Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучыларны котладылар
Опубликовано: 24.05.2014
22 нче майда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында бәйрәм - Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урыннар яулаган һәм “Татарстан Республикасы ел укучысы - 2014” конкурсында җиңүчене бүләкләү тантанасы булды. Тантанада гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы, тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасы призер Шәйхин Айдар белән аның укытучысы Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина да катнаштылар.
Чараны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачып: “Без сезне бу чарада күрүебезгә бик шат. Сез моңа лаек. Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр быел 8гә артты һәм 23кә җитте. Киләсе елга бу күрсәткечне тагын да арттырырга кирәк. Узган ел 4 нче сыйныф укучылары арасында олимпиадалар үткәрергә сүз биргән идек - сүзебездә тордык. Гомумкоманда зачетында без, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан соң, - өченче урында. Бөтен җирдә дә: шәһәрме ул, авылмы — бер үк төрле сәләтле балалар туа. Безнең бурыч — ул талантлы балаларны күрү һәм аларга талантларын үстерергә ярдәм итү”, - диде һәм тантанада катнашучыларны сәламләде.
Җиңүчеләргә бүләкләрне, министр Э.Фәттәховтан тыш, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлар советы рәисе Мәгъзүм Сәлахов, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара журналистика факультеты дөнья әдәбияты һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, профессор Юрий Вяземский, Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты ректоры Герман Дьяков тапшырды. Иң-иң белемле укучыларны алар Рәхмәт хатлары, сертификатлар белән бүләкләде.
Укучылары белем буенча зур уңышларга ирешкән укытучылар да бүләккә ия булды. Аларга сертификатлар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Залда булган башка укытучылар да игътибарсыз калмады. Шулай ук республикабызның урта белем бирү учреждениеләре директорларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Энгель Фәттахов кулыннан Рәхмәт хатларын Татарстанның белем бирү бүлекләре җитәкчеләре һәм Республикакүләм, Бөтенроссия олимпиадаларын уздырырга ярдәм иткән югары уку йортлары вәкилләре һ.б. да алды.
Источник: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/303112.htm
К списку новостей















