МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
| Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
| E-Mail: | Liliya.Hanifovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
| Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район киңәшмәсе 28.11.2018

28 ноябрь көнне Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә «ФДББС шартларында дәрестән тыш эшчәнлек аша укучыларның танып - белү активлыгын үстерү» дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шарафетдинова Н.В. катнашты. Киңәшмәдә Р. Р.Фаррахова «Тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүзләр булган җөмләләрдә тыныш билгеләре» темасына 9 нчы сыйныфта ачык дәрес күрсәтте. Укытучылар Р.Р. Фаррахова, М.Н. Камалова әзерләгән «Җырлы –моңлы чал тарихлы син, и, газиз туган җирем» дип исемләнгән дәрестән тыш чара кунакларның күңелендә җылы хисләр калдырды. Эшлекле сөйләшүдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе И.Р.Фатхелова сентябрь аенда булып узган мәгарифкә күзәтчелек итү департаменты тикшерүе нәтиҗәләре белән таныштырды. Республика олимпиадасының муниципаль туры һәм төп дәүләт имтиханына әзерлек мәсьәләләре каралды. Район мәгариф бүлеге идарәсе һәм мәктәп коллективы көче белән оештырылган әлеге чара уңышлы узды.
-
"Көз бәйрәме" мәкаләсе 28.11.2018

8 класс укучысы Бусыгина Руфинәнең "Актаныш таңнары" гәҗитендә "Көз бәйрәме" дип исемләнгән мәкаләсе басылып чыкты. Бу мәкаләдә ул мәктәбебездә үткәрелгән "Көзге ярминкә" һәм "Көзге бал" бәйрәмнәрен тасвирлап бирде. Руфинә, яңадан-яңа мәкаләләр көтеп калабыз синнән! Уңышлар сиңа!
-
Кто хочет стать отличником по английскому языку 28.11.2018

28 ноября в рамках недели английского языка была организована игра "Кто хочет стать отличником по английскому языку". В игре приняли участие учащиеся 5-9 классов. Учащимся игра очень понравилась.
-
Кроссвордлар чишү 27.11.2018

27 ноябрь көнне 5-7 класс укучылары инглиз телендә кроссвордлар чиштеләр.
-
Олимпиада по биологии 27.11.2018

Ученица 7 класса нашей школы Фаррахова Зиля стала призером муниципального этапа Всероссийской олимпиады по биологии. От всей души поздравляем Зилю с победой! Удачи на остальных олимпиадах и конкурсах!!!
-
Әниләр бәйрәме 26.11.2018

Әни сүзе - иң бөек сүз, Юк аңа һич алмаш, Иң-иң әйбәт кешеләр дә Әни кебек булалмас. Әни! Нинди зур сүз бу! Әйткән саен, ул сүз яңа мәгънә алып килә. Әниләр шул сүздән шатлыгыңны да, борчуыңны да, нәрсә уйлаганыңны да белә. Алай гына да түгел, шушы сүз аша әни синең йөрәгеңә үтеп керә. Чөнки әни сүзе йөрәктән туа. Ә йөрәктән чыккан йөрәккә керә, ди халкым. Әни диеп әйтә алсаң, син инде көчле дә, бәхетле дә. 25 ноябрь Россиядә Әниләр көне буларак билгеләнә. Бу бәйрәмне зурлап уздыру матур бер гадәткә керде. Әлеге дата уңаеннан мәктәбебездә дә төрле чаралар үткәрелә. 1-4 сыйныфларда Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе оештырылды.
Балалар күңелнең иң түреннән чыккан теләкләрен,җырларын, биюләрен - барысын чын йөрәктән әниләренә җиткерделәр. Әниләр белән бергә оныкларын яраткан, иркәләп үстергән,тәмле ризыклар белән сыйлаган дәү әниләребезне дә бәйрәм белән тәбрик иттек. Әниләр дә, үз чиратында, балаларны, дәү әниләрне, татар биюе, үзләре әзерләгән шигъри теләкләре белән сәхнәдә чыгыш ясадылар.
Барыбыз да беләбез, бәйрәм бүләксез булмый. Нәни куллары белән балалар әниләренә бүләк ясадылар. Әниләргә бик хуш килде ул. Әйе, җир йөзендә иң кадерле кешеләребезнең берсе -ул әниләребез. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә Шатлыкларыбызны да зур итеп күрә белүче дә Әни. Без аларны яратырга, хөрмәт итәргә, һәрвакыт булышырга тиешбез! Бәйрәмнәрегез котлы булсын!
-
Инглиз теле атналыгы 26.11.2018

26 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр мәктәбебездә инглиз теле атналыгы үтә.
-
Иң дус сыйныф 22.11.2018

Беренче урын алу өчен ярышның кызу булачагы коридордан ук аңлашыла иде инде. Биредә укытучылар, әти-әниләр, укучылар жюри карамагына тәкъдим ителгән күргәзмә тирәсендә кайнашалар. Әлеге күргәзмәдә - укучыларның уңышларын, сәләтләрен раслаучы мактау кәгазьләре, фотолар, стена газеталары, плакатлар, иҗади проектлар һәм тагын әллә ниләр урын алган иде. Республика күләмендә өченче ел рәттән оештырылучы бәйгенең район этабында бүген 24 мәктәпнең ата-аналар комитеты вәкилләре катнашты. Әти-әниләр комитеты мәктәпнең, сыйныф җитәкчесенең уң кулы дияргә кирәк.
Кайсы гына өлкәне алып карасак та, аларның берсе генә дә ата-аналар комитеты катнашыннан башка узмый.
Мәктәп һәм ата-аналарның тыгыз элемтәдә эшләп, матур нәтиҗәләргә ирешүенең тагын бер сәбәбе, ул да булса, әти-әниләрнең бәйрәмнәрдә генә түгел, дәресләр вакытында да укучыларның үз-үзләрен тотышы, дәрес барышы белән даими танышып барулары. Бу алым укучыларда үзтәнкыйть дигән бик мөһим сыйфат тәрбияли. Күзәтүләрдән чыгып әйтә алабыз, сыйныфта иң шук яисә тыңлаусыз бала да, әти-әниләр дәрестә кунак булып киткәннән соң иң тәртипле укучыга әверелә. Бу һич кенә дә куркыту алымы түгел, ә бары тик үзенең эш-гамәлләренә шәхсән үзенә нәтиҗә ясарга ирек бирү дигән сүз.
Кыскасы, балаларның укудагы өлгереше, тәртибе һәм ныклыгы иң беренче чиратта сыйныф җитәкчесенә бәйле булса, ата-аналар комитеты белән берлектә оештырылган максатчан эшләр дә зур роль уйный дияргә кирәк.
Әлеге чарага жюри рәисе буларак чакырылган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары да мәктәп белән ата-ана бәйләнешенең мөһимлеген ассызыклады.
- Шушы ике звено бер улып эшләгәндә генә нәтиҗәләргә ирешеп була. Менә шушындый бәйге-конкурслар аша да ата-аналарны мәктәпкә якынайтырга кирәк, - диде Ләйсән Фоат кызы. Командаларның визит карточкасын, күргәзмәләрен, проект эшен яклауны үз эченә алган бәйгегә гадел бәяне бүген махсус жюри составы бирде. Аның эшчәнлегендә районның мәгариф идарәсе башлыгы Нәфисә Шәфыйкова да катнашты. Ни дисәк тә, балаларның укудагы өлгереше, тәртибе һәм ныклыгы иң беренче чиратта сыйныф җитәкчесенә бәйле булса, ата-аналар комитеты белән берлектә оештырылган максатчан эшләр дә зур роль уйный дияргә кирәк.Ә бәйгегә килгәндә, әти-әниләр бәйге барышында моны үз үрнәкләрендә раслады. Камиллекнең чиге юк, шуңа да бу бәйге үсәр, камилләшер һәм тәҗрибә уртаклашыр өчен бер мәйдан булды. -
Экскурсовод буласың килсә... 21.11.2018

Соңгы елларда эшче һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан WorldSkills хәрәкәтенә аеруча нык игътибар бирелә башлады. Төрле өлкәләргә компетенцияле, халыкара таләпләргә туры килә торган белгечләр әзерләү төп бурычларның берсе булып кала. Ә инде 2019 елда WorldSkills чемпионатының Татарстанда үткәрергә планлаштырылуы аның әһәмиятен тагын да арттыра шикелле. Аңа әзерлек йөзеннән WorldSkills башта регионнарда, төбәкләрдә уздырыла. Мәгълүм булганча.WorldSkills үз эченә күп кенә компетенцияләрне ала. Шуларның берсе булып, экскурсия маршруты төзү һәм туризм тора. Әлеге юнәлеш буенча укучыларны һәм техникум студентларын якыннан таныштыру максатыннан 21 ноябрь көнне районыбызга Казан инновацион институты укытучысы һәм Казан шәһәре буенча экскурсоводы Ди-ләрә Зиннурова һәм студентлары килде. Алар катнашучыларга WorldSkillSның нәрсә аңлатуын ныклап төшенергә ярдәм иттеләр. Әлеге чемпионатта төп җанатарларның эш бирүчеләр икәнлеген ассызыкладылар. Чөнки эш бирүчеләр нәкъ менә шул чемпионатта алдынгы урыннар яулаган иң-иңнәрне үзләренә эшкә чакыра да инде.
- WorldSkills халыкара чемпионатка әзерлек йөзеннән үткәрелүче регионара бәйгеләрдә безнең техникум укучылары һәм балалар иҗат үзәгенә йөрүче балалар да катнаша. Әлеге хәрәкәтнең әһәмияте бик зур дип исәплим. Казан инновацион институты белгечен һәм студентларын да юкка гына чакырмадык. Чөнки киләчәктә үзебезнең районда да туризм юнәлеше киң җәелер дигән ышаныч бар. Бүген әлеге юнәлеш буенча ныклап кызыксынган укучылардан аерым төркем туплап, киләчәктә әлеге институт белән эшчәнлегебезне дәвам итәргә уйлыйбыз. Төп максат, Татарстан һәм Актаныш районының үзенчәлекләрен туристларга аңлатып бирердәй кадрлар әзерләү булып тора. Алар туган телебезне, рус, инглиз телләрен яхшы белергә тиеш булалар. Шулай ук Татарстан, район тарихын да белергә тиешләр,-ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова.
- Без укучыларны шушы чемпионат белән якыннанрак таныштыру өчен килдек. Аның экскурсия маршрутын төзү һәм, туризм дигән компетенциясе буенча ныклап аңлатачакбыз. Һәм шуннан соң, Актанышта чемпионатта катнашырга теләк белдерүчеләр саны артыр дип өметләнәбез, -ди Диләрә Зиннурова.
WorldSkills чемпионатының регион этабында экскурсия маршруты төзү һәм туризм компетенциясе буенча беренче урынны яулаган Казан инновацион институты студентлары Анна Михайлова белән Юлия Гераева укучыларга үзләренең уңышлары хакында сөйләделәр. Чемпионатта катнашу өчен нинди сәләтләр булырга тиешлеге хакында аңлаттылар. Һәм укучылар белән аерым төркемнәрдә эшләделәр. Җанлы аралашу барышында мәктәбебездән катнашкан Маликова Юлия һәм Ситдикова Алсуда әлеге компетенция буенча кызыксыну тугандыр дип ышанабыз.
-
"Общество Взаимной Заботы:особенный ребёнок" 20.11.2018

20 ноября в Центре детского творчества, НОУ ДПО "Центр социально- гуманитарного образования" провел семинар на тему "Общество Взаимной Заботы:особенный ребёнок". Семинар направлен на повышение профессиональных компетенций педагогов образовательных учреждений и психолого-педагогической грамотности родителей, имеющих детей с ОВЗ.







