Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, Республика Татарстан, Актанышский район, село Поисево, ул. Красноармейская, д. 14а |
| Телефон: | +7(855)-523-41-80 |
| E-Mail: | Poisevskiy.Detsad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Поисевский детский сад» |
| Руководитель: | Амирова Альбина Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 68 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 ребенка. Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей). |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Бәйрәм белән!!! 08.03.2019 Көннең яктылыгы кояшта, Күкнең матурлыгы йолдызларда. Җир йөзенең матурлыгы хатын-кызларда. Сезне 8-март халыкарахатын-кызлар көне белән тәбриклибез!!!

-
"Язгы моңнар сезгә, хатын-кызлар, Күңел хисе сезгә әниләр!" 07.03.2019 Авыл мәдәният йортында язның беренче бәйрәме-8 март халыкара-хатын кызлар көненә багышланган концертта безнең балалар чыгыш ясады. Балаларыбызның чыгышын тамашачылар бик җылы кабул итеп, алкышларга күмделәр.

-
"Гаилә бәйрәме" 06.03.2019 Шатлыклар күңелебездә Ал кояш - күгебездә. Килегез дуслар, кунака Гаилә бәйрәме бездә! Кечкенәләр төркемендә "Гаилә бәйрәме" узды. Әти, әниләр үзләренең нәниләре белән беррәттән уйнадылар, биеделәр, күңел ачтылар.

-
"Гаиләм-җылы учагым" 06.03.2019 Уртанчылар төркемендә бәйрәм гаиләләр үзләре белән таныштырудан башланып китте. Балалар әти, әниләргә үзләренең матур җырларын, биюләрен тәкъдим иттеләр. Бәйрәм күңелле ярышлар белән үрелеп барды.

-
"Аулак өй" 06.03.2019 Балаларны татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү; балаларда бу гореф -гадәтләргә,йолаларга хөрмәт,ихтирам тәрбияләү,милли җырлы- биюле уеннар аша балаларда туган телгә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның сүз байлыкларын арттыру максатыннан зурлар төркемендә әти-әниләргә "Аулак өй" күренеше күрсәтелде.

-
"Гаиләм-җылы учагым" 06.03.2019

Мәктәпкә әзерлек төркемендә гаилә бәйрәме узды.
-
"Әниләргә бүләк" 05.03.2019 Сигезенче март җитә. Бездә тиздән зур бәйрәм. Миндә чәчәк бүләк итәм Әниемә бер бәйләм. Бәйрэмгә балалар үз куллары белән әниләренә бүләкләр ясадылар.

-
"Йолдызлык-2019" 05.03.2019 Язның беренче көне-1 нче март көнне район мәдәният йортында балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларның "Йолдызлык-2019" бәйгесе булып узды. Безнең бакча нәниләре үзләрен сәхнәдә кечкенә артистлар кебек тоттылар. Тырышлыкның нәтиҗәсе барыбызны да сөендерде-безнең бакчабыз 1 урынга лаек булды. Кубокның өченче ел рәттән безнең бакчага бирелеү юкка түгелдер, чөнки әти-әниләр белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә модный уңышка ирешеп була.

-
Семинар 04.03.2019

2 март ккөнне Актаныш техникумы базасында район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен "Позитивное сотрудничество педагога с родителями" дигән темага семинар уздырылды. Лектор- Мәскәү шәһәре социаль педагогы, "Международный центр гуманной педагогики" иҗтимагый берләшмәсе халыкара ассоцияциясе галиме Абрамова Марина Николаевна. Әлеге семинарда безнең балалар бакчасыннан тәрбияче Л.К.Галина катнашты.
-
"Танцевальная карусель" 02.03.2019 Бүген Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган "Танцевальная карусель" республика хореография конкурсында "Мари биюе"(Алмаз Тухбатуллин, Динә Салихова), "Шаян кызчык" (Нәзилә Фатхетдинова), "Парлы татар биюе" (Сәет, Раяна Шайхетдиновлар) катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Әлеге конкурска әзерләгән педагогларга, катнашырга ярдәм иткән ата-аналарга рәхмәтебезне җиткерәбез.














