Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Бүген бездә бәйрәм!
Опубликовано: 01.10.2011«Гуманитар гимназия – интернат” 1 октябрь көнне, ниһаять, тантаналы рәвештә үз ишекләрен ачты. Бәйрәмгә кунак буларак килгән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.А.Ратникова, ТР мәдәният министры урынбасары К.Р.Идрисова, ТР Язучылар Берлеге рәисе И.М. Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) балалар һәм ата – аналарны бәйрәм белән котлаганда, һәммәсе дә бу мәктәпнең зур әһәмияте, чын татар шәхесләрен тәрбияләүдәге биниһая ролен билгеләп үттеләр.
“Бу уку елын 40 укучы белән башлап җибәрдек. Алга таба, әкренләп, укучылар санын 200гә җиткерергә ниятлибез,”- дип белдерде район башлыгы Э.Н.Фәттахов, үз чыгышында. Моның өчен, чынлап та бөтен мөмкинлекләр дә бар: заман шартларына туры китереп җиһазланган сыйныф бүлмәләре, югары уку йортларыннан чакырылган педагоглар, балалар өчен махсус тору – яшәү урыннары, буш вакытларында күңел теләгәненә өйрәнә алырлык төрле фәнни, спорт, кул эшләре һ.б. түгәрәкләр. Тырышып укы да укы гына.
Тантанадан соң укучылар җитәкчеләр белән гимназиянең актлар залында “Парламент сәгате” дәресендә очраштылар, ТР Дәүләт Советы бинасы буйлап виртуаль экскурсиядә йөреп, сөйләшүләр алып бару бүлмәсе фонында кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын юлладылар.
Таҗикстанның Турсунзадә шәһәреннән бирегә укырга килгән кыз гимназия хакында Бөтендөнья Татар Конгрессы аша ишетүен җиткерде, “Әгәр электрон дәреслекләр булса, әйбәт булыр иде, портфельләр бик авыр бит,”- дип үтенечен дә җиткерде. Аңа җавап биреп, И.Ибраһимов Татарстанның электрон китапханәсе эшләвен белдерде.
“Чит телне шул телдә сөйләшүче чит илләргә чыгып өйрәнү кирәктер, мондый мөмкинлекләр булачакмы?” дип кызыксынган укучыга исә район башлыгы “Бик тырышып укысагыз, җибәрербез”,- дип уңай җавап бирде.
Кыз – малайларны депутат булу өчен нинди баскычлар узарга, ничек итеп лидер булырга дигән сораулар да борчый икән, гимназиядә тирәнтен өйрәнелүче инглиз һәм гарәп чит телләреннән тыш, француз – төрек телләрен дә өйрәнергә теләкләре бар икән. Римма ханым Ратникова исә, ТР Журналистлар Союзы рәисе буларак, балалардан “Алтын каләм” бәйгесендә катнашу – катнашмаулары белән кызыксынды, журналистлар Берлегенең гимназия белән эшчәнлек алып барырга әзерлеге хакында белдерде.
К списку новостей















