• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А
Телефон: 88555234183
E-Mail: Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ
Руководитель: Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна
Год основания учреждения: 2005
У нас учатся: 459 учащихся
У нас учат: 37 учителей

Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатына рәхим итегез!

Опубликовано: 17.05.2012

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатына рәхим итегез!
Татарстан Республикасы  Актаныш районында урнашкан   “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” ы  татар халкының милли мәдәниятен камил белгән,  гомуми культура, зыялылык нигезләренә, иҗади фикерләүнең югары дәрәҗәсенә ия булган интеллектуаль элита формалаштыруны  максат  итеп куя.
  Гимназия–интернат тулы көн режимында эшли. Көннең беренче яртысында фәнни югары белемле укытучылар тарафыннан татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле, тарих, җәмгыять белеме фәннәре тирәнтен үзләштерелә, икенче чит тел өйрәнү каралган.
Көннең  икенче яртысында  гимназиядә өстәмә белем бирү махсус программа нигезендә алып барыла. Аның төп максаты: гимназиядә милли рух булдыру, Актаныш авылы инфраструктурасына салынган мөмкинлекләрне балаларга белем һәм тәрбия бирүдә файдалану, укытучыларның белем алу кырын киңәйтү, гимназиядә бердәмлек, ярдәмләшү, иҗат рухы булдыру.
Өстәмә белем бирү түбәндәге  юнәлешләрдә  алып барыла:
1) мәдәни - эстетик юнәлештә риторика, этика, ораторлык сәнгате, журналистика, музыка, театр, хореография,  “Оста куллар” түгәрәкләре, фольклор студиясе һәм киностудия эшли;
2) этнографик юнәлештә татар халык һәм бөтендөнья халык культурасын тирәнтен өйрәнү юнәлешендә спецкурслар;
3) спорт-сәламәтләндерү юнәлешендә шахмат, спорт уеннары секцияләре, гомумән, спортны төрле милләт культуралары югарылыгында  өйрәнүгә юнәлтелгән комплекслы программа;
4) укучыларның кызыксынуына һәм сәләтенә карап, фәнни белгечләр тарафыннан атнага 3 сәгать исәбеннән югары уку йортлары галимнәре тарафыннан индивидуаль дәресләр каралган.
Гимназия-интернат  Мәскәү шәһәренең “Гомумбелем үсеш инновацион стратегияләре фәнни- эзләнү институт”ы , Яр Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, Казан Федераль университетлары белән тыгыз элемтәдә тора. Укучылар берүк вакытта Кече филология һәм сәнгать институтының студентлары буларак та белем алалар. Уку-укыту эшчәнлеге  дистанцион курслар, видеодәресләр, видеоочрашулар аша алып барыла. 
“Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” ы 2012-13 нче уку елына 7,8,9 нчы классларга конкурс нигезендә укучылар кабул итә. Конкурс
1.    филология фәннәре: татар теле, рус теле, инглиз теле буенча; тарих һәм табигый фәннәр: тарих, җәмгыять белеме, география, биология буенча; төгәл фәннәр: математика буенча тест формасында үткәрелә.
2.    укучының портфолиосы карала (эчтәлек һәм сыйфаты бәяләнә)
3.     әңгәмә өлешендә: иҗади эш (хикәя, шигырь яки мәкалә язу, уку),  татар халкының  мәдәнияты, тарихы, күренекле шәхесләре, газета-журналлар нигезендә гомуми фикер йөртү дәрәҗәсенә игътибар ителә.
4.    Конкурста катнашу өчен түбәндәге документлар кирәк:
•    туу турында таныклык (паспорт) копиясе;
•    6,7,9 класс көндәлеге;
•    портфолио;
•    заявка-анкета.

Кабул итү комиссиясе 2 нче июнь көнне эшли.

Анкеталарны gaou.ggi@gmail.com адресына җибәрүегез сорала.



К списку новостей