МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
| Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
| E-Mail: | Liliya.Hanifovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
| Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Котлыйбыз сезне, әтиләр! 21.02.2017

Бүген башлангыч класс укучылары мәктәптә "Ватанны саклаучылар" көнен үткәрәләр. укучылар бәйрәмгә шигырьләр, җырлар, сәхнәләштергән күренешләр күрсәтәләр. Һәм үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен дә тапшырачаклар. Мәктәп залында Ватанны саклаучыларга багышланган рәсем конкурсының эшләре куелды.
-
Иң шәп әйдаман 11.02.2017

10 февраль көнне "Иң шәп әйдаман" республика конкурсының муниципаль этабында 7 класс укучысы Маликова Юлия А. катнашты. Ул "Иң яшь әйдаман" номинациясендә җиңү яулады. Аны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Әлифба бәйрәме 2017 08.02.2017

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
-
Химия атналыгы 08.02.2017

Бүген, химия атналыгы кысаларында мәктәптә "Кем отличник булырга тели" уены үтте. Ярыш 8-9 класс укучылары арасында барды. Сайлап алу туры үткәннәр төп уенда катнаштылар.
-
Йолдызлык 2017 07.02.2017

-
Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы җитәкче 07.02.2017

20 гыйнвар көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы җитәкче" бәйгесенең район этабы булып узды.
Күҗәкә мәктәбеннән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәзинә Зиннуровна катнашты. -
Встреча с представительницей ГИБДД 06.02.2017

26 января в МБОУ «Кузякинская ООШ» прошла встреча с представительницей ГИБДД Актанышского муниципального района с Расимой Загитовной Саетовой. Расима Загитовна провела беседу по профилактике безопасности дорожного движения.
-
Алтын шайба 2017 04.02.2017

31 январь көнне мәктәп укучылары Бөтенрәсәй "Алтын Шайбы 2017" ярышының зональ этабын чыгыш ясадылар. Яңа Кормаш мәктәбендә хоккей уены буенча спорт ярышында катнаштылар һәм икенче урынны яуладылар.
-
Огневой рубеж - Ут сызыгы 04.02.2017

3 февраль көнне Күҗәкә мәктәбе укучылары Ситдикова Р.Р., Нармуратов И.Д. юнармеецлар очен "Ут сызыгы" ярышында катнаштылар.
-
ТИН укытучылары семинары 02.02.2017

27 январь көнне район тормыш иминлеге нигезләре укытучылары МБ нең семинары үтте. Киңәшмә хәрби-патриотик айлыкны оештыру турында булды.







