МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
| Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
| E-Mail: | Liliya.Hanifovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
| Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсы 13.03.2015

Бүген мәктәптә Г.Тукай исемендәге шигырьукучылар конкурсының мәктәп этабы узды. Анда иң яхшы укучылар билгеләнде. Алар куст этабында көчләрен сынаячаклар.
-
Бишенче бөтенрәсәй Г.Тукай укулары 13.03.2015

«Сез кайсы халыктан?” - дисәләр,
Батырлар исемен атадым” Р.Вәлиев
Әлеге тема астында 5-9 класс укучылары арасында шигырь сөйләү конкурсы узды. 5 класс укучылары Зиатдинова л.В., Маликова Ю.А., Хайбиев А.Р.лар үзләрен иң яхшы нәфис сүз осталары итеп таныттылар.
-
Информатика укытучыларының район семинары 13.03.2015

11 март көнне Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә информатика укытучыларының район семинары үтте. Информатикадан ачык дәрес, чара һәм шәхескә кагылышлы мәгълүматны саклау турында сөйләшү булды.
-
Созвездие - Йолдызлык
06.03.2015
4 март көнне укучылар Тат Суксу мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык 2015" фестиваленең куст этабында чыгыш ясадылар.
-
Әниләр бәйрәме
06.03.2015
1-4 класс укучылары һәм класс җитәкчеләре 8 март бәйрәменә әниләргә концерт номерлары күрсәттеләр. Укучылар үзләре ясаган бүләкләрне тапшырдылар һәм концерт номерларын күрсәттеләр.
-
Парк һәм скверлар 06.03.2015

Парк һәм скверларның макетын ясау буенча конкурс узды.
-
Сезнең гамәл безгә зур үрнәк 28.02.2015

27 февраль көнне Бөек Ватан сугышы ветераннары Тимиров Җирдис абый һәм Абдуллина Нурфика апа белән очрашу үтте. Укучылар һәм укытучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар һәм чәчәкләр бүләк иттеләр. Яңадан ветераннарга сүз бирелде. Алар тыныч тормыш матурлыгын тоеп яшәүнең бик кадерле булуын әйттеләр һәм киләчәк буынга имин тормыш, акыл һәм физик саулык теләделәр.
-
Әлифба бәйрәме 28.02.2015

Әлифбада утыз тугыз
Хәрефне без өйрәндек,
Җырлар итеп җырладык та,
Шигырь итеп сөйләдек.
27 февраль көнне 1 класс укучылары “Әлифба” бәйрәмен билгеләп үттеләр. Алар бүген бар хәрефне, авазны укый, тыңлый, яза белә.
-
Чаңгы ярышы 28.02.2015

Бүген Күҗәкә төп гомуми белм бирү мәктәбенең 5 укучысы депутат Гильмутдинов И.И. призына чаңгы ярышында катнашалар. Укучыларга әлеге ярышта уңышлар телибез.
-
Шефлык 17.02.2015

6 класс укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Тимиров Җирдис абыйга, ветеран укытучы Ахметханова Мәфкыя апага шефлыкка бардылар. Укучылар кар көрәделәр, бозларын ваттылар, кулдан килгән барысын да эшләделәр.







