Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Яңа уку елына старт! 25.08.2018
Актанышның Ә.Авзалова исемндәге мәдәният йортында район мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсенең пленар утырышы үтте.Пленар утырыш "Педагогларның һөнәри осталыгының үсеше- уңышлы белем бирүнең нигезе" дигән темага багышланды.Киңәшмәне район башкарма комитет җитәкчесе Э.Н.Фаттахов ачып җибәрде.Төп доклад белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенчара урынбасары,мәгариф идарәсе башлыгы Л.Ф.Нурлыева чыгыш ясады.Ул докладында узган уку елы йомгакларына анализ ясады,яңа уку елында алда торган бурычлар белән таныштырды.Пленар утырыш күңелле мизгелләр белән башланып китте.Бу уку елында мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк балалар "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе кысаларында уку кирәк-яраклары тутырылган сумкалы булдылар. -
Эшлекле фикер алышу 24.08.2018

23-24 август көннәрендә Удмуртия Республикасы Ижау шәһәрендә Республика мәгариф салоны - "Удмуртия - мәгариф үсеше территориясе" исеме астында оештырылды.Бу чарага Татарстанның терәк Үзәкләре һәм Кванториум җитәкчеләре чакырулы иде.Яңа технологик таләпләргә туры китереп җиһазланган әлеге Үзәктә балаларга өстәмә белем бирүнең иң иҗади, технологик яктан югары материаль-техник җиһазланышка ия булган чаралар күзәтелде һәм өйрәнелде.
-
"Авиашоу- 2018" 17.08.2018

"Авиашоу -2018" кысыларында Актанышта беренче тапкыр республика күләм ачык ярышлар үткәрелде.Гади пневмо-ракета һәм авиа модельләр буенча ачык ярышларда район укучылары гына түгел, Ютазы,Саба,Чистай районы техник иҗат белән шөгыльләнүче балалары да бар иде. Гади модельләр дә чын очкычлардан калышмый очтылар.Бик яхшы очыручылар ярышның кубогына,медальләренә һәм Мактау Грамоталарына ия булдылар.
-
"Тапкырларна табышмак" 16.08.2018

"Актаныш басмалары"нда тапкырлар, зирәкләр, тырышлар, шаяннар кабат күңел ачарга,уйнарга,ярышырга җыйналдылар.Балалар иҗат үзәге педагоглары күңелле кичәне активистлар белән берлектә оештырды.Мондый күңелле очрашуларны балалар көтеп ала.Сере бер генә-һәр атнаның пәнҗешәмбе көне күңелле кичә!Һәр чара балалар күңелендә калырлык кызыклы да,мавыктыргыч та итеп оештырыла.Тагын күңелле очрашуларда көтеп калабыз!
-
"Гәрәбә" клубы Актаныш балалар иҗат үзәге белән 09.08.2018

Җәйге чорда балалар өчен төрле чаралар Актаныш авылында даими оештырыла.Балалар иҗат үзәге педагоглары бүгенге чараны "Гәрәбә"клубы белән берлектә оештырдылар.Өлкән яшьтә булсалар да, җыр-моңга гашыйк апаларыбыз чарада теләп катнаштылар.балалар белән бергә төрле уен-ярышлар үткәрделәр.Әлбәттә, җиңүчеләр истәлек бүләкләргә дә ия булдылар.
-
Педагог оештыручыларның секция утырышы 06.08.2018

Актаныш балалар иҗат үзәгендә педагог- оештыручыларның секцион утырышы үтте."Иҗтимагый балалар оешмасы эшчәнлеге-яшүсмерләрне тәрбияләү институты"темасына түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар.Киңәшмә эшендә узган уку елына нәтиҗә ясалды, алдагаы уку елына эшне оештыру буенча максат куелды,бурычлар билгеләнде.Киңәшмәдә мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча җитәкченең урынбасары Шакирова Р.М., методист Мусина Г.М.
-
"Авылым-авылкаем"җыр марафоны "Актаныш басмаларында" 02.08.2018

«Актаныш басмалары» су буе скверында балалар өчен “Авылым-авылкаем” исеме астында күңелле җыр бәйгесе оештырылды. Актаныш районы авылларына багышланган җырларны кабат искә төшерделәр. Бәйрәм төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барды.Велосипед белән биремле йөреш малайларга аеруча кызыклы булды.Мондый бәйге-тамашаларны балалар көтеп ала һәм бик теләп катнашалар.
-
Руководителям ОУ об открытом конкурсе
02.08.2018
Уважаемые руководители ОУ!Приглашаем Вас участвовать на открытых конкурсах по простейшим пневмо-ракетамоделям и авиамоделированию,который состоится 17 августа 2018 г.
/upload/storage/org5202/files/авиа Актаныш(1).doc
-
"Актаныш гармуннары"фестивале 28.07.2018

27-28 июль көннәрендә Актаныш районында Бөтенрәсәй “Актаныш гармуннары” фестивале үтте.Татарстан районнарыннан гына түгел, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән гармунчылар Актанышыбызга җыйналды. Кунакларны Сабантуй мәйданында урнашкан милли аһәң бөркелеп торган татар өе каршы алды. “Актаныш басмалары” су буе скверы да кунаклар көтә. Зур бәйрәмгә Актаныш балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре дә үз өлешләрен керттеләр.
-
Иҗат үзәге "Актаныш басмаларында" 26.07.2018

"Актаныш басмалары"яр буе скверында балалар белән төрле күңелле бәйгеләр бер-берсен алмаштырып кына тора.Бүгенге "Балалар фольклоры"исеме астында үткәрелүче чара дәү әни белән очрашудан башланып китте.Балалар бик теләп тел кәрмәкләндергечләр,такмаклар,такмазалар әйттеләр.Катлаулы табышмакларга җавапларны бик тапкырлар гына таба алды.Балачак уеннарын Балалар иҗат үзәге педагоглары кызыклы итеп оештырды.Су буе скверында мондый чараларны балалар көтеп алалар һәм бик теләп катнашалар.









