Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
"Ел укучысы - 2014" бездә укый
Опубликовано: 14.05.2014
Халыкара, рәсәйкүләм, республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны тәбрикләү инде матур гадәткә әйләнде. Быел да 12 май көнне шундый җиңүләр яулаган укучылар һәм укытучылар хөрмәтләнде.
Хөрмәтләү тантанасында аларны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрикләделәр. Укучыларга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
– Сезне әлеге уңышларыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәм. Белем туплауның никадәр авыр хезмәт икәнлеген барыбыз да яхшы белә. Тырышлыкларыгыз нәтиҗәсендә сез Актанышыбызны Рәсәй күләмендә танытуга өлеш кертәсез. Безнең мәктәпләребездәге башка талантлы балалар да югалып калмаска тиешләр. Алар да сездән үрнәк алып, үзләрен күрсәтә алырлар дип ышанам. Киләчәктә дә әлеге максатыгызга тугры калып, Актанышның лаеклы уллары һәм кызлары булырсыз, зур үрләр яуларсыз, милләтебезгә хезмәт итәрсез дип өметләнәбез, – диде Фаил Камаев.
Чынлап та, башка районнар белән чагыштырып караганда да, безнең район укучыларының төбәкара, республика, халыкара олимпиадаларда алган урыннары күбрәк. Актаныш укучыларының 4се җиңүче, 19ы призер булса, Минзәлә районы укучылары арасында җиңүчеләр юк, 4 призер; Мөслим районы укучылары арасында җиңүче юк, 15 призер; Сарман укучылары арасында бер җиңүче, 3 призер бар. Әлеге үрләр артында, әлбәттә, укучыларның гына түгел, укытучыларның, әти-әниләрнең бердәм хезмәте ята. Ләкин барлык мәктәпләрдә дә тырышлык бердәй дәрәҗәдә түгел. Төп белем бирүче мәктәпләр арасында Богады, Иске Кормаш, Яңа Әлем, Яңа Кормаш, Адай, Чалманарат мәктәпләре уңышка ирешсә, Аккүз, Югары Яхшый, Зөбәер, Меңнәр, Ямалы, Уразай мәктәпләренең бер призлы урыны да юк. Авыл урта мәктәпләре арасында Мари Суксу, Иске Сәфәр мәктәпләренең нәтиҗәләре яхшы, Иске Байсар, Татар Суыксу мәктәпләренә укучыларның сәләтен үстерүдә эшне җанландырасы бар әле.
Укучыларның олимпиадаларда алган призлы урыннары буенча бу уку елында Актанышның икенче мәктәбе – I, Мари Суыксу мәктәбе – II, Актанышның беренче мәктәбе III урынга, ә гуманитар гимназия-интернат мәктәбе Гран-прига лаек дип табылдылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
Быелгы “Ел укучысы” исеменә гимназия интернат-мәктәбенең X сыйныф укучысы Айдар Шәйхин лаек булды.
Айдар Шәйхин:
– Минем әлеге уңышларымда үземнең тырышлыгым өстенә, укытучыларымның һәм әти-әниемнең хезмәте дә зур. Кечкенәдән тарих белән кызыксынуым мине гимназиягә алып килде. Укытучым Миләүшә Абдуллинаның ярдәме белән әлеге фәнне тагын да ныклабрак үзләштерә башладым. Киләчәктә дә гыйлем туплавымны дәвам итеп, милләтемә хезмәт итәрмен дип ышанам.
К списку новостей















