Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Гимнастика на свежем воздухе/Саф һавада гимнастика 09.09.2020

Көз булуга карамастан, көннәр кояшлы, матур тора. Шуңа күрә балалар иртәнге гимнастиканы саф һавада ясыйлар. Гимнастикадан соң балаларның кәефләре күтәрелә, сәламәтлеге ныгый.
Несмотря на осень, дни солнечные, теплые. Поэтому дети делают утреннюю гимнастику на свежем воздухе. Гимнастика на свежем воздухе поднимает настроение, укрепляет здоровье.
-
"Зеленый огонёк"/"Яшел ут" 03.09.2020

Бүген Балалар иҗат үзәге базасында узган мөдирләр киңәшмәсендә "Яшел ут-2020" бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде. Безнең балалар бакчасы 3 урынга лаек булган иде, йомшак модуль һәм кубок белән бүләкләндек. Киләчәктә әлеге бүләкләрне тәрбиячеләр танып белү шөгыльләрендә күрсәтмә материал буларак кулланачаклар.
Сегодня на совещании директоров, прошедшем на базе Центра детского творчества, были награждены победители конкурса "Зеленый огонёк-2020". Наш детский сад занял 3 место, был награжден мягким модулем и кубком. В дальнейшем эти награды будут использоваться воспитателями как наглядный материал на занятиях ФЦКМ.
-
День знаний/Белем көне 01.09.2020

Бүген бакчабызда "Бездә белем бәйрәме" диеп исемләнгән күңелле кичә узды. Балалар 1 сентябрь-Белем бәйрәме хөрмәтенә кунакка килгән Белмәмешкә үзләренең матур җырларын җырлап, шигырьләрен сөйләделәр. Тапкыр бабайның сорауларына да бик оста җавап бирделәр. Белем бәйрәме белән!
Сегодня в нашем саду прошел веселый праздник "Бездә белем бәйрәме". Дети пели свои красивые песни и рассказывали стихи Незнайке, пришедшему в гости в честь 1 сентября-праздника знаний. И очень умело отвечали на вопросы Деда-Всезнайки. С праздиком знаний!
-
День Республики/Республика көне 30.08.2020

Бүген Ленин паркында Республика көне уңаеннан "Чәчәк бәйрәме" оештырылды. Шул уңайдан безнең балалар бакчасы коллективы да "Актанышым-гөлләр иле" дип исемләнгән фотозона ясады. Райондашларыбыз бик теләп безнең гөлләрдән үрелгән фотозонада истәлеккә фотога төштеләр.
Сегодня в парке Ленина в честь Дня Республики был организован "Праздник цветов". В связи с этим коллектив нашего детского сада сделал фотозону "Актанышым-гөлләр иле". Наши земляки с удовольствием сфотографировались на память в нашей цветочной фотозоне.
-
День флага России/Россия флагы көне 22.08.2020

Бүген Россия флагы билгеләп үтелә. Бакчабыз хезмәткәрләре дә шул уңайдан район үзәгендә оештырылган чарада катнашып кайттылар.
Сегодня отмечается День Российского флага. В связи с этим и сотрудники нашей организации приняли участие в мероприятии, организованном в центре района.
-
Поздравляем!/Котлыйбыз! 18.08.2020

Бүген бакчабызда эшләүче 1 категорияле тәрбиячебез Шаидуллина Энҗе Фәнис кызы конференциядә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына ия булды. Без аңа киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
Сегодня наш воспитатель 1 категории Шаидуллина Энзе Фанисовна была удостоена Почетной грамоты Министерства образования и науки Республики Татарстан. Мы желаем ему дальнейших успехов!
-
"Велогонки-2020"/"Велоярыш-2020" 06.08.2020

Бүген бакчабызда велосипедлар һәм самокатлар ярышы узды. Балалар башта юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, соңыннан конуслар арасыннан, конусларны бәрмичә йөрделәр. Ә инде бәйгенең иң күңелле өлеше - үзара ярышу булды. Ярышта катнашкан балалар 1,2,3 урыннарга лаек булдылар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
Сегодня в нашем саду прошли "Велогонки -2020". Дети сначала закрепили свои знания о дорожных знаках, а затем проехали между конусами. А самой приятной частью конкурса стало соревнование между собой. Участники соревнований заняли 1,2,3 места и были награждены грамотами.
-
За безопасность всей семьёй/Бөтен гаилә белән иминлек өчен 03.08.2020

Актаныш районында "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең территориаль идарәсе "Бөтен гаилә белән иминлек өчен" конкурсы үткәрде. Безнең тәрбияләнүчеләр дә бу конкурста актив катнаштылар. Габдрахмановлар, Басыйровлар, Солтангаревлар гаиләләре алдынгы урыннарны яуладылар.
Территориальное управление ГБУ "Безопасность дорожного управления" в Актанышском районе провел конкурс "За безопасность всей семьёй". Наши воспитанники тоже участвовали в этом конкурсе. Семья Габдрахмановых, Басыйровых, Султангаревых приняли активное участие и заняли передовые места.
-
День дружбы/Дуслык көне 30.07.2020

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, диелгән татар халык мәкалендә.
Бүген Халыкара дуслык көне! Әлеге матур бәйрәм белән барыгызны да котлыйбыз. Дусларыгыз күп булсын, сәламәт булыгыз!
Сегодня Международный день дружбы! Поздравляем всех с этим прекрасным праздником. Будьте здоровы, пусть у вас будет много друзей! -
Молодые экспериментаторы/Яшь тәҗрибәчеләр 29.07.2020

Балалар тәҗрибәләр ясарга бик яраталар. Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче апалары Зөлфия Зәет кызы белән тәҗрибә почмагында кишер,суган түтәлләренең чүпләрен утап, кыяр һәм помидорларга су сиптеләр.
Дети очень любят экспериментировать. Сегодня дети старшей группы вместе с воспитательницей Зульфией Заитовной провели в экспериментальном уголке полив овощей.








