Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 93 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Җимлекләр бәйгесе/Конкурс кормушек. 27.10.2023
"Канатлы дусларыбыз" атналыгы кысаларында бакчабызда "Иң яхшы җимлек" бәйгесе игълан ителде. Бакчабызга йөрүче һәр бала үзенең әти-әнисе, абыйлары, дәү әтиләре белән бергәләп ясаган җимлекләрен бәйгегә тәкъдим итте. Нәтиҗәләр тиздән билгеле булачак.
В рамках недели "Пернатые друзья" в нашем саду был объявлен конкурс "Лучшая кормушка". Каждый ребенок, посещающий наш детский сад, представил на конкурс свои кормушки, изготовленные вместе с родителями, братьями и дедушками. Результаты скоро станут известны.
-
"Саубулыгыз, кошкайлар!" 25.10.2023
Көннәр моңсуланып, тынып калды, чөнки кошлар җылы якка китте. Бүген бакчабызның уртанчылар төркеме нәниләре "Саубулыгыз, кошкайлар!" бәйрәм иртәсе аша күңелләрне күтәрделәр. Музыка залына керү белән зәвыклы бизәлеш, тематик рәсемнәр каршы алды безне. Әлеге чарада музыка җитәкчесе, төркем тәрбиячеләренең, кече тәрбияченең бердәм эшчәнлеге күренеп тора. Булдырасыз!
-
Инглиз телендә иҗади зона конкурсы-фестивале/Зональный конкурс-фестиваль творчества на английском языке «English Art Festival» 23.10.2023
«English Art Festival» дип аталган инглиз телендә узучы иҗади зона конкурсы-фестивалендә бакчабызның нәниләре дә катнашты. Балалар инглиз теле тәрбиячесе Илүзә Мирзаханиф кызы җитәкчелегендә театральләштерелгән әкият һәм җыр тәкъдим иттеләр. Уңышлар сезгә балалар!
Дети нашего детского сада приняли участие в зональном конкурс-фестивале творчества на английском языке «English Art Festival". Удачи вам, ребята!
-
Сөмбелә бәйрәме 19.10.2023
Аның күркәмлеге муллыгында да, табигатьтәге буяу-бизәкләрендә дә. Балаларны татар халык бәйрәмнәренең берсе булган - Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, уеннар, җырлар, биюләр аша татар халкының милли йолаларына ихтирам тәрбияләү максаты белән бакчабызда Сөмбелә бәйрәме үтте. Кунакка килгән Карачкы балаларны яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аерып, үз кәрҗиннәренә салырга өйрәтте. Бәйрәмгә ямь өстәп, Көз кызы – Сөмбелә дә килде. Балалар аның белән матур бию биеделәр. Бәйрәмдә балаларның кәефе аеруча күтәренке булды.
-
Әтиләр көне/День отца 17.10.2023
15 октябрь - Әтиләр көнен билгеләп үтү уңаеннан бакчабызда балалар бакчасында әлеге бәйрәмгә багышланган чаралар узды. Кечкенәләр төркемнәрендә балалар әтиләренә откырткалар ясадылар. Зурлар төркеме балалары “Минем әти иң яхшысы” дип исемләнгән бәйрәм чарасы күрсәттеләр. Уртанчылар төркемендә бәйрәм уңаеннан ачык шөгыль күрсәттеләр. Әлеге чараларда әтиләр дә катнашты.ә мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар әтиләренә видеокотлау әзерләделәр. Барлык төркемнәрдә дә кызыклы тематик әңгәмәләр үткәрелде. Балалар әтиләренә карата игелекле һәм назлы сүзләрне искә төшерделәр, әтиләр турында табышмакларны чиштеләр. Бәйрәм белән, хөрмәтле әтиләребез!
В преддверии празднования Дня отца в России в нашем детском саду прошли мероприятия, посвящённые этому празднику. В младших группах дети приготовили открытки для своих пап. В старшей группе праздник «Самый лучший папа мой». В средней группе открытое занятие в честь праздника. В этом мероприятии приняли участие и папы наших воспитанников. А воспитанники подготовительной группы приготовили для своих пап поздравительные открытки и видеопоздравление. Во всех группах были проведены интересные тематические беседы. Вспоминали добрые и ласковые слова по отношению к своим папам, отгадывали загадки про пап.
С праздником дорогие наши папы! -
15 октябрь - Әтиләр көне/15 октября - День отца 16.10.2023
15 октябрь - Әтиләр көне уңаеннан бакчабызның зурлар төркеме балалары әтиләргә бәйрәм чарасы әзерләде. Әтиләргә багышланган матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барган бәйрәмебез әтиләрнең күңеленә хуш килде.
В честь Дня отца дети стршей группы нашего детского сада приготовили праздничное мероприятие. Праздник понравился всем папам.
-
Халыкара укытучылар көне/Международный день учителя 12.10.2023
Бакчабызның өлкән тәрбиячесе Эльвира Рафис кызы Казан шәһәрендә Укытучылар көне уңаеннан уздырылган тантаналы чарада катнашты.
Старший воспитатель детского сада Эльвира Рафисовна приняла участие в торжественном мероприятии, посвященном Дню учителя в г. Казани.
-
Психологик үзәккә сәяхәт/Экскурсия в психологический центр 05.10.2023
Бакчабызның зурлар төркеме балалары Балалар иҗат үзәгендә урнашкан психологик үзәккә бардылар. Биредә тынычландыру, ял итү, уен почмаклары бар. Балалар рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
-
Бергәләп юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнәбез/Вместе за безопасность дорожного движения 03.10.2023
Бакчабызда юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту атналыгы узды. Шул уңайдан әти-әниләр белән бергәләп, "Бергәләп юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез" акциясен уздырдык.
В детском саду прошла неделя "Безопасность дорожного движения". В связи с этим провели акцию с родителями "Вместе за БДД". Раздали памятки и буклеты.
-
"Халкыра өлкәннәр көне"/"Международный день пожилых людей" 02.10.2023
Бүген бакчабызда "Ягез әле, өлкәннәр" бәйрәм кичәсе узды. Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары дәү әниләрен, дәү әтиләрен чакырып, бик матур бәйрәм күрсәттеләр. Өлкәннәребез кызыклы уеннарда катнашып, матур җырлар, шигырьләр тыңлап, биюләр карап, күңел ачтылар.