Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Турслеттан кайттылар 16.05.2015

Укучылардан һәм укытучылардан торган команда турслеттан кайттылар. Укучылар командасыннан ориентирование буенча Рашитов Илшат 1 урын, Башаров Айрат 2 урынны яуладылар. Укытучылар командасыннан ориентирование буенча Якиева Гөлназ 2 урын яулады. ККМ буенча укучылар командасы 3 урын, укытучылар командасы 2 урынны яуладылар. Стрит бол ярышында егетләр командасы 1 урынны яуладылар. Гомуми укучылар командасы 3 урынны, укытучылар командасы 3 урынны яуладылар. Афәрин!
-
Матур язу конкурсы 15.05.2015

Бүген Актанышта матур язу конкурсы була. 2 класстан Ибрагимова Инзилә, 3 класстан Галимарданова Зилә, 4 класстан Мирзагитова Юлияләр киттеләр. Аларга уңышлар телибез.
-
Чәчәкләр утырту 15.05.2015

Бүген мәктәп территориясен яшелләндерү һәм матурлау йөзенән, мәктәп алдына чәчәкләр утырттык. Җәй буе безнең мәктәбебезгә матурлык өстәп торсыннар.
-
Гамил Афзал фестивале 15.05.2015

Такталачык мәктәбендә Гамил Афзал фестивале булып узды. Тарихи әдәби әсәрләр конкурсында 8 класс укучысы Нургалиев Ришат 2 урынга ия булды. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәшитова Илүсә Сәлимҗан кызы.
-
Байсарга турслетка 14.05.2015

Бүген 8 укучы һәм 4 укытучы Байсарга турслетка киттеләр. Аларга уңышлар телибез.
-
Николай Орлов кызы белән очрашу. 13.05.2015

Николай Орловның кызы, Любовь Орлова белән 6 класс укучысы Бикмухаметова Лилия һәм 9 класс укучысы Бикмухаметова Гүзәлләр очрашуда булып кайттылар. Алар Николай Орловның күрсәткән батырлыклары турында мәгълүмат җыйдылар.
-
Экологик дәрес үткәрелде 13.05.2015

Бүген биология укытучысы Мәгъдәнурова Гөлнара Хәбир кызы "Единый экологический урок" акциясе нигезендә 5, 6 класс укучыларына Экологический серпантин кызыклы викторинасы уздырды.
-
Татар теленнән бердәм дәүләт тесты 12.05.2015

Бүген 9 класс укучылары Актаныш мәктәбенәдә узачак татар теленнән бердәм дәүләт тесты бирергә киттеләр. Укучыларга уңышлар телибез.
-
Велопоходтан кайттылар 12.05.2015

Бүген 10 укучы һәм 3 укытучы җитәкчелегендә велопоходчылар исән-имин әйләнеп кайттылар. Алар юкка чыккан авылларны барладылар. Байсар, Яхшый, Олыймән, Киров авылларындагы ветераннар белән очрашып кайттылар. Авылларда урнаштырылган һәйкәлләргә экскурсия ясадылар.
-
Мәгариф хезмәткәрләре ГТО нормасы тапшырдылар 11.05.2015

Бүген Киров балалар бакчасы, Киров урта мәктәбе, Олыимән башлангыч мәктәбе һәм Олыимән балалар бакчасы коллективы ГТО нормасы тапшырдылар. 500 граммлы граната ату, 10 метрдан ату, 60 метрга йөгерү, 2 километрга йөгерү буенча спорт ярышлары уздырылды. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр бик актив катнаштылар.










