МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
| Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
| E-Mail: | Liliya.Hanifovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
| Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Килде ул көн 08.05.2018

Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
-
9 кл укучылары янә сынау тапшыра 04.05.2018

5 май көнне 9 класс укучылары математика фәне буенча имтихан тапшырып карыйлар.
-
Мәктәптә өмә 03.05.2018

Һәр елны апрель азагында әйләнә-тирәне чистарту-төзекләндерү буенча өмә үткәрү - күптәннән килә торган күркәм традиция. Кардан арчылган урам һәм тыкрыкларда, елга буйларында, юл кырыйларында байтак чүп-чар килеп чыга. Май бәйрәмнәренә кадәр авылыбызны ялт иттереп чистартып куярга кирәк бит.
-
Карга туе - карга боткасы 03.05.2018

Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр. Алар язны җылы яктаан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар.Бәйрәм көнне балалар өйдән-өйгә йөргәннәр,Карга боткасы бәйрәменә сый җыйганнар. Аннан соң балалар су буйларына, аланнарга
җыйналганнар. Аланда ботка пешергәннәр, җырлар җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар, биеп күңел ачканнар, бергәләшеп ботка ашаганнар.Бәйрәм ахырындабалалар ботканы каргаларга калдырып киткәннәр.
-Рәхмәт, кошкайлар, безгә яз алып килдегез,-дигәннәр алар.
Каргалар балалар кайтып киткәч, «Кар! Кар! Әйбәт дуслар бар-бар!»-дип каркылдап рәхмәт әйткәннәр, тәмле ботка ашаганнар.
-
Парламент дәресе
28.04.2018
23-28 апрель көннәрендә Бердәм парламент дәресләре үтә. Әлеге чарада безнең мәктәп укучылары да катнашты.
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2018

Бүген мәктәп күләмендә туган тел һәм Габдулла Тукайга багышланган кичә үтте. Укучылар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
4 кл математикадан ВПР 24.04.2018

Бүген 4 класс укучылары математика фәне буенча ВПР эшләүне дәвам иттеләр. Укучыларга 45 минут вакыт эчендә 11 төрле бирем каралды.
-
5 кл та тарихтан ВПР 24.04.2018

Бүген 5 кл укучылары янә бөтенрәсәй тикшерү эшләрен башкаралар. Укучылар тарих фәненнән ВПР эшлиләр.
-
Район баскетбол ярышы 24.04.2018

Район баскетбол ярышында катнашып кызлар команасы 2 урын, малайлар командасы 3 урынны яулады. Тренерлары Садертдинов М.М. һәм укучыларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Баскетбол ярышы 19.04.2018

Бүген Күҗәкә мәктәбендә баскетбол ярышының куст этабы уза. Яхшый,Әтәс, Зөбәер һәм безнең мәктәп укучылары уйныйлар.







