Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Картлар йортында 07.12.2017

7 декабрь көнне мәктәбебез укучылары Пучы Картлар йортында булдылар Безнең авылдан да монда Мурзина Гөлбикә апа тәрбияләнә.
Укучылар хәлләрен белеп, концерт номерлары бүләк иттеләр.
-
мөмкинлеге чикләнгәннәр ункөнлегендә 01.12.2017

1 декабрь көнне Мөмкинлеге чикләнгәннәр көне уңаеннан мәктәптә ярминкә үткәрелде. Аннан кергән акчага пакет тутырылып, тапшырылды.
-
"Дус класс серләре" бәйгесендә 30.11.2017

30 ноябрь көнне районда ата-аналар комитеты конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Мәктәбебезнең 7 класс укучылары, ата-аналары, класс җитәкчесе Р.Х.Имамова катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
"Йолдызлар-йолдызчыклар" 28.11.2017

28 ноябрь көнне авылыбыз мәдәният йортында ата-аналар һәм балалар катнашында "Йолдызлар-йолдызчыклар" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Чара Әниләр көне уңаеннан үткәрелде. Әниләренә, әбиләренә балалар тарафыннан бары җылы хисләр, җылы сүзләр, үз куллары белән эшләнгән бүләкләр тапшырылды.
-
Бәйрәмдә 25.11.2017

25 декабрь көнне авылыбыз мәдәният йортында опекага алынган балалар катнашында "Әнием бар шул минем" дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрелде. Бәйрәмне авылдашыбыз, күп бала алып тәрбияләгән Сабитовлар гаиләсе оештырды.
-
"Тамчы"да-бәйрәмдә 23.11.2017

23 ноябрь көнне "Тамчы" балалар бакчасында Әниләр бәйрәме уңаеннан Гаилә бәйрәме үткәрелде.
-
Ата-аналар җыелышында 16.11.2017

10-15 ноябрь көннәре арасында мәктәптә класслар арасында ата-аналар җыелышы үтте. Класс җитәкчеләре ата-аналарны 1 чирек нәтиҗәләре буенча таныштырдылар. Барлык гаиләләрнең дә ЕСИА га тоташулары буенча сөйләшү алып барылды. Презентация каралды. 9,11 класс укучыларының ОГЭ, ЕГЭ га әзерлекләре буенча фән укытучыларының да чыгышлары тыңланды.
-
Каникулда
02.11.2017
Мәктәбебездә каникул вакытында график нигезендә 9 һәм 11 класс укучылары өчен ОГЭ, ЕГЭ әзерлек консультацияләре оештырылды.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу
02.11.2017
2 ноябрь көнне мәктәбебездә районыбызның ЮХИДИ хезмәткәре Сәетова Р.А. һәм бәлигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Динара ханым белән очрашу үткәрелде. Укучылар кроссвордлар, табышмаклар чиштеләр. Кино, клиплар карадылар. Сорауларга җавап таптылар.
-
Техникумга экскурсия 31.10.2017

31 октябрь көнне Актаныш техникумында ачык ишекләр көне үткәрелде. Мәктәбебезнең 9 класс укучылары класс җитәкчесе Магданурова Гөлнара Хәбир кызы белән шунда катнаштылар. Үзләренең теләгән сорауларына җавап таптылар.










