МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
| Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
| E-Mail: | Liliya.Hanifovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
| Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Җиңел атлетика 19.10.2015

17 октябрь көнне укучылар спорт мастеры Фирдәвис Шаемов исемендәге кросста катнаштылар.
-
Шәфкатьлелек бизи кешене 16.10.2015

Укучыларыбыз турында яхшы фикерләр ишетү бик тә күңелле. Өлкәннәр көне уңаеннан Күҗәкә мәктәбе укучылары өлкәннргә кулдан килгән кадәр ярдәм иттеләр. 9 октябрь көнне 7 класс укучылары озак еллар мәктәптә эшләгән ветеран-укытучы Мәфкия апага ярдәм итәргә бардылар.
-
Межрегиональные предметные олимпиады 08.10.2015

Организатором Межрегиональных предметных олимпиад является Казанский (Приволжский) федеральный университет. Общую координацию проведения Олимпиад осуществляет Центр довузовского образования КФУ.
Олимпиады проводятся на добровольной основе среди обучающихся 9, 10, 11 классов осваивающих образовательные программы среднего общего образования.
Участие в Олимпиадах бесплатное.
Источник: http://kpfu.ru/edu/dovuzovskoe-obrazovanie-v-kfu/centr-dovuzovskogo-obrazovaniya/mezhregionalnye-predmetnye-olimpiady
-
Бер җылы сүз 06.10.2015

Безнең мәктәптә тимурчылык эше күп еллар инде эшләп килә. Әлеге чарага 1-9 класс укучыларының барысы да тартылган. Укучылар төрле акцияләрдә катнашалар. Өлкән укытучыларны, сугыш ветераннарын бәйрәмнәр белән котлыйлар.
“Өлкәннәр көне” һәм “Укытучылар көне” уңаеннан 6 класс укучылары ветеран укытучылар Мөхәммәтова Зәнфирә апа, Хаҗиев Сәяф абый һәм мәктәптә эшләгән хезмәткәрләр Хаҗиев Равил абый, Валиева Мәкмүнә апаларны бәйрәм белән котладылар.
-
“Ветераннар, Сез безнең горурлык” 06.10.2015

Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Күҗәкә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Ветераннар, Сез безнең горурлык” рәсем конкурсында катнашалар. Әлеге чара укучыларны рәсем сәнгатенә тарту, аларның зәвыгын үстерү, иҗади талантларын тормышка ашыру өчен оештырылды.
-
Сезнең тормыш безгә үрнәк 06.10.2015

Ел саен октябрь аенда ветеран укытучыларыбызны “Өлкәннәр көне” һәм “Укытучылар көне” белән котлыйбыз.
Безнең илдә укытучы һөнәре бик зур мәгънәгә ия. Яхшы укытучы укучының күңелендә, йөрәгендә яши. Кешеләрнең кылган гамәлләрендә һәм уйларында алар безгә үрнәк булып әйләнеп кайта.
Шуның өчен без дә октябрь аен аерым бер дулкынлану белән көтеп алабыз. Бу көнне без укытучыларбызга хөрмәтебезне тагын бер мәртәбә күрсәтергә ашкынабыз.
Шул уңайдан бүген мәктәпкә ветеран укытучыларыбызны бәйрәмгә чакырдык. Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Хаҗиев Сәяф абый, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәмәтдинова Зәнфирә апа, башлангыч класс укытучылары Әхмәтханова Мәфкыя апа һәм Мөхәммәтова Җүәйрә апа, тарих һәм география укытучысы Гомәрова Халидә апа, математика һәм информатика укытучысы Гомәров Фикус абыйлар кунакка килде. Ветеран укытучыларыбыз өчен укучылар тарафыннан концерт номерлары күрсәтелде.
-
Математикадан мониторинг 02.10.2015

Бүген 5 класс укучылары математика фәненнән мониторинг үттеләр.
-
Олимпиадалар
01.10.2015
21 сентябрьдән мәктәптә бөтенрәсәй фән олимпиадаларының мәктәп этабы уза. 4-9 класс укучылары экономика, тарих, математика, физика, хокук, экология, астрономия, рус теле, инглиз теле, биология фәннәреннән олмипиада эшләрен башкардылар. Укучыларның олимпиада эшләре тикшерелде. Җиңгән укучылар район этабында катнашачаклар.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2015

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде сугыштан соң хәерчелек.
Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
-
Башлангыч диагностика 30.09.2015

5 класс укучылары рус теленнән мониторинг үттеләр. Укучыларга 20 төрле эш бирелде. Анда тест эшләү, белдерү язу, репликалар төзергә тәкъдим ителгән иде.







