Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Кышкы сезонны ябу /Закрытие зимнего сезона. 20.03.2024

20 март көнне Актанышның "Бүләк" чаңгы трассасында кышкы сезонны ябып, чаңгы ярышлары уздырдылар. Сезон буена чаңгы ярышларының берсен дә калдырмый йөргән, мәктәбебезнең укучылары бу юлы да сынатмады. Җилләрне узып беренче килгән Алмаз Габдуллинны зур җиңүе белән котлыйбыз! Алда әле яңадан-яңа бәйгеләр, уңышлар көтеп торсын. Шулай ук Нияз Салахов, Алия Галиева, Азалия Агелуллиналар тырышлыгы белән мәктәбебез 6 урынны яулап алды. Укытучылары Илфир Анваров.
20 марта на лыжной трассе "Буляк" в Актанышском районе прошли соревнования по лыжным гонкам «Закрытие зимнего сезона» . Ребята из нашей школы на протяжении всего сезона не пропускали ни одной лыжной гонки, но и в этот раз не подвели. Поздравляем с большой победой Алмаза Габдуллина, который первым пришел, пересекая ветры! Пусть впереди его ждут новые конкурсы, успехи. Также благодаря усилиям Нияза Салахова, Алии Галиевой, Азалии Агелуллиной наша школа заняла 6 место. Тренер- Ильфир Анваров.
-
Башлангыч сыйныф укучылары иҗади проектларын якладылар/ Ученики начальных классов защитили свои творческие проекты. 19.03.2024

19 март көнне район күләмендә башлангыч сыйныф укучыларының иҗади проектлар бәйгесе үтте. 2-3 сыйныф укучылары үзләренең эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. Башлангыч сыйныф укучысы өчен проект эшчәнлеге шактый катлаулы. Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес оештырылуына бәйле. Монда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле. Мәктәбебезнең 2 сыйныф укучысы Әминә Идрисова “Күренекле якташыбыз Ләйлә Дәүләтова”, 3 сыйныф укучысы Зилия Шәйхразиева “Туган төбәгебезнең экологик хәле” дип исемләнгән проектларын тәкъдим итеп, 2 урынга лаек дип табылдылар. Укытучылары Миләүшә Ахмадуллина, Гөлназ Галләмова. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
19 марта прошел районный конкурс творческих проектов учащихся начальных классов. Учащиеся 2-3 классов представили свои исследовательские работы. Проектная деятельность для младшего школьника достаточно сложна. Успешность работы зависит от ее правильной организации. Здесь очень важно сотрудничество учителя, ученика и родителей. Ученица 2 класса нашей Бугадинской школы Амина Идрисова, представив свой проект “Наш знаменитый земляк Лейла Давлетова”, ученица 3 класса Зилия Шайхразиева, представив проект “Экологическая обстановка родного края”, удостоилась 2 места. Учителя Миляуша Ахмадуллина, Гульназ Галлямова. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
"Яшел ут-2024"/"Зеленый огонек-2024" 15.03.2024

«Яшел ут-2024» бәйгесендә педагоглар арасында -3 енче урын алган Илфира Вагыйз кызын котлыйбыз. Булдырдың , Илфира!
Поздравляем Ильфиру Вагизовну, занявшую -3 место среди педагогов в конкурсе "Зеленый огонек -2024". Молодец ,Ильфира!
-
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә, район мәктәпләренең 2, 3 сыйныф укучыларының, проектларын яклау зона этабы узды/ В Бугадинской ООШ прошла зональный этап защиты проектов учащихся 2, 3 классов школ района. 13.03.2024

Һәр катнашучы укучы үз проектын 5 минут дәвамында яклады. Теманы ача, алар аның актуальлеген, социаль әһәмиятен исбатлый алдылар, әлеге темага үз карашларын белдерделәр һәм нәтиҗәләр ясадылар. Яклау уңышлы узды, укучыларның сайланган тема буенча үз продукциясен презентацияләү һәм күрсәтү белән аралашып барды. Һәр проект укучылардан шактый белем, теманы тирәнтен өйрәнү, үзе сайлаган темасына кагылышы булган шәхесләр белән очрашу таләп итә торган җитди эш, әмма балалар кызыклы материаллар тәкъдим иттеләр, биремне тулысынча үтәделәр, өстәмә сорауларга да җаваплар бирә алдылар. Жюри әгъзалары укучылар арасында җиңүчеләрне билгеләделәр. Мәктәбебезнең 2 сыйныф укучысы Әминә Идрисова, 3 сыйныфтан Зилия Шәйхразиева үз проектларын якладылар. Алар 1 урынга лаек дип табылды. Укытучылары Миләүшә Ахмадуллина, Гөлназ Галләмова. Котлыйбыз! Уңышлар телибез!
В Бугадинской ООШ прошла зональный этап защиты проектов учащихся 2, 3 классов. Каждый участник защищал свой проект в течение 5 минут, раскрывая тему, они доказывали ее актуальность, социальную значимость, излагали свою точку зрения по данной теме и делали выводы. Защита прошла удачно и сопровождалась презентациями и демонстрацией собственных продуктов деятельности учащихся по выбранной теме. Каждый проект-это серьезная работа, требующая от учеников немалых познаний, встречи с личностями, имеющими отношение к выбранной теме, но ребята справились с заданием, представив интересные материалы, смогли ответить и на дополнительные вопросы. Членами жюри были определены победители среди учащихся. Ученица 2 класса нашей школы Амина Идрисова, ученица 3 класса Зилия Шайхразиева защитили свои проекты. Они заняли 1 место. Учителя Миляуша Ахмадуллина, Гульназ Галлямова. Поздравляем! Желаем удачи!
-
Һөнәри дебют/ Профдебют 13.03.2024

13 март көнне Актаныш технология техникумында узган «Һөнәри дебют» бәйгесендә мәктәбебез укучылары Хисамова Э. - пешекче эше, Шулбаев А. - эретеп-ябыштыру, Салахов Н. - төзүче эше, Габдуллин А. - авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү компетенцияләре буенча үз осталыкларын күрсәтте. Уңышлар телибез!
13 марта в Актанышском технологическом техникуме на конкурсе «Профессиональный дебют» учащиеся школы продемонстрировали свое мастерство по компетенциям: Хисамова э. - поварское дело, Шулбаев А. - сварочное дело, Салахов Н.-строительное дело, Габдуллин А. - ремонт и эксплуатация сельскохозяйственных машин. Желаем удачи!
-
Әниләрне данлап!/ Восславим женщину-мать! 07.03.2024

Халыкара хатын-кызлар көненең 8 мартка туры килүе юкка түгелдер. Нәкъ менә озын-озакка сузылган салкын кышлардан соң, шифалы, өметле, җылы язлар кебек, әниләребез дә ягымлы, мәрхәмәтле, күңелләргә өмет салучы, шәфкатъле асыл затларыбыз! Безнең Богады мәктәбендә, кешелекне бар итүче, бөек әниләребезгә багышланган бик матур кичә узды. Бу көнне мәктәбебезнең укытучылары, укучылар әниләргә үзләренең чын йөрәктән чыккан котлау сүзләрен җиткерделәр, җырлар, шигъри тәлгәшләр бүләк иттеләр. Алар дәртле биюләр белән аралашып барды. Мәктәп директоры Васил Максут улы бәйрәм белән котлап, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм көнне генә түгел һәрчак игътибарга, ихтирамга, хөрмәткә лаек зат ул хатын-кыз!
Вместе с весной приходит прекрасный праздник – Международный женский День 8 марта. Это не просто праздник – это признания в любви всем женщинам. Этот день согрет лучами солнца, женскими улыбками, украшен россыпью цветов. В нашей Бугадинской школе прошел замечательный вечер, посвященный нашим великим матерям-создателям человечества. В этот день учителя и ученики школы передали мамам свои искренние поздравления, подарили песни, поэтические букеты. Они сопровождались танцами. Директор школы Васил Максутович поздравил с праздником и передал свои добрые пожелания. Не только в праздничный день, но и всегда заслуживающая внимания, уважения женщина!
-
Башлангыч класс укытучыларының төбәкара семинары/ Межрегиональный семинар учителей начальных классов 06.03.2024

5 март көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч класс укытучыларының төбәкара семинары үткәрелде. Семинар "Яңартылган федераль белем бирү шартларында дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда функциональ грамоталылыкны формалаштыру" темасы астында узды. Биредә балалар бакчасы эшчәнлеге, башлангыч класс укытучыларының дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек каралды. Биредә район башлангыч класс укытучылары белән бергә Мөслим районы һәм Илеш районы укытучылары да катнашты.
5 марта в Бугадинской ООШ состоялся межрегиональный семинар учителей начальных классов. Семинар прошел под темой «Формирование функциональной грамотности учащихся в учебной и внеурочной деятельности в условиях обновленного федерального образования». Здесь была рассмотрена деятельность детского сада, учебная и внеурочная деятельность учителей начальных классов. В мероприятии приняли участие как учителя начальных классов района, так и учителя Муслюмовского района и Илишевского района.
-
Укучыларның кышкы спартакиадасы/ Зимняя спартакиада учащихся. 02.03.2024

1 март көнне, Актанышта, гаилә елы кысаларында, мәктәп укучыларының кышкы спартакиада уеннары узды. Богады мәктәбе укучылары әлеге бәйгедә теләп катнаштылар һәм югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Турникта тартылу буенча 9 сыйныф укучысы Алмаз Габдуллин 2 урынны алса, шорт-тректа Нияз Салахов 2 булып килде, аркан тартуда Алия Галиева, Алмаз Габдуллин, Айрат Шулбаевлардан торган команда сынатмады лаеклы 2 урынны яулады. Нәтиҗәдә мәктәбебез 4 урынга ия булды. Җитәкчеләре: Илфир Анваров. Котлыйбыз! Киләчәктә уңышлы чыгыш ясап, тагын да югарырак үрләр яуларга язсын!
1 марта в Актаныше, в рамках Года семьи, прошли игры зимней Спартакиады школьников. Учащиеся Бугадинской школы с удовольствием приняли участие в этом конкурсе и добились высоких результатов. В турнире по перетягиванию каната ученик 9 класса Алмаз Габдуллин занял 2 место, в шорт-треке Нияз Салахов занял 2 место, в перетягивании каната команда в составе Алии Галиевой, Алмаза Габдуллина, Айрата Шулбаева заняла достойное 2 место. В итоге школа заняла 4 место. Руководитель: Ильфир Анваров. Поздравляем! Пусть в дальнейшем будут успешно выступать и достигать еще больших высот!
-
Көрәшне яратабыз һәм үстерәбез/ Мы любим и развиваем национальную борьбу “Көрәш” 01.03.2024

Милли Көрәш - татар халкының яраткан спорт төре. Ул үсеп килүче буында физик һәм әхлакый сыйфатлар тәрбияли. Аның белән безнең Богады мәктәбендә яратып шөгыльләнәләр һәм җиңәләр. 2024 елның 29 феврале көнне Кәзкәй авылының кадет интернат-мәктәбендә 2009-2011 елгы егетләр арасында милли көрәш буенча беренчелек узды. Минзәлә, Мөслим, Актаныш районнарыннан барлыгы 121 көрәшче чыгыш ясады. Көрәшчеләребездән Айрат Шулбаев үз авырлыгында көрәшеп 3 урынга лаек булды. Айрат Шулбаев, Илназ Аюпов, Рүзәл Арслановлар махсус приз белән хөрмәтләнделәр. Тренерлары:Илфир Анваров. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
Национальная борьба «Көрәш» является любимым видом спорта татарского народа. Она воспитывает у подрастающего поколения физические и моральные качества. С ним в нашей Бугадинской школе занимаются с любовью и побеждают. 29 февраля 2024 года в Кадетской школе-интернате с. Казкеево прошло Первенство по национальной борьбе «Корәш» среди юношей 2009-2011 годов рождения на призы фонда "Благодарение". Всего выступили 121 борца из Мензелинского, Муслюмовского, Актанышского районов. Из наших борцов Айрат Шулбаев занял 3 место в своей весовой категории. Айрат Шулбаев, Илназ Аюпов, Рузаль Арсланов были награждены специальным призом. Тренер: Илфир Анваров. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
"Йолдызлык-2024"/ "Созвездие- 2024" 29.02.2024

28 февраль көнне Актаныш мәдәният йортында «Йолдызлык-2024” фестиваленең гала-концерты узды. “Вокал –соло" номинациясендә Гиндуллина Әминә 3 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
28 февраля в Актанышском Доме культуры состоялся гала-концерт фестиваля «Йолдызлык-2024”. В номинации "Вокал-соло" Гиндуллина Амина награждена Дипломом Лауреата 3 степени. Поздравляем!













