Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
"Лучшая эмблема (логотип) детского сада"/"Балалар бакчасының иң яхшы эмблемасы (логотибы)" 23.03.2020

Район балалар бакчалары арасында узган "Балалар бакчасының иң яхшы эмблемасы (логотибы)" бәйгесенең нәтиҗәләре чыкты. Безнең "Умырзая" балалар бакчасы да әлеге бәйгедә катнашып, Умырзая эмблемасын кайларда кулланып булуын күрсәтте. Гомуми нәтиҗәләр буенча Актанышта эшләп килүче балалар бакчалары арасында I урын безнеке! Афәрин!
Подведены итоги конкурса среди детских садов района "Лучшая эмблема (логотип) детского сада". Наш детский сад "Умырзая" также принял участие в данном конкурсе и показал, где можно использовать логотип. По итогам общих баллов, среди детских садов Актаныша I место у наше!
-
Всероссийский конкурс имени Выготского/ Выготский исемендәге Рәсәйкүләм бәйге 20.03.2020

Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен Рыбаков фонды Рәсәйкүләм Выготский исемендәге проектлар бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә җиңүчеләр 50 мең күләмендә грант белән бүләкләнәләр. Безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Робертовна да әлеге бәйгедә "Тылсымлы камыр" проекты белән катнашып, чыныгу алды. Киләчәктә без аңа зур уңышлар һәм җиңүләр телибез.
Для воспитателей детского сада прошел конкурс проектов Рыбаков фонда имени Выготского. Победители конкурса награждаются грантом в размере 50 тысяч рублей. И воспитатель нашего детского сада Миляуша Робертовна приняла участие в этом конкурсе с проектом "Волшебное тесто". В дальнейшем мы желаем ей больших успехов и побед.
-
Осторожно, коронавирус! Сак булыгыз, коронавирус! 17.03.2020

Кар эреп, көннәр җылыта башлау белән һавада төрле вируслар үрчи башлый. Әлеге вируслардан саклануның иң беренчел ысулы- ул кулларны, борынны сабынлап юу, ди медицина белгечләре. Кешеләр күп җыела торган урыннарда йөрмәү, С витамины күп булган ризыкларны ашау да профилактик чараларның берсе булып тора. Шуны истә тотып, бакчабыз тәрбиячеләре әти-әниләргә аңлату эшләре алып барды. Сәламәт булыйк!
С наступлением весны и потепления дней в воздухе начинают размножаться различные вирусы. Первый способ защиты от этих вирусов-это мытье рук, носа, говорят медицинские специалисты. Одним из профилактических мероприятий является и то, что люди не ходят в местах массового скопления людей, едят продукты с содержанием витамина С.В связи с этим воспитатели нашего детского сада вели разъяснительную работу с родителями. Будем здоровы!
-
В честь 75-летия Победы в Великой Отечественной войне/Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә 16.03.2020

Бүген Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният сараенда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә бию бәйгесе узды. Безнең балалар бакчасы тәрбиячеләре дә әлеге чарада катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Сегодня в РДК им.А. Афзаловой прошел танцевальный конкурс, в честь 75-летия Победы в Великой Отечественной войне. Успешно выступили и воспитатели нашего детского сада.
-
Форум для педагогов 12.03.2020

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен "Мәгарифтә инновацияләр" темасы астында Бөтенрәсәй форумы узды. Безнең балалар бакчасыннан да тәрбиячеләр әлеге форумда катнашып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар.
Сегодня в Набережных Челнах прошел Всероссийский форум для воспитателей детских садов на тему "Инновации в образовании". И из нашего детского сада воспитатели приняли участие в этом форуме, обменялись опытом.
-
Огород на подоконнике/Тәрәзә төбендә бакча 10.03.2020

Яз кояшы тәрәзәгә карый башлау белән балалар тәрбияче апалары белән бик теләп "Тәрәзә төбендә бакча" ясыйлар. Анда ниләр генә үстермиләр. Иң мөһиме: алар биредә үсеп утыручы һәрбер үсентене күзәтеп, көненә ничә миллиметрга үсүенә кадәр язып баралар. Нәни тәҗрибәчеләребез соңыннан тәрбияче апалары белән берлектә яшел суган кыякларын ашка да турыйлар.
С началом весны, дети с удовольствием вместе с воспитателями делают "Огород на подоконнике". Что только там не выращивают. Главное: они следят за каждым саженцем, который растет здесь, и записывают.
-
С праздником!/Бәйрәм белән! 07.03.2020

8 март-язның беренче бәйрәме Халыкара хатын-кызлар көне. Шул хөрмәттән бакчабызда эшләүче барлык хатын-кызларны, әниләрне, дәү әниләребезне чын күңелдән әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларыгызның игелеген күрергә язсын. Һәрвакыт кояш кебек балкып, янәшәгездәгеләрне җылытып яшәгез.
8 марта-первый весенний праздник - Международный женский день. От всей души поздравляем с этим праздником всех мам, бабушек и коллег, работающих в нашем детском саду. Желем вам крепкого здоровья, семейного счастья, благополучия вашим детям. Сияйте всегда, как солнце, согревая близких.
-
С праздником, мама!/Бәйрәм белән, әнием! 06.03.2020

4-6 март көннәрендә 1 кечкенәләр, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә "8 март- Халыкара хатын-кызлар көне" нә багышланган күңел ачулар узды. Балалар яраткан әниләрен бәйрәм белән котлап, матур-матур шигырьләр сөйләделәр, дәртле җырлар җырладылар. Әниләр дә үз чиратларында өйдә бик тырышып эшләгән кул эшләрен алып килгәннәр иде. Балаларны котлап, җыр, шигырь бүләк итүче әниләребез дә булды. Бәйрәм белән кадерле әниләребез!
4-6 марта в 1 младшей, старшей, подготовительной группе прошли развлекательные мероприятия, посвященные Международному женскому дню - 8 марта. Дети поздравили своих любимых мам с праздником, читали красивые стихи, пели задорные песни. И мамы, в свою очередь, принесли свои рукоделия. Были и мамы, которые поздравляли детей, дарили песни, стихи. С праздником, дорогие наши мамы!
-
Здоровое питание/Сәламәт туклану 05.03.2020

Бакчабызда "Өйдә сәламәт туклану" фотобәйгесе узды. Балалар әти-әниләре, әби-бабайлары, апа-абыйлары белән өйгә кайткач, сәламәт булу өчен нинди ризыклар ашарга кирәклеген фотолар аша күрсәттеләр. Фотолардан күренгәнчә алар җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә зур өстенлек бирәләр икән. Сәламәт булыйк балалар!
В детском саду прошла фотовыставка "Здоровое питание дома". Дети вместе с родителями, бабушками и дедушками, показали на фотографиях, какие продукты нужно есть, чтобы быть здоровыми. Как видно из фотографий, они дают большое преимущество фруктам и овощам. Будьте здоровыми ребята!
-
У нас праздник/Бездә бәйрәм 04.03.2020

2-4 март көннәрендә кечкенәләр, 2 кечкенәләр, уртанчылар төркемендә "Гаилә бәйрәме" узды. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр матур җырлар, шигырьләр тыңладылар, биюләр карадылар. Бәйрәм барышында үзләре дә кызыклы бәйгеләрдә катнашып, күңел ачтылар. Бәйрәм ахырында балалар үзләре әзерләгән матур бүләкләрне тапшырдылар.
2-4 марта в младшей, 2 младшей, средней группе прошел "Праздник семьи". Пришедшие на праздник родители слушали красивые песни, стихи, смотрели танцы. В ходе праздника и сами участвовали в интересных конкурсах. В конце праздника ребята вручили подготовленные ими подарки.








