• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А
Телефон: 88555234183
E-Mail: Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ
Руководитель: Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна
Год основания учреждения: 2005
У нас учатся: 459 учащихся
У нас учат: 37 учителей

Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары

Ерак араларны якынайтып

Опубликовано: 23.01.2012

Шимбә көнне гимназиябез укучылары белән Австралия татарлары арасында  видеоконференция режимында сөйләшү, очрашу үткәрелде.
Сәгать дәвамында барган чарада гимназия укучылары үзләре белән, Актаныш җирлеге, мәктәп тормышы белән таныштырдылар. Үз чиратында Австралиядә яшәүче милләтәшләребез үз тормышлары турында сөйләделәр. Алар арасында Казан татарлары да, кытай, үзбәк, япон, гарәп татарлары да бар иде.Туган телләрен саклау максатыннан, ял көннәрендә укулар,  җыеннар, җәйге сабантуйлар, татар җырчылары, язучылары, күренекле эшлеклеләре белән танышып барулары, алай гына да  түгел, Татарстанга берничә тапкыр эш визитлары белән килүләре турында сөйләделәр.

Шундый сәфәрләренең берсендә Актаныш якларында да булулары, аның табигате, кунакчыл халкы турында иң җылы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Читтә яшәүләренә карамастан, аларның туган телебездә иркен аралашулары сокландырды безне.

Гимназия укучылары Искәндәр һәм Исламның моңлы җырлары, Газизнең баянда дәртле уйнавы ерак милләттәшләребезгә бик ошады.Ә очрашу һәр ике якның бергәләп “Туган тел” җырын сузуы  белән тәмамланды.
Гимназия коллективы да, һәм Австралиядә яшәүче милләттәшләребез дә мондый очрашуларны ешрак үткәрергә кирәк дигән теләктә калды.



К списку новостей