МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 46 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Афәрин! 15.12.2017

Республика буенча узган "Буду бдительным на льду и на воде" иҗади эшлэр конкурсының район этабында мәктәпкә әзерлек төркеменнән Газизова Ралинаның (тәрбиячеләре Султанова Л.Х., Әгъләмова Ф.Н.) рәсеме мактаулы 3 урынга лаек булды.
-
Лауреатлар.
11.12.2017
Мәктәпкә әзерлек төркеме (Султанова Л.Х., Аглямова Ф.Н.) Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк", зурлар төркеме (Закирова Ф.Ө., Идрисова А.Н.) Абдулла Алишның "Куян кызы", уртанчылар төркеме (Максутова Л.Р.) "Кем нәрсә ярата" әкиятләре белән "Сәйяр" Республикакүләм театр фестиваль-конкурсында катнашып, лауреат исеменә лаек булдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Афәрин! 02.12.2017

"Все краски жизни для тебя" кул эшләре конкурсында "Бумажная пластика" номинациясендә безнең балалар бакчасыннан Миннегалиева Рәйләнең эше (тәрбиячесе Максутова Л.Р.) мактаулы 2 урынга лаек булды.
-
Конкурс 25.11.2017

Әниләр көне уңаеннан игълан ителгән районкүләм "Все краски жизни для тебя" конкурсында безнең бакча балалары да актив катнашты. Бакча турында җиңү яулаган эшләр район турына җибәрелде.
-
Әниләр көне. 22.11.2017

Бүген бакчабызда гөрләп "Әниләр көне" нә багышланган бәйрәм иртәсе үтте. Барлык әниләрне бу көн белән тәбрик итәбез!
-
Тестирование. 08.11.2017

Бүген Актанышның 1 нче санлы мәктәбе базасында аттестация үтүче тәрбиячеләребез Әгъләмова Р., Әгъләмова Ф., Максутова Л. тестирование үтәләр. Аларга уңышлар телибез.
-
Уңыш бәйрәме 27.10.2017

Бүген бакчабызда тәрбиячеләр Максутова Ләйсән һәм Әгъләмова Филиза җитәкчелегендә уртанчы-икенче кечкенәләр төркеме балалары "Сөмбелә кунакта" дип аталган бәйрәм иртәсе үткәрделәр. Җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Сөмбеләнең кунакка килүе бәйрәм иртәсен тагын да җанландырып җибәрде.
-
Гражданнар оборонасы. 26.10.2017

Балалар бакчасы хезмәткәрләре гражданнар оборонасы укулары буенча үткән эвакуцияләнеп килүчеләрне каршы алу, һәм урнаштыру эшләрендә катнаштылар.
-
Санитар уку. 21.10.2017

Бүген "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә балалар бакчалары тәрбиячеләре, мөдирләре, шәфкать туташларының санитар укуы булды.
-
Укытучылар көне 05.10.2017

Бүген укытучылар көне! Бәйрәмне коллективыбыз белән кафеда билгеләп үттек. Барлык балалар бакчасы хезмәткәрләрен профессиональбәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез.
















