Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
"Китапханәгә сәяхәт"/"Экскурсия в библиотеку" 09.06.2022

Бүген бакчабызның нәниләре Актанышбаш авылы китапханәсенә сәяхәткә бардылар. Яңа кайткан китаплар белән танышып, шигырьләр укып кайттылар.
Сегодня воспитанники нашего сада сходили экскурсию в Актанышбашскую сельскую библиотеку. Познакомились с новыми книгами, прочитали стихи.
-
Балаларны яклау көне/День защиты детей 01.06.2022

Бүген үзәк стадионда "Балаларны яклау көне" узды. Әлеге чарада бакчабызның нәниләре дә катнашып, тамашачыларга үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр.
Сегодня на Центральном стадионе прошел "День защиты детей". В мероприятии приняли участие и воспитанники нашего детского сада. Они спели свои красивые песни.
-
Балаларның сөйләмен үстерү чарасы буларак мультипликация/Мультипликация, как средство развития речи детей 30.05.2022

"Балаларның сөйләмен үстерү чарасы буларак мультипликация" темасы астында бакчабызда зона семинары узды. Балалар килгән кунакларны ишек төбеннән үк җырлап-биеп каршы алдылар. Һәрбер шөгыль: танып белү, логопед түгәрәге, физик культура - барысы да мультипликациянең бер этабын үз эченә алган иде. Чарабызны Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогик көллиятеннән килгән педагоглар төгәлләде. Алар мультстудия ярдәмендә мультфильм төшерү этаплары белән якыннанрак таныштырдылар. Чара эшлекле һәм кызыклы узды.
В детском саду прошел зональный семинар на тему "Мультипликация, как средство развития речи детей". Дети с порога встречали гостей песнями и танцами. Каждое занятие: познавательный, логопедический кружок, физическая культура - все включало в себя один этап мультипликации. Завершили мероприятие педагоги Мензелинского педагогического колледжа имени М. Джалиля. Они познакомили с этапами съемок мультфильма с помощью мультстудии. Мероприятие было деловым и интересным.
-
Чыгарылыш-2022/Выпускной-2022 26.05.2022

Быел бакчабыздан 15 баланы мәктәпкә озатабыз. Шарлар тоткан нәниләр музыка залына ашыга, чөнки чыгарылыш бәйрәме бүген. Матур җырлар җырлана, дәртле биюләр биелә. Балалар тәрбиче апаларына рәхмәт сүзләре әйтә. Ни генә дисәң дә, моңсу... 6 ел буена күз алдыбызда йөргән, күпме бәйрәмнәрне бергәләп уздырган нәниләребез инде үсеп җиткән һәм бакча белән хушлаша...
В этом году 15 детей из нашего сада идут в школу. Дети с шарами в руках спешат в музыкальный зал, потому что сегодня праздник. Поют красивые песни, танцуют зажигательные танцы, дети выражают благодарность своим воспитательницам. Что ни говори, грустно... Наши малыши, уже подросли и прощаются с садом...
-
"Ачык ишекләр көне"/"День открытых дверей" 20.05.2022

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә "Ачык ишекләр көне" узды. Ачык шөгыльләр карарга әти-әниләр һәм мәктәптән башлангыч сыйныф укытучылары килгән иде. Ачык чара бик кызыклы һәм эчтәлекле узды. Балаларны карарга килгән укытучылар изге теләкләрен әйттеләр.
Сегодня в подготовительной к школе группе прошел "День открытых дверей". На открытые занятия пришли родители и учителя начальных классов из школы. Мероприятие прошло очень интересно и содержательно. Учителя, пришедшие посмотреть на детей, высказали свои добрые пожелания.
-
"Бүген бездә театр"/"Сегодня у нас театр" 12.05.2022

Бүген бакчабызда Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең яшь артистлары Р.Корбанның "Бәрәнне кем ашаган?" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Барлык геройлар да үзләренә бирелгән рольле бик оста башкарып чыктылар. Балалар әкиятне бик ошаттылар.
Сегодня в нашем саду юные артисты Актанышской детской школы искусств показали театральное представление Р. Курбана "Бәрәнне кем ашаган?" Театральное представление детям очень понравилось.
-
"Совет чоры балачак музее"/"Музей советского детства" 06.05.2022

Бакчабызда "Совет чоры балачагы" музее эшләп килә. Балалар биредә совет чоры электроникасы, уенчыклар, савыт-сабалар, уен кораллары, китаплар белән таныша алалар. Район күләмендә узган музейлар бәйгесендә безнең музей 1 урынны яулады.
В детском саду был организован музей "Советское детство". Здесь дети могут познакомиться с электроникой, игрушками, посудой, инструментами, книгами советских времен. В районном конкурсе музеев наш музей занял 1 место.
-
Без спорт яратабыз/Мы любим спорт 04.05.2022

Спорт- һәр кеше өчен бик кирәкле һәм файдалы шөгыль. Бакчабызның нәниләре белән физкультура инструкторы Резеда Ильяс кызы бик күп төрле чаралар уздырып тора. Бүген исә балалар махсус тренажерларда шөгыльләнделәр.
Спорт - очень полезное занятие для каждого человека. Вместе с малышами нашего сада инструктор физкультуры Резеда Ильясовна проводит множество различных мероприятий. Сегодня же ребята занимались на специальных тренажерах.
-
"Карга боткасына әзерлек" 29.04.2022

Татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшереп, бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары белән йомырка һәм ярма җыйдылар. Әлеге чара балалар күңеленә уңай тәэсир итте. 12 кварталның кешеләре дә бик ачык йөзле, юмарт. Балаларның шигырьләрен, җырларын буш калдырмадылар, алар биргән күчтәнәчләр, йомырка, ярмалар белән кәрзиннәр тулды. Рәхмәт кенә!
Не забывая традиции татарского народа, сегодня дети подготовительной к школе группы нашего детского сада вместе с воспитателями собрали яйца и крупы. Мероприятие произвело благоприятное впечатление на детей. Жители 12 квартала также очень приветливы и щедры. Спасибо!
-
"Тукай эзләре буйлап"/"По следам Тукая" 25.04.2022

Бүген бакчабызда "Тукай эзләре буйлап" дип исемләнгән чара узды. Балалар үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, Тукайның гомер юлына багышланган викторина аша белемнәрен ныгыттылар. Чара бөек шагыйребез Г.Тукай сүзләренә язылган "И туган тел" җыры белән тәмамланды.
Сегодня в нашем саду прошло мероприятие "По следам Тукая". Ребята рассказали свои стихи, укрепили свои знания с помощью викторины, посвященной жизни Тукая. Мероприятие завершилось песней "И туган тел" на слова великого поэта Г. Тукая.








