Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
ЛАЕКЛЫ ҖИҢҮ:ГИМНАЗИЯБЕЗНЕҢ “ТҮБӘТӘЙ” КВН КОМАНДАСЫ 1 УРЫН ЯУЛАДЫ!
Опубликовано: 27.02.2026Чаллы, Алабуга, Түбән Кама һәм Актаныш полилингваль мәктәпләре арасында узган КВН ярышында
гимназиябез укучылары “Түбәтәй” командасы белән катнашты.
Алабуга-"Пәрәмәч",
Түбән Кама-"Алга",
Чаллы-"Әрсезләр"
командалары белән көч сынашты алар.
Әлеге уен төренең үз кануннары. Шаянлыкта, тапкырлыкта юмор аша үз осталыгыңны күрсәтү - безнең өчен яңа жанр. Һәр биремгә әзерлек, киемнәр, атрибутика сайлау, сценарий язу, артистизм, шаян биюләр әзерләү укучылардан да, педагог-оештыручы Ильвира Валерий кызы Галиева, хореограф Миләүшә Робсон кызы Солтановадан да зур көч, тапталмаган яңа идеялар-фикерләр һәм зур җаваплылык сорады.
Визитка, разминка, өй эше кебек биремнәргә әзерлектә һәр сүзгә, һәр хәрәкәткә күп мәгънә салынды. Җор теллелек, тапкырлык, шаянлык мимик хәрәкәтләрдә дә чагылыш тапты.
"Түбәтәй" командабыз ярышта I урын яулап, гимназиябез данын яклады. Диплом һәм кубок белән бүләкләнде.
"Мунча ташы" театры артисты Гамил Әсхадулла истәлеккә театраль мендәр һәм китаплар да бүләк итте.
Афәрин, квнчыларыбыз!
К списку новостей
















