МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 42 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Мөдирләр киңәшмәсе. 03.11.2015

Бүген бакчабызда мөдирләр киңәшмәсе булып узды. Эшчәнлекләр, күңел ачу караганнан соң мөдирләр, методистлар тәрбиячеләребезнең эшләренә анализ ясадылар, тәрбияче Лилия Вазих кызы Мирзасалихованың "ФДББС шартларында УМК материалларын кулланып балаларны икетеллелеккә өйрәтү" дигән презентациясен, Яңа Әлем балалар бакчасы мөдире Гүзәл Рифәк кызы Сәрвәрованың "ФДББС шартларында мәктәпкәчә учреждениеләрдә нормативлар белән тәэмин ителеш" темасына чыгышы һәм презентациясен карадылар.
-
Күргәзмә. 26.10.2015

Уңыш бәйрәменә "Куянкай" 2 кечкенәләр-уртанчылар төркеме балаларының әти-әниләре яшелчәләрдән композицияләр ясап алып килделәр. Бу күргәзмә өчен әт-әниләргә бик зур рәхмәт!
-
Cөмбелә бәйрәме. 23.10.2015

Бүген бакчабызда зурлап Сөмбелә бәйрәме билгеләп үтелде. Бәйрәмгә Куян, Төлке, көз кызы Сөмбеләнең килүе аны тагын да җанландырды. Балалар көз турында белемнәрен ныгыттылар, җитезлектә, өлгерлектә ярыштылар. Бәйрәм бик күңелле булды.
-
Кышны сагындык. 14.10.2015

Балалар кышны, чана-чаңгы, тауда шуып уйнауларны сагынып көтеп алалар, шуңа күрә дә беренче кар яву белән алар шатланып кар тәгәрәтеп уйнарга ашыктылар.
-
Конкурс. 09.10.2015

Бүген балалар бакчалары балалары арасында уздырылган "Горурланабыз сезнең белән, ветераннар" дип аталган рәсем конкурсына йомгак ясалды. Яңа Әлем балалар бакчасыннан Нуриманова Дилия (4яшь) җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
-
Төркем җыелышлары.
06.10.2015
Шушы көннәрдә балалар бакчасында һәр төркемдә ата-аналар җыелышлары булып узды.
-
Бәйрәм бүген! 02.10.2015

Бүген бакчабызда хезмәткәрләр укытучылар көнен билгеләп үттеләр.
Сездәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Сездәдер ул күңелләрнең иң җылысы.
Һәркөн сезгә ничә сабый карап тора.
Алар сезне әниседәй якын күрә.
-
Өлкәннәр көне. 02.10.2015

Бүген бакчада Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм иртәсе булып үтте. Балалар әби-бабайларын, дәү әти- дәү әниләрен котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, матур биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм азагында өлкәннәр үзләре дә төрле уеннарда катнышып күңел ачтылар.
-
Милләтләр кроссы. 27.09.2015

Бүген Яңа Әлем балалар бакчасы коллективы оешкан төстә Яңа Әлем авылында уздырылган "Милләтләр кроссы"нда катнашты.
-
Көзге урманга сәяхәт. 16.09.2015

Бүген мәктәпкә әзерлек һәм уртанчылар-зурлар төркемнәре балалары тәрбиячеләр Лилия Мирзасалихова, Фирүзә Закирова һәм кече тәрбиячеләр Гөлнара Фатихова, Нәфисә Давлетовалар җитәкчелегендә көзге урманга сәяхәткә бардылар.
















