Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 93 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Яңа ел белән!/С Новым годом! 31.12.2022
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!Алдагы өр-яңа ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын. Гомер юлларыбыз шатлык белән тулып торсын һәрчак. Кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр күп булсын! Эшләребездә уңышлар юлдаш булсын, күңелләребездәге мәрхәмәтлелек бар җиһанны яктыртсын. Йортларыбызга авырулар, хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар килмәсен. Гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын! Яңа ел белән сезне, киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын!
-
"Ел символы-2023", "Совет Яңа ел мультфильмнары геройлары" районкүләм бәйгесе җиңүчеләре/Победители районного конкурса "Символ года-2023", "Герои советских новогодних мультфильмов" 29.12.2022
Районкүләм уздырылган "Ел символы-2023", "Совет Яңа ел мультфильмнары геройлары" эшләнмәләр бәйгесендә бакчабызның иң тырыш гаиләләре җиңү яулады. Анваровлар гаиләсе 1 урын, Гараевлар гаиләсе 2 урын, Камаловлар гаиләсе 3 урын яуладылар.
В районном конкурсе поделок "Символ года-2023", "Герои советских новогодних мультфильмов" семьи нашего детского сада заняли призовые места. . Семья Анваровых-1 место, семья Гараевых-2 место, семья Камаловых-3 место.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 23.12.2022
Бүген бакчабызның иң кечкенәләр төркеме балалары Яңа ел бәйрәмнәрен башлап җибәрде. Бәйрәмгә башмагын югалтып кергән Куянга балалар матур уеннар аша башмагын табырга булыштылар. Ә дуслар эзләп килгән Кар кызына дуслар табып, бергәләп бик күңелле җырлар җырлап, биюләр биеделәр. Хуш киләсең, Яңа ел, әйдә түрдән уз!
-
#ЭкоДетиАктаныш2022/#ЭкоБалаларАктаныш2022 14.12.2022
Бүген 4 нче санлы балалар бакчасы базасында район күләмендә уздырылган "Экобалалар" республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды. Бакчабыздан 2 команда катнашты. Алар рәхмәт хатларына ия булдылар.
Сегодня на базе детского сада №4 состоялось награждение республиканского конкурса "Экодети". Из нашего детского сада приняли участие 2 команды. Они получили благодарственные письма.
-
Мультяшные герои/Мультфильм геройлары 12.12.2022
Бакча күләмендә уздырылган "Күләмле мультфильм геройлары" бәйгесенә йомгак ясалды. 1,2,3 урыннарга ия булган балалар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Балалар әти-әниләре белән бергәләп ясаган әлеге геройлар бакчабызның төрле почмакларын бизәп торачаклар.
-
"Журавли надежды"/"Өмет торналары" 09.12.2022
Балалар иҗат үзәге оештырган "Журавли надежды"("Өмет торналары") районкүләм бәйгесендә бакчабызның нәниләре Фардиева Милана - 1 урын (җитәкчесе Шарапова Ф.Ф.), Салихова Милена (җитәкчесе Гильмутдинова В.Ф.) - 2 урын яуладылар. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
В районном конкурсе "Журавли надежды", организованном Центром детского творчества, воспитанники нашего детского сада заняли призовые места. Фардиева Милана - 1 место (руководитель Шарапова Ф. Ф.), Салихова Милена - 2 место (руководитель Гильмутдинова В. Ф.). Поздравляем победителей!
-
Татар халкының милли бәйрәме "Каз өмәсе" 02.12.2022
Бүген бакчабызда татар халкының милли бәйрәме "Каз өмәсе" гөрләде. Балалар татар халкының гореф-гадәтләрен истә тотып, "Чума үрдәк, чума каз", "Челтәр элдем читәнгә", "Йөзек салыш" җырлы-биюле уеннары аша милли бәйрәмебезне искә төшерделәр. Бары тик "Каз өмәсе"ндә генә була торган бәйрәм рухы, каз мае белән майланган тәбикмәк бәйрәмебезне тагын да матурлады.
-
Район тәрбиячеләренең район методик берләшмәсе/РМО воспитателей района 01.12.2022
Бүген бакчабызда район балалар бакчалары тәрбиячеләренең район методик берләшмәсе узды. Килгән кунаклар 1 кечкенәләр, 2 кечкенәләр, уртанчылар төркемнәрендә ачык шөгыльләр карап, мәктәпкә әзерлек төркемендә "Каз өмәсе" милли бәйрәмен тамаша кылдылар. Соңыннан мастер-класста катнашып, кул астындагы материаллардан Яңа елның символы Куян ясарга өйрәнделәр. Тәрбиячеләрнең эшчәнлекләренә югары бәя бирелде.
Сегодня в нашем саду прошло районное методическое объединение воспитателей детских садов. Гости посетили открытые занятия в 1 младшей, 2 младшей и средней группе. Вподготовительной к школе группе посмотрели национальный праздник "Каз өмәсе". Затем, приняли участие в мастер-классе, научились делать кролика-символ Нового года из подручных материалов. Деятельность воспитателей получила высокую оценку.
-
Төбәкара семинар/Региональный семинар 28.11.2022
Бакчабыз педагоглары Энҗе Фәнис кызы һәм Алия Илгиз кызы Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогик көллиятендә Россиякүләм "Театр атналыгы" уңаеннан оештырылган төбәкара семинарда катнашып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар.
Педагоги нашего детского сада Энже Фанисовна и Алия Ильгизовна приняли участие в межрегиональном семинаре, приуроченном к Всероссийской "Театральной неделе" в Мензелинском педагогическом колледже имени Мусы Джалиля.
-
Әниләр көне/День матери 25.11.2022
“Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
“Әни” сүзен таптарга.
Әлеге шигырь юллары һәрбер баланың әни турында иң беренче ятлаган матур сүзләредер. Әни булганда дөнья ямьле, әни булганда яшисе килә, әни булганда авыртулар да онытыла, әни булганда рәхәт.
Бүген “Умырзая” балалар бакчасында “Әниләр көне” нә багышланган матур бәйрәмнәр башланып китте. Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары үзләренең әниләренә багышлап матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Күңел җылыларын биреп ясаган матур бүләкләрен тапшырдылар. Җылы бәйрәм бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.