МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
| Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
| E-Mail: | Liliya.Hanifovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
| Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Шәп әйдаман / Замечательный вожатый 28.01.2025

"Шәп әйдаман" район конкурсында Хурматуллина Гүзәл уңышлы чыгыш ясады.
Хурматуллина Гузель успешно выступила в районном конкурсе "Замечательный вожатый".
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү / Разговоры о важном 27.01.2025

Бүген чираттагы "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" класс сәгатьләре узды. Темасы "Ватанны саклаучылар елы".
Сегодня состоялся очередной классный час "Разговоры о важном". Тема классного часа "Год защитника Отечества"
-
Ата-аналар контроле / Родительский контроль 24.01.2025

24 гыйнвар көнне Күҗәкә мәктәбендә ата-аналар комитеты әгъзасы Агултдинова Әнисә укучыларның ашатуларын оештырылуын тикшерде. Әзерләнгән ризыкның сыйфатлы, меню буенча булуын күрде. Тәмен тикшерде. Ашханәдә чисталык булуыннан, балаларның ризыкларны яратып ашавыннан канәгать калды.
24 января в Кузякинской школе член родительского комитета Агултдинов Аниса проверила организацию питания учащихся. Увидела, что приготовленная еда качественная, по меню. Проверила вкус. Она осталась довольна чистотой в столовой, тем, что дети с удовольствием едят.
-
Чаңгы эстафетасы / Лыжная эстафета 24.01.2025

Безнең мәктәп командасы "Ф. З. Әхмәдишин кубогына чаңгы эстафетасы" район ярышларында 1 урынны яулады.
Команда нашей школы заняла 1-место в районных соревнованиях "Лыжная эстафета на Кубок Ф.З. Ахмадишина"
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү / Разговоры о важном 20.01.2025

Бүген чираттагы "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" класс сәгатьләре узды. Темасы "Студентлар көне".
Сегодня состоялся очередной классный час "Разговоры о важном". Тема классного часа "День студента"
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү / Разговоры о важном 13.01.2025

Бүген чираттагы "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" класс сәгатьләре узды. Темасы "Россия матбугаты көне".
Сегодня состоялся очередной классный час "Разговоры о важном". Тема классного часа "День российской печати"
-
Тыюлыклар һәм милли парклар көне / День заповедников и национальных парков России
11.01.2025
11 январь - Россиядә тыюлыклар һәм милли парклар көне. Әлеге уңайдан "Җиребез яме" дигән квест-уен үткәрелде.
11 января - День заповедников и национальных парков в России. По этому случаю была проведена квест-игра "Красота нашей земли".
-
Язмышларга буйсынмас җаннар / Души, не подчиняющиеся судьбе 05.12.2024

5 декабрь көнне Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә җылы хисләргә бай, тирән эчтәлекле “Язмышларга буйсынмас җаннар” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Авырлыклар алдында югалып калмыйча, аяусыз язмышларының зур кыенлыкларына каршы торып иҗат иткән, халык мәхәббәтен, халык күңелен яулаган бөек шәхесләребез Н.Островский, Ф.Яруллин, Р.Шәрипов, Г.Сәгыйров, К.Шафыйкова, И.Хәйруллин, Л.Каһировлар иҗатын тагын бер кат ассызыклап үттек. Кичәгә Адай авылында туып үскән, тормыш сынауларында сынмаган, авыр язмышка юлыккан көчле рухлы Вәсим Галимовны да чакырдык. Ул бүгенге көндә җиде шигырь китабы авторы. Матур шигырьләре белән танылган Вәсим Галимов бүгенге көндә бик күп популяр, халыкчан җырлар авторы. Аның шигырьләренә күренекле композиторлар көйләр язалар, җырларын танылган җырчылар башкара.
Бүгенге кичәдә балалар Вәсим Галимовның шигырьләрен сөйләделәр, Вәсим абыйларына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Шагыйрь белән җылы, эчкерсез аралашу булды. Әдәби-музыкаль чараны укытучы Гөлназ Мәгъдәнурова һәм Күҗәкә авылы китапханәчесе Ләйсән Акмалова әзерләде. Адай авылы китапханәчесе Эльмира Муллаянованың күңелләргә үтеп керерлек җырлары кичәбезне ямьләде.
Вәсим Галимовның язмышы аның шигырьләрендә киң чагылыш таба. Ике күзе дә күрмәгән авторның иҗатка чиксез омтылышы – аның тормышында иң олы җиңүе. Вәсимнең тормышында, иҗатында терәк булган тормыш иптәшенә, әтисенә, туганнарына да без рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Үзе укыган мәктәптә булу, анда алган хис-кичерешләре В.Галимовка тагын да иҗади канатлар куяр. Без аңа яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Ныклы рухлы, талантлы Вәсим Галимов белән горурланабыз.5 декабря в МБОУ “Кузяковская ООШ” прошел литературно-музыкальный вечер "Души, не подчиняющиеся судьбе". Мы еще раз подчеркнули творчество наших великих личностей Н.Островского, Ф. Яруллина, р. Шарипова, Г. Сагирова, К. Шафиковой, И. Хайруллина, Л. Кагирова, которые, не теряясь перед трудностями, преодолевая большие трудности своей беспощадной судьбы, завоевали любовь и сердца народа. На вечер мы пригласили и Васима Галимова, уроженца села Адаево, не сломленного жизненными испытаниями, трудной судьбой. На сегодняшний день он является автором семи книг стихов. Васим Галимов, известный своими красивыми стихами, сегодня является автором многих популярных, народных песен. На его стихи пишут музыку известные композиторы, песни исполняют известные певцы. На сегодняшнем мероприятии учащиеся рассказали стихи Васима Галимова, задавали интересующие их вопросы Васиму Галимову. С поэтом было теплое, искреннее общение. Литературно-музыкальное мероприятие подготовили педагог Гульназ Магданурова и библиотекарь Кузякинской сельской библиотеки Лейсан Акмалова. Песни библиотекаря Адаевской сельской библиотеки Эльмиры Муллаяновой украсили наш вечер. Судьба Васима Галимова нашла широкое отражение в его стихах. Безграничное стремление слепого автора к творчеству – величайшая победа в его жизни. Мы выражаем благодарность супруге, отцу, родным Васима, которые поддерживают Васима в его жизни и творчестве. Посещение школы, в которой он учился, впечатления, полученные в ней, придали В. Галимову еще более творческое крыло. Мы желаем ему новых творческих успехов. Гордимся крепким духом, талантливым Васимом Галимовым.
-
Күңел җылыбызны өләшик / Поделимся душевным теплом 03.12.2024

Мәктәбебездә инвалидлар декадасы чаралары дәвам итә. Мөмкинлеге чикле кешеләр еш кына аралашуга, җылы сүзгә мохтаҗ. Андыйларның күңеле нечкә. Авылыбызда яшәүче Мәүлидә апа укучыларны һәрчак көтеп ала. Аның янында булып хәлен белештек, мәктәп яңалыклары белән таныштырдык. Кыска гына аралашу, очрашу да кайчак бик олы тәэсирләр калдыра. Мәүлидә апа безгә рәхмәтләрен җиткереп, укуда уңышлар теләп калды.
Поделимся душевным теплом В нашей школе продолжаются мероприятия декады инвалидов. Люди с ограниченными возможностями часто нуждаются в общении, теплом слове. У таких тонкая душа. Маулида апа, живущая в нашей деревне, всегда с нетерпением ждет учеников. Мы побывали у неё, ознакомили её со школьными новостями. Даже короткое общение, встреча порой оставляют неизгладимое впечатление. Мавлида апа поблагодарила нас и пожелала успехов в учебе.
-
Ак халатлы фәрештәбез / Ангел в белом халате 02.12.2024

Бүген безнең авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдулла кызы Абдуллинаның гомер бәйрәме -100 яшьлек күркәм юбилее.
Кадерле Нурфика апабыз!
Сезне чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткереп, алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле гомер телибез! Балаларыңның, оныкларыңның һәм оныкчыкларыңның күңел җылысын тоеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын!
Һәрбер иртә сине куандырып
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен
100 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.







