Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
XXXVI "Мавыктыргыч математика" бәйрәме - гимназиябездә!
Опубликовано: 24.02.2026XXXVI "Мавыктыргыч математика" бәйрәме - гимназиябездә!
22 февраль көнне гимназиябез математика бәйрәменә яшь математикларны берләштерде. Бөтенроссия бәйрәмендә гимназиябезнең, Актанышның 2 нче һәм Байсар мәктәпләренең 5-7 сыйныф укучылары катнашты.
Программа эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды: балалар математик олимпиадаларда белемнәрен сынап кына калмадылар, математик логик уеннарда да зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.
Көн катнашучыларны теркәгәннән һәм төркемнәргә билгеләгәннән соң, 6 һәм 7 сыйныф укучылары өчен олимпиадалар башланды.
Катнашучылар стандарт булмаган мәсьәләләрне мантыйк, зирәклек һәм иҗади якын килүне күрсәтеп чиштеләр.
Математик уеннар белән мавыктыргыч мәйданчык яшь математикларга шулай ук ошады. Укучылар киеренке уку атнасыннан соң рәхәтләнеп ял итте, күңелле интеллектуаль эстафеталарда ярышты.
Бәйрәмдә катнашучыларның һәркайсы актив катнашуы һәм белемгә омтылуы өчен грамота белән бүләкләнде. Аеруча зур уңышларга ирешкән укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
К списку новостей
















