Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Эшлекле очрашу
Опубликовано: 31.01.201228 нче гыйнварда гимназиябезнең укытучылары һәм укучылар үзидәрәсе Яр Чаллы шәһәренең “В.В. Давыдов исемендәге гимназия”гә очрашуга бардылар. Гимназиядә заманча җиһазланган класслар, укучыларны тарих битләре буйлап сәяхәт иттерүче музей бар. Ишектән килеп керүгә үк гаиләдәге кебек җылы караш, ягымлы сүзләр, серле һәм тылсымлы укучылар дөньясы тартып тора. Укучылар бу эшлекле очрашуда төркемнәргә бүленеп проектлар эшләделәр, алар буенча чыгыш ясадылар. Бу проектларны 2012 елда гамәлгә ашыруны планнаштырып, бүгенге көндә “Ялкын” балалар оешмасында эш башланып китте. Бу очрашу укучыларга, укытучыларга бик күп мәгълүмат, рухи байлык бирде. “В.В. Давыдов исемендәге гимназия”дә көр күңелле укытучылар, шәхесләр фидакарь хезмәт куя. Аларның укучыларга милли тәрбия бирүдәге күркәм эшләре сокланырлык, үрнәк итеп куярлык. Бу гимназия – чын – чынлап балачакның гүзәл почмагы. Гимназия – интернат укучылары “В.В. Давыдов исемендәге гимназия” укучылары белән бу көнне ныклы дуслык җепләре сузып кайтты.
К списку новостей















