да Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры артистлары белән берлектә моннан бер гасыр элек булган вакыйгалар эчендә кайнады, шул чор сулышын, яшәешен күрде, тәмен тойды. Фатих Әмирханның "Тигезсезләр " драмасы - милләтебез, телебезне саклап калу мәсьәләләрен күтәргән, бүгенге көндә дә гаять актуаль классик әсәр - күңелләргә хуш килде. Соңыннан әдәбият дәресендә исә укучылар белән Оркыя-Сөләйман, Сәлимә, Габдулла, башка геройлар, яшьләрнең мәхәббәт өчпочмагы, әсәрдә күтәрелгән проблемалар турында сөйләшү булды.
-
Данлы көрэшче Илфат Әнвәров истәлегенә көрәш турниры 05.12.2021

Данлы көрэшче Илфат Әнвәров истәлегенә Актанышның "Батыр" спорт комплексында балалар һәм яшүсмерләр арасында 4 декабрь көнне көрәш турниры узды. Келәмдә Татарстан һәм Башкортстанның 10 районыннан килгән 165 яшь көрәшче бил сынашты. Безнең Богады мәктәбенең 11 көрәшчедән гыйбарәт командасы төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында мәртәбәле 1 нче урында!!!!
Ә 7 нче сыйныф укучысы Сафиуллин Илнар үз авырлыгында II урынны яулады. Котлыйбыз, егетләр! -
"Квадратлар" һәм "Өчпочмаклар" командалары көч сынашты. 03.12.2021

"Математика сукмаклары буйлап" дип аталган кичәдә 5-7 сыйныфлардан "Квадратлар" һәм "Өчпочмаклар" командалары көч сынашты. Кызыклы бәйге "Квадратлар"ның җиңүе белән төгәлләнде.
-
Әниләр бәйрәме 28.11.2021

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә үтәчәк Әниләр бәйрәмен бу атна дәвамында мәктәбебездә һәр сыйныф үзенчәлекле, матур итеп оештырды. Башлангыч сыйныфларда әниләр башта дәрес тыңлады, соңыннан спортзалда җитезлек-ныклыкта көч сынаштылар. Югары сыйныфларда да бәйрәм җитди эшчәнлек - укучыларның укуларына бәйле мәсьәлә, сораулар белән үрелеп барды. Шул ук вакытта укучылар әниләренә иң җылы, иң ихлас теләкләрен дә ирештерделәр, бүләкләрен дә тапшырдылар, уен-көлке дә читләп узмады.
-
Башлангычлар атналыгы дэвам итә. 28.11.2021

Башлангычлар атналыгы дэвам итә. Югары сыйныф укучылары 1-4 сыйныфларда иң зирәк, тапкыр укучыны ачыкладылар. Кызыклы биремнәр, табышмаклар чиштеләр.
-
Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы бара. 28.11.2021

Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы бара. 3 класста "Күңелле рус теле " дәресе ( укытучылары М.Әхмәдуллина)
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында 1 һәм 3 сыйныфта "Күңелле математика" дәресе үтте ( укытучылары Г.Нуриева).













