МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
| Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
| E-Mail: | Liliya.Hanifovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
| Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
"Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!" җиңел атлетика ярышы 02.10.2014

28 сентябрь көнне район үзәгендә "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!" җиңел атлетика ярышы үтте.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2014

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде сугыштан соң хәерчелек. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Безнең олыларга, дуслар, Хөрмәтем бик зур минем. Шундый кешеләр булганга Шатланам, туган җирем.
-
Хөрмәтле балалар бакчасы тәрбиячеләре! 29.09.2014

Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Тәрбиячегә беркайчан да җиңел булмады. Тормыш сезгә һәрвакыт югары таләпләр куйды. Бүген алар күп тапкыр артты. Без яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез һәм бүген искечә эшли алмыйбыз: заман үзгәрә, яңа мәгариф стандартлары кертелә. Хөрмәтле тәрбиячеләр, һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Хөрмәтле тәрбиячеләр! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Тәрбияче кеше гыйлем иясе дә,
Әни кебек үзе мөлаем.
Зирәк сүзен кызганмаган
Бу дөньяда бар соң кем тагын?
Тәрбияче мәңге онытылмый
Хөрмәт-сөю һәрчак саклана.
Сабыйлары оясына очкан коштай
Вакыт табып сагынып кайталар.
Тәрбиячем, җанга якын кешем
Кыласыз сез бары изгелек.
Гамәл, киңәшегез үзегезгә
Бирсен иде бары игелек!
Без телибез сезгә олы бәхет,
Озын гомер, бетмәс шатлыклар.
Барыр юлларыгыз озын булсын,
Ашыкмасын килер картлыклар.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
-
Җиңел атлетика - йөгерү 29.09.2014

Җиңел атлетика — иң популяр һәм массалы спорт төрләренең берсе. Бүген җиңел атлетика программасына 31 дисциплина керә. Аларның 26-ы Олимпия уеннары программасына кертелгән.
Археологлар әле дә безнең борынгы бабаларыбыз ук җиңел атлетика турында белгәннәр, ярышканнар дигән фактка дәлилләр табып торалар. Мисал өчен, БорынгыСпартада кайбер гимнастик күнегүләр белән беррәттән йөгерү дә малайларны һәм кызларны тәрбияләүнең мәҗбүри программасына кертелгән булган. Әмма җиңел атлетика тарихы Борынгы Грециядәге Олимпия уеннары вакытында оештырылган йөгерү ярышларыннан соң башланган, дип санала. Әлеге вакыйга безнең эрага кадәр 776 елда була.
Чыганак: http://tt.wikipedia.org/wiki/%D2%96%D0%B8%D2%A3%D0%B5%D0%BB_%D0%B0%D1%82%D0%BB%D0%B5%D1%82%D0%B8%D0%BA%D0%B0
-
Бөтенроссия олимпиадалары - математика 24.09.2014

Бүген 5-9 кл укучылары өчен математика фәне буенча олимпиада үткәрелде. Укучылар бөтенроссия олмипиадаларына катнашу буенча белемнәрен барлыйлар.
5-6 класс укучыларына 120 минут, 7-8 класс -180, 9 класс - 240 минут вакыт бирелә.
-
Бөтенроссия олимпиадалары - тарих 23.09.2014

6-9 класс укучылары Гомуми тарих һәм Россия тарихы буенча белемнәрен олимпиадада сынадылар.
-
Бөтенроссия олимпиадалары - мәктәп этабы 22.09.2014

6-9 класс укучылар биология фәне буенча олимпиада биремнәрен үтиләр. Мәктәп этабында җиңүче район этабында катнашу хокукы ала.
-
Методика оценки уровня квалификации педагогических работников 17.09.2014

Методика оценки уровня квалификации педагогических работников
-
Татар-башкорт көрәше 17.09.2014

13 сентябрь көнне милли татар-башкорт көрәше буенча укучылар командасы 2 урынны яулады. Укучыларга һәм укытучы Садертдинов М.М. рәхмәт белдерәбез.
-
Көрәштә 2 урын 17.09.2014

13 сентябрь конне милли татар-башкорт көрәше буенча сайлап алу турында 5 класс укучысы Хайбиев Айгиз 2 урынны яулады. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.







