Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
"ЗУР БИЮЛӘР"-2024
Опубликовано: 14.12.2024Гимназиябездә бүген зур гаилә бәйрәме -
"ЗУР БИЮЛӘР" бию бәйгесе узды.
1-5 сыйныфларның балалар һәм әти-әниләрдән торган 13 бию коллективы сәхнә тотты.
13 декабрь кичендә гимназиябезнең актлар залында алма төшәр урын да юк иде. 1-5 сыйныф укучыларының, ата-аналарының сыйныф җитәкчеләре һәм хореографлар ярдәме белән куелган биюләрнең һәр кайсы соклангыч иде!Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны сәламләп, һәр бию коллективына уңышлар теләде. Ай дәвамында гимназия тормышында кайнап яшәүче ата-аналарга рәхмәт белдерде һәм һәр катнашучыга уңышлар теләде.Биюче сыйныфларыбыз чыгышларына жюри зур бәя бирде.
Җиңүчеләребез төрле номинацияләрдә Кубок һәм Актаныш бренды - чәкчәк белән бүләкләнде.
Беренче урын алган сыйныфлар Татарстанның бер шәһәренә экскурсиягә бару өчен сертификат белән бүләкләнде.
К списку новостей















