• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А
Телефон: 88555234183
E-Mail: Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ
Руководитель: Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна
Год основания учреждения: 2005
У нас учатся: 459 учащихся
У нас учат: 37 учителей

Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары

Котлыйбыз!

Опубликовано: 24.01.2013

Районыбызда һәр яңа ел башында борылып артка карап, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау, хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан алдынгылар слеты уздырыла. Кичә әлеге күркәм чара район мәдәният сараенда үтте.

Гимназиянең 9 нчы класс укучысы Шәйхин Айдар муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.М.Камаевның Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде.
Хатта мондый сүзләр язылган:
Кадерле яшь дус Айдар Шәйхин!
XXI гасыр - фән-техника казанышларының күз иярмәслек тизлек белән үсүе, җитештерүнең бөтен тармагында югары технологияләрне куллану чоры. Син - шушы җәмгыятьтә яшәячәк илнең лаеклы гражданины.
Бүгенге көндә районның елъязмасында синең уңышларың лаеклы урын алып бара. Туган ягыбызның милли-мәдәни мирасын, районның данын, мәгарифебезнең йөзен яклап үткәрелгән чарадарда актив катнашканың өчен зур рәхмәт сиңа.
Син - татар милләтенең бер асыл баласы. Аның теле, тарихын, мәдәниятен өйрәнеп, милләтнең үсеше өчен үзеңнән дә зур өлеш кертеп, күркәм нәтиҗәләрең белән сөендереп киләсең. Үткәннәрне бүгенге белән тоташтырып, тарихта үз урыннарын хаклы алганнар янәшәсенә бүгенне киләчәккә бәйлиячәк зыялылыр арасында синең дә лаеклы урын алачагыңа ышанып калам. Синең кебек милли җанлы, иманлы, гыйлемле яшьләребез булганда, милләтебез дә яшәр!
Зыялы, мәдәниятле, гыйлемле бул, шуңа бар көчеңне сал. һәр көнеңне зирәк акыл яктыртсын, белем учагың сүрелмәсен!

Афәрин, Айдар!



К списку новостей