Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Инша язу конкурсы 24.01.2014

Районда 3-4 класслар арасында инша язу конкурсы үткәрелде. Зонада 4 класс укучысы Хабибуллина Айзилә 2 урын (укытучысы Рашитова Н.Н.), 3 класстан Сибгатуллин Азамат 1 урынга (укытучысы Самигуллина Ф.И.) лаек булдылар. Сибгатуллин А. Район турына үтеп 3 урын яулады.
-
"Бөек математиклар" 24.01.2014

Бүген 9 - 11 класслар өчен "Бөек математиклар" темасына Имамова Р. Х. лекция укыды. Укучылар күренекле галимнәрнең тормыш юлы, эшчәнлеге белән таныштылар.
-
Ата - аналар җыелышы 23.01.2014

Бүген 9, 11 нче класс укучыларының ата - аналар җыелышы үткәрелде. Анда ГИА, ЕГЭ нәтиҗәләре һәм яңалыклары белән таныштырылды.
-
Ярат математиканы 23.01.2014

Бүген 7 - 8 нче класслар арасында Якиева Г Н тарафыннан әзерләнгән "Ярат математиканы" интеллектуаль уен үткәрелде.
-
Математик ралли 22.01.2014

Бүген 5 - 6 нчы класслар арасында Имамова Р Х тарафыннан әзерләнгән "Математик ралли" уен - ярыш үткәрелде. Ярыш кызыклы уеннар, мавыктыргыч биремнәр белән үрелеп барды, укучылар бик теләп катнашты.
-
Математикадан ачык дәрес. 21.01.2014

Бүген математика атналыгы нигезендә Якиева Г. Н. 7 нче класста "Өчпочмаклар тигезлегенең икенче билгесе" темасы буенча ачык дәрес үткәрелде.
-
Математик карусель. 21.01.2014

Бүген 5 - 11 нче класслар арасында Имамова Р. Х. җитәкчелегендә мәктәпкүләм "Математик карусель" конкурсы үткәрелде. Монда һәр класстан өчәр укучы катнашты, алар ЕГЭ эшләре тибындагы мәсьәләләр чиштеләр .
-
Математика атналыгын ачу. 20.01.2014

20 январьдән 25 январьгә кадәр безнең мәктәптә "Математика атналыгы" дип игълан ителде. Буген иртәнге линейкада атналыкны ачу тантанасы булды һәм математика укытучысы Якиева Гөлназ Насимовна атналыкның планы белән таныштырды, барлык укучыларны да актив катнашырга чакырды. Шулай матур итеп математика атналыгы башланып китте.
-
Инша язу конкурсы 18.01.2014

18 нче январь көнне Сәфәр урта мәктәбендә башлангыч класс укучыларының инша язу конкурсы булып узды. Анда 3 нче класс укучысы Сибгатуллин Азаматның (укытучысы Самигуллина Ф. И.)"Туган авылым" темасына язылган иншасы 1 нче урынны, ә 4 нче класс укучысы Хабибуллина Айзиләнең (укытучысы Рашитова Н. Г) "Туган ягыбызга кыш килде" иншасы 2 нче урынны яулады. Аларны һәм әзерләгән укытучыларны бу җиңүләре белән котлыйбыз. 24 нче январьда районда үтәчәк конкурста Сибгатуллин Азаматка уңышлар теләп калабыз.
-
Учитель года - ОБЖ
17.01.2014
17 нче январь көнне "Учитель года - ОБЖ" конкурсы нигезендә 8 нче класста ОБЖ фәненнән "Шартлау һәм янгын чыгу куркынычы булган икътисади объектларда янгын һәм шартлаулар, аларның мөмкин булган нәтиҗәләре" темасы астында ачык дәрес күрсәтелде. Укытучысы Шайхулмарданов Ә. В.










