МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
| Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
| E-Mail: | Liliya.Hanifovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
| Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Ата-аналар җыелышы 12.09.2017

12 сентябрь көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибендә вакцинация, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү,хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләре каралды. Чарада полиция майоры, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенең өлкән инспекторы Ахунова Ания Анил кызы, фельдшер, чыгыш ясады.
-
Класс сәгате "Аеклык көне" 11.09.2017

Бүген класс сәгатьләре сәламәт тормыш алып баруга багышланып үткәрелде.
-
Без хәтерлибез 02.09.2017

Мәктәптә 2 сентябрьдә класс сәгатьләре террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелде. 2004 елның әлеге көнендә террористлар Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге мәктәпне шартлатып, меңнән артык гаиләгә кайгы китерде, 300 дән артык кешене һәлак итте. Меңнән артык гаилә дию генә аз, ил буйлап барча кешене тетрәндерде бу афәт. Һәлак булган балаларның да бәхеткә хакы бар иде бит. Күҗәкә төп гомуми белем мәктәбенең укучылары катнашындагы әңгәмә барышында хәзерге заман җәмгыятендә игелекле һәм начар гамәлләр турында сүз алып барды. Укучылар өчен террорчылыкка каршы һәм шәхси иминлек буенча инструктаж уздырылды.
-
Белем бәйрәме 01.09.2017

Хөрмәтле укучылар, мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, әти-әниләрне ихлас күңелдән Белем көне белән котлыйбыз.
Яңа уку елын һәр гаилә зур әзерлек белән көтеп ала. Белем бәйрәме – мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче нәниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар өчен дә дулкынландыргыч көн.
Укучыларыбыз белемле булсыннар, яңалыкка омтылсыннар, заман белән бергә атласыннар өчен мөгаллимнәрдән зур хезмәт, тырышлык һәм түземлек таләп ителә. Укучылар да сынатмаслар, белем һәм осталыкларын төрле бәйге-ярышларда, олимпиадаларда күрсәтерләр дигән өметтә калабыз. Яңа уку елы һәркемгә яңа уңышлар алып килсен. Һәммәгез дә сәламәт булыгыз, сезгә күтәренке рух һәм бәхет телибез.Белем бәйрәме
-
Табигать баласы 31.08.2017

9 класс укучысы Нармуратов И.Җ. "Табигать баласы" рәсем конкурсында катнаша.
-
Җәй. Лето. Summer. 01.06.2017

Җәйге каникуллар белән!
-
Балалар сабантуе 31.05.2017

31 май көннемәктәпкүләмендә балалар сабантуе үтте. Укучылар төрле уеннарда катнаштылар.
-
Акция "Тәмәкесез тормыш" 31.05.2017

31 май Бөтендөнья тәмәкесез көн буларак билгеләп үтелә. Тәмәкенең зарары турында медицина хезмәткәрләре һәм укытучылар гына түгел, наркоконтроль хезмәткәрләре дә әңгәмәләр алып бара. Бу юлы аларның ярдәмчеләре дә бар иде – “Минем Ватаным тәмәкесез” акциясен үткәрергә җыенучы “Мөстәкыйль балалар” дип аталган наркотикларга каршы проектта безнең укучылар да катнашты.
-
Соңгы звонок 25.05.2017

Баш очыннан ак болытлар ага
Ак болытлар – безнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый
Алар шулай ап-ак калачак
Ак болытлар безнең балачак.
-
Химиядән республика контроль эше 15.05.2017

Бүген мәктәп укучылары республика контроль эшләрен эшләүне дәвам итәләр. 8 кл та химия фәненнән контроль эш үтә.







