• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А
Телефон: 88555234183
E-Mail: Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ
Руководитель: Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна
Год основания учреждения: 2005
У нас учатся: 459 учащихся
У нас учат: 37 учителей

Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары

“Дәүләр” Дәүсовет сайлаганда...

Опубликовано: 15.09.2014

Узган атнада гуманитар гимназия-интернат тормышында зур яңарышлар башланды. Хәзер безнең гимназиябез укучыларының үз җитәкчебез, ягъни президентыбыз барлыкка килде. Укучылар үзидарәсенең башлыгын исә чын җитди сайлаулар аша билгеләдек.
Беренче сентябрьдән башлап, президентлыкка кандидат булган укучыларыбыз җиңү өчен күп көчләрен куйды. Сайлауларның беренче турында һәрбер сыйныфтан кандидатлар барланды һәм иң-иң көчле өч укучы икенче турга чыкты. Алар башка шәрикләре белән аралашып, максатларын һәм программаларын аңлатып, үзләрен президентлык постына лаек икәнлекләрен дәлилләргә тырыштылар. Берничә көн дәвамында гимназия бинасында кандидатларның плакатлары, сәяси өндәмәләре, агитация чаралары тантана итте. Чәршәмбе көнне исә сайлау алды йолаларының иң мөһиме – дебатлар оештырылды. Һәр кандидат укучылар алдында чыгыш ясады, аларның сорауларына җавап бирде. Соңрак президент булуны максат итеп куйган өч укучыбыз – Лилия Габдрәхимова, Сөмбел Газизова һәм Аделия Гумирова бер-берсе белән сәяси фикер алышу осталыгында ярышты. 
12 нче сентябрь көнне исә гимназиянең бөтен игътибары актлар залында барган вакыйгаларга юнәлде. Монда сайлау участогы эшләде. Укучылар һәм укытучылар чып-чын бюллетеньнәр (хәтта печате дә сугылган!) алып, үзләре лаек дип тапкан кандидат өчен тавыш бирделәр. “Өлкәннәр”нең сайлауларында кебек үк, бюллетеньнәрне урнага салдылар. Ахырдан, сайлау комиссиясе, аерым бүлмәгә бикләнеп, тавышларны җентекләп санап чыкты.
Иң дулкынландыргыч мизгелләр икенче көнне булды. Гимназия үзенең Президентын тапты: 63,7% тавыш җыеп, 10а сыйныфы укучысы, Оренбург кызы Аделия Гумирова сайлауларда җиңде.
Баштарак уен кебек кенә тоелса да, гимназия сайлаулары бик җитди чара булып чыкты. Ә яңа президентыбызга исә авыр бурыч йөкләнде. Хәзер ул 9 ай дәвамында укучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртырга, мәктәп тормышын кызыклы һәм бай вакыйгалар белән тулыландырырга, үзенең командасын туплап, программасын үтәргә тиеш. Аңа уңышлар гына теләп калабыз!



К списку новостей