Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Без - "Аралашу марафоны" җиңүчеләре 19.12.2022

«Сферум» мәгълүмати-коммуникацион белем бирү платформасы 2022 елның 1-30 ноябрендә укытучылар өчен «Аралашу Марафоны»ның икенче этабында җиңүчеләрне игълан итте. Айның иң актив төбәге дип Татарстан Республикасы танылды, анда мәгариф оешмалары өчен Маруся тавыш ярдәмчесе белән 200 акыллы колонка VK мини капсула тапшырылды. Республиканың иң актив мәктәпләре арасында гимназия-интернатыбыз да бар. Котлыйбыз!
-
Татар теленнән район олимпиадасы җиңүчеләре! 16.12.2022

Җиңүчеләр:
Маликова Азалия (8В сыйныфы),
Исламова Рузалия (9Б сыйныфы),
Гарифуллина Руфина (10 сыйныф),
Юнысова Рания (11А сыйныфы).
Призерлар:
Шагалиева Айсина (4Б сыйныфы), укытучысы Кашапова Зөлфия Фазлетдин кызы.
Шарифуллина Адилә, Мингазова Гөлзирә, Фазаелова Таңсылу (5А сыйныфы), Шайхуллина Зилә, Фаррахова Зарина (5Б сыйныфы), Гильметдинова Таңсылу, Гайнуллина Зәлия, Шакурова Диләрә (5В сыйныфы);
Салахова Аделина (6А сыйныфы), Ахмадгалиева Зилия, Галиуллина Ильфина (6Б сыйныфы), Шаймарданова Таңсылу, Вафина Чулпан (6Г сыйныфы);
Закирова Камилә, Шакирова Резеда, Харисова Гүзәл, Газетдинова Зарина, Ильясова Энҗе (7А сыйныфы);
Шакирова Лиана (8А сыйныфы), Амирова Азалия, Мухаметдинова Лиана, Сафиуллина Адилә (8В сыйныфы);
Ганиева Миләүшә, Хаернасова Алинә (9А сыйныфы), Мингазова Нурзилә (9Б сыйныфы);
Гараева Рәмилә, Зиязетдинова Адилә, Усманова Алинә (10 сыйныф);
Фаррахова Зилә (11А сыйныфы).
Укытучылары Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы, Әхмәдгалиева Айгөл Ралиф кызы, Шәвәлиев Ленар Зөфәк улы. Котлыйбыз! -
"Дуслык браслеты" - лагерь истәлеге 16.12.2022

"Дуслык күперләре" агымы ахырына якынлашты. Балалар технология дәресендә дуслык браслеты ясадылар һәм үзләренә лагерь истәлеге буларак алдылар. Лагерьдагы ялны һәм дусларны хәтерләтеп торачак ул!
-
Яңа елга багышланган кул эшләре 16.12.2022

Гимназиябездә Яңа елга багышланган кул эшләре (Совет чоры уенчыклары), стенгазеталар һәм рәсемнәр конкурсы игълан ителгән иде. Башлангыч сыйныфларда укучыларның конкурска килгән эшләре белән танышып китегез.
-
Китапханәгә көтәбез! 16.12.2022

Китапханәбезгә яңа китаплар кайтты. Китапханәгә көтәбез!
-
Уйлану, сөйләшү – "Свечка" 15.12.2022

Бу чара лагерьда ял итүче балалар өчен аеруча мөһим. Биредә барлык проблемалар турында сөйләшергә, көнгә йомгак ясарга яки үз тәэсирләрең белән уртаклашырга мөмкин.
-
"Дуслык күперләре" 15.12.2022

"Дуслык күперләре" лагеренда ял итүче балаларыбыз белән һәр көнне логопед шөгыльләнә. Укучылар артикуляция гимнастикасы ясыйлар, сөйләм телен баету һәм үстерү буенча күнекмәләр алалар. Балалар белән шөгыльләнгәндә махсус ысул һәм алымнар кулланыла, сулыш күнегүләре ясала. Тизәйткечләр, шигырьләр дә сөйли алар. Вак моторика, логик фикерләүне үстерү уеннары, хәтерне яхшырту өчен дә төрле күнегүләр башкаралар.
-
Технология фәненнән район олимпиадасы җиңүчеләре! 15.12.2022

7Б сыйныфы Ямалов Азамат – җиңүче, Рәшитова Ильзара – призер.
Укытучылары Ямалов Филарис Фәнис улы, Вәлиева Лилия Глүс кызы.
9А сыйныфы Галимҗанова Ясмин – җиңүче, Гаянова Әминә – призер, 9Б сыйныфы Шәйхразыев Әмирхан – җиңүче,
Укытучылары Вәлиева Лилия Глүс кызы, Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы. Котлыйбыз! -
Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты вәкилләре белән очрашу 15.12.2022

2022 елның 14 декабре көнне Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты белән Актаныш районы арасында хезмәттәшлек турында икеяклы килешү төзелде. Аны, муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов һәм университет ректоры, экономика фәннәре кандидаты, доцент Әлфинур Галиәкбәрова имзалады.
Яр Чаллы университеты вәкилләре Актанышка эшлекле сәфәр кысаларында шулай ук мәктәп директорлары, ата-аналар һәм 9-11 сыйныф укучылары белән дә очрашты. Әлеге җылы, кызыклы очрашу "Яшьлек" үзәгендә узды. Катнашучылар уку йортының эшчәнлеге белән якыннан танышты, кызыксындырган сораулар буенча фикер алыштылар.
Белешмә өчен:
Бүгенге көндә Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында 5 148 студент белем ала, аларның 500 гә якыны чит илдән: Камерун, Египет, Иран, Конго, Афганистан, Судан һәм башка якын чит ил вәкилләре. Быел Актаныш районыннан 19 студент укырга кергән. -
Яшь артистларыбыз 15.12.2022

"Юные Герои Великой Победы" республика театраль постановкалар конкурсында гимназиябезнең "Милли җәүһәрләр" театр коллективы 2 урын алды. Миләүшә Аграпованың "Соңгы хат" драмасында уйнаган яшь артистларыбыз!
















