Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Технологиядән олимпиада 16.12.2014

11, 12 декабрь - кызлар, 11, 15 декабрь - егетләрнең районда технологиядән олимпиада үткәрелде. Әлеге олимпиадада безнең мәктәптән дә укучылар катнашты. 8 класс укучылары: Рашитов И.К. (Укытучысы Шайхулмарданов Ә. В), Ганиева Р. Р(Укытучысы Хафизова Р. Ф) призёр булдылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Физикадан олимпиада 15.12.2014

13 нче декабрь көнне районда физикадан олимпиада үткәрелде. Әлеге олимпиадада безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Сибгатуллин И. И. 4 нче урынга лаек булды. Укытучысы Хафизова Р. Ф.
-
Башлангыч класслар атналыгы 15.12.2014

15. 12. 2014 - 20.12.2014 кадәр мәктәбебездә "Башлангыч класслар атналыгы" дип игълан ителде. Бүген атналыкны ачу тантанасы булды һәм план белән таныштырылды.
-
Экскурсия 13.12.2014

11 нче декабрь көнне 8 нче класс укучылары (Кл. җитәкчесе Рашитова И. С) Әнәк авылында урнашкан МЧСка экскурсиягә бардылар. Аларны авылдашыбыз Талипов Радик һәм анда эшләүчеләр бик җылы каршыладылар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлаттылар. Теләгән укучыларга 9 нчы класстан соң Тәтештә 3 ел 10 ай укып МЧС хезмәткәре булырга мөмкинленен әйттеләр. Укучылар бик канәгать калдылар.
-
"Кызыклы математика" уен - ярыш 12.12.2014

12 декабрь көнне математика атналыгы кысаларында 8 - 11 класслар арасында "Кызыклы математика" исемле уен - ярыш үткәрелде. Әлеге ярышта укучылар 3 командага бүленеп көч сынаштылар. 1 урынны - 8 класс, 2 урынны - 9 класс, 3 урынны - 10, 11 классларның җыелма командалары яуладылар. Ярышны математика укытучысы Имамова Р. Х. әзерләде һәм алып барды.
-
Кар сыннары ясау 12.12.2014

Бүген 1 - 4 класс укучыларының әти - әниләре мәктәп каршысына кар сыннары ясый башладылар.
-
Физкультурадан олимпиада 11.12.2014

9, 10 декабрьдә районда физкультурадан олимпиада үткәрелде. Безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы 1 урынга лаек булды. Укытучысы Туктаров Б. Р. Аларны уңышлары белән котлыйбыз! Афәрин!
-
Мәсьәләләр чишү 10.12.2014

9 декабрь көнне математика атналыгы кысаларында 5 - 11 класслар арасында мәсьәләләр чишү ярышы үткәрелде. Монда һәр класстан да теләгән укучылар катнашты. Мәктәбебездә иң яхшы мәсьәлә чишүчеләр дип Аюпова З - 10 кл, Башаров А. - 9 кл укучылары табылды. Мәсьәләләрне математика укытучысы Р. Х.Имамова төзеде.
-
"Математик ралли" уен-ярыш 10.12.2014

10 декабрь көнне математика атналыгы уңаеннан 5 - 7 класслар арасында "Математик ралли" уен-ярыш үткәрелде. Әлеге ярышта укучылар 3 командага бүленеп көч сынашты: "Тапкырлар", "Җитезләр", "Тамчылар". 1 нче урынга "Тапкылпр" командасы ия булды. Кичәне математика укытучысы Г. Н. Якиева әзерләде.
-
9 декабрь - Россиядә Ватан Геройлары көне 09.12.2014

9 нчы декабрь – илебез тарихында әле яңа бәйрәм, аны дүртенче ел гына билгеләп үтәләр. Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. Шул уңайдан безнең мәктәптә дә һәр класста "9 декабрь - Ватан геройлары көне"нә багышланган класс сәгатьләре үткәрелде.










