• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А
Телефон: 88555234183
E-Mail: Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ
Руководитель: Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна
Год основания учреждения: 2005
У нас учатся: 459 учащихся
У нас учат: 37 учителей

Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары

Гимназия чыгарылыш сыйныф укучысына юллама

Опубликовано: 15.10.2020

Хөрмәтле дустым, синең өчен хәзер иң кызык һәм җаваплы чор башлана. Син әкият герое кебек сайлау алдында торасың, ә кызыктыра торган юллар бик күп. Һәм аларның һәркайсы сине уңышка алып барырга мөмкин. Шуңа да югалып калма, ә үз-үзеңә ышанып, алга атла. Ә инде шикләнәсең икән, яңадан уйла. Татар халык мәкале дә бит җиде кат уйла, бер кат кис, ди. 
Әлеге чорда син игътибар үзәгендә. Иң таләпчән укытучы да, иң борчылу әти-әни дә сиңа ярдәмгә килергә әзер.Үзең дә алардан ярдәм сора, читләшмә, әлеге авыр чорда үзең генә калырга тырышма. Үзеңне борчыган мәсьәләләрне алар белән уртаклаш һәм алар һичшиксез сиңа файдалы киңәшләре белән ярдәм итә алачак. Бу вакытта син дусларың, сыйныфташларыңның да үз-үзләрен тотышларын дөрес аңламаска, барысы да сиңа каршы дип кабул итәргә мөмкинсең, тик бу алай түгел. Имтиханнар чорында һәркем дә синең кебек үк борчыла, аларны да аңлап, дөрес кабул ит.
Син көн дә үз алдыңа максат куеп, аңа ирешергә өйрәнергә тиешсең. Бер көндә сине 86400 секунд көтә һәм әйдә шул вакытны дөрес файдаланырга өйрәник. 

1) Синең максатың мөһим һәм илһамландырырдай булырга тиеш. Чөнки үзалдыңа куйган максатыңа син чын күңелдән ышанып барырга тиеш. 
2) Төгәл вакытың билгеләнгән булырга тиеш. 
3) Лес Браун әйткәндәй: "Айга төбә. Әгәр дә син аңа тимәсәң дә, йолдызлар арасында булачаксың". Әлеге сүзләрне үзеңә максат итеп, көч таләп итәрдәй максатлар куй. 
4) Максатың конкрет булырга тиеш.Әйтик, мин БДИны шуның кадәр баллга бирергә тиешмен яки югары уку йортына керү өчен миңа шуның кадәр балл кирәк. 
Алда санап киткән максатларга ирешкән саен, җиңүләрең кечкенә генә булып тоелганда да үзеңне мактарга һәм сөендерергә онытма! Унышлар сина!



К списку новостей